Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
3 ноябрь 2019, 12:36

Җылылык өчен түләү: нәрсә үзгәрде?

Башкортстанда республика Хөкүмәте карарына ярашлы 2019 елның 1 октябреннән башлап җылылык өчен коммуналь хезмәтләргә түләү ысулы үзгәрде.

Республика халкы, шул исәптән Чишмә районында яшәүчеләр ягып җылыту мизгеле башлангач җылылык өчен элекке кебек унике айга түгел, ә сигез ай өчен генә түләячәк. Шуны билгеләп үтү мөһим, әлеге үзгәрешләр йортларында гомуми исәпләгеч куелучыларга түгел, ә норматив буенча түләүчеләргә генә кагыла (квадрат метрдан ай саен 0,023 гигакалорий). «Чишмә районы торак сервисы» идарә итү компаниясендә җылылык энергиясен исәпләү приборлары куелмаган 100 йорт бар, ә 92 йортта алар куелган.

Шуңа ярашлы, җылылык энергиясен исәпләү приборы булмаган йортларда 2019 елның октябренә килгән квитанцияләрдә җылылык өчен түләү графасында бәяләр, элеккегә караганда, күбрәк булачак, шул ук вакытта җәйге чор өчен (июльдән сентябрьгә кадәр) түләргә кирәкми. Бер ел өчен түләү бәясе элеккечә кала, тик моны унике ай буена түгел, ә сигез айда түләргә кирәк булачак.
Читайте нас: