Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
8 ноябрь 2019, 15:55

Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү югары дәрәҗәдә үтәргә тиеш

Киләсе елда илебез Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын билгеләячәк.

Әлеге мөһим вакыйгага әзерлек башланды инде.

Шушы көннәрдә бу мәсьәлә Хөкүмәт йортында тикшерелде, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәктә оештыру комитеты утырышын үткәрде.

– 2020 елның Рәсәй Президенты Указы белән Хәтер һәм дан елы дип игълан ителүен барыгыз да беләсездер. Чынлап та алда бик зур эш тора, – диде төбәк җитәкчесе эшкә керешкәндә.

Радий Хәбиров берничә мәсьәләгә, шул исәптән ветераннарга зур игътибар күрсәтү мөһимлегенә тукталды: һәркайсының яшәү шартларын, медицина ярдәме алалуын тикшерергә, сугышта катнашучыларның төп ихтыяҗларын билгеләргә кирәк. Ул ветераннарның фатир мәсьәләсен хәл итүне таләп итте. Һәлак булган яугирләрне эзләү, аларның язмышларын ачыклау буенча эшне дәвам итү; истәлекле урыннарны, обелискларны, стелаларны һәм мемориалларны тәртипкә китерү дә шулай ук мөһим мәсьәләләр исәбенә керә.

– Бездә партизаннар отрядларының легендар командирлары истәлеген мәңгеләштерү буенча эш тиешенчә алып барылмый. Словениядә һәм Чехословакиядә каршылык күрсәтүне оештырган Вафа Әхмәдуллин һәм Даян Мурзин турында сүз бара, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. – Бөтен дөньяда билгеле шәхесләрнең исеме Уфа һәм Башкортстан белән бәйле. Без тарихның бу битләре турында сөйләргә һәм алар белән горурланырга тиешбез.

Радий Хәбиров 112нче кавалерия дивизиясе генерал-майоры Миңнегали Шәйморатовның истәлеген мәңгеләштерү җәһәтеннән Уфада аңа һәйкәл куярга планлаштырылуы турында искә төшерде.

– Хөкүмәткә генерал-майор Шәйморатов һәм 112нче кавалерия дивизиясе турындагы тарихи хәтерне саклауга юнәлдерелгән мәдәни, мәгариф һәм агарту чаралары буенча тәкъдимнәр кертергә кушам, – диде Радий Хәбиров. – Республиканың Фәннәр академиясенә Бөек Ватан сугышы геройлары турындагы тарихи хәтерне ничек саклау һәм тапшыру турында уйларга тәкъдим итәм.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек турында вице-премьер – Башкортстан Республикасының гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова отчет бирде. Аның сүзләренә караганда, бу эш расланган планга ярашлы алып барыла.

Сугыш, хезмәт, Кораллы көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннары (пенсионерлары) Башкортстанның республика җәмәгать оешмасы рәисе Валерий Шәрипов сугыш елларында күрсәткән батырлыклары өчен илебез Президенты тарафыннан Рәсәй Герое исеме бирелгән якташларыбызның исемнәрен Җиңү паркындагы гранит ташка, яки Башкортстанда туып үскән 28 Рәсәй Федерациясе Героеның исемен яңа куелган ташка язу тәкъдиме белән чыгыш ясады. Радий Хәбиров утырышка йомгак ясап, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү республикада элегрәк үткәрелгән чаралардан да югарырак дәрәҗәдә булырга тиеш, дип билгеләде.

Фото: Ачык чыганаклардан
Читайте нас: