Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
3 ноябрь 2019, 12:44

Республика чиста булачак!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның Указына ярашлы, 2020 ел республикада Торак пунктларның эстетикасы елы, дип игълан ителде

— Елны нинди дә булса абстракт төшенчәләр белән атау түгел, ә аны анык, аңлаешлы әйберләргә багышлау тәкъдиме белән чыгам, бу, чыннан да,

халык мәнфәгатьләренә җавап бирер иде. Гражданнарның мөрәҗәгатьләренә анализ ясалды, аларны борчыган мәсьәләләр билгеләнде. Халык өчен төзекләндерү, шәһәрләрдә, авылларда уңайлы мохит булдыру мөһим, — диде республика Башлыгы Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәләрнең берсендә.

Чараларның ахыргы планы әлегә юк, әмма Радий Хәбиров аның төп максатларын һәм бурычларын билгеләп үтте дә инде: елның төп нәтиҗәсе «чип-чиста» республика булырга тиеш.

Әлеге мөһим башлангыч гражданнар тормышында нәрсә белән билгеләнәчәк? Беренче чиратта, чыннан да, яхшы үрнәк булырдай зәвык белән эшләнгән заманча әйберләргә «яшел ут» биреләчәк: автомобиль тәгәрмәчләреннән ясалган коточкыч «аккошлар» түгел, ә матур сыннар, балалар мәйданчыкларында каты чылбырга асылган иске куркыныч таганнар түгел, ә нечкә чылбырдагы хәвефсез атынгычлар, асфальт түгел, ә резина җәймәләр булачак.
Яктырак, чистарак, күркәмрәк

— Торак пунктларны – газоннарны, тротуарларны, коймаларны, яктырткычларны — төзекләндерүгә чыгымнар сизелерлек артырга мөмкин. Башкортстанның яңа тарихында республика беренче тапкыр подъездларны ремонтлауга ел саен бер миллиард сум акча бүлә башлады. Элек ремонт өчен кешеләр үзләре түли иде, хәтта аны дистәләрчә еллар көтә иде. Берничә генә сан: быел Уфада гына, үткән өч ел белән чагыштырганда, өч тапкыр күбрәк подъезд ремонтланган! Ихаталар белән дә шундый ук хәл.

Киләсе елда күпкатлы йортларда подъездларны ремонтлау, комплекслы төзекләндерү эшләре буенча «Башкортстан ихаталары» программалары эшен дәвам итәчәк. Шулай ук авылларда урамнарны яктырту буенча программа тергезелде. Республика боларның барысына да миллиардларча сум акча бүлә һәм алга таба да бу дәвам итәчәк.

— Торак-коммуналь хезмәтләргә пычрак белән генә түгел, тузан белән дә ныклап көрәшергә йөкләтәчәкләр. Уфа хакимияте бу эшкә кереште дә инде, шәһәр өчен махсус техника сатып алынды, болар — башкала елның теләсә кайсы вакытында чиста, ә үзәк урамнар буйлап «ак оекбашларда йөрерлек һәм пычранмаслык» булсын өчен эшләнә.

— Шул ук вакытта эш сыйфатына карата таләпләр дә арттырылды. Әгәр подрядчылар яңача эшләргә теләми һәм өйрәнми икән, өстәмә миллион, хәтта ике, өч миллион сум бүлсәң дә берни дә үзгәрмәячәк. Шуңа да барлык подрядчылар да намус белән эшләргә кирәклеген һәм аларның һәр адымы ныклы контрольдә булачагын аңласын иде. Гомумән, Радий Фәрит улы намуссыз подрядчылар белән сүзне кыска тота. Аның бер эш сәфәреннән соң төбәк операторының бөтен җитәкчелеге — акча бүлү һәм подрядчыларны сайлап алу өчен җаваплы дәүләт структурасы тулысынча отставкага китте.

— Җәмәгатьчелек территорияләрен — паркларны, скверларны, бакчаларны һәм башка объектларны үстерүгә зур игътибар биреләчәк. Игътибар белән бергә зур күләмдә акча да бүленәчәк. Республикада киләсе елда эшләр башкарылачак шәһәр һәм районнардагы объектларны сайладылар да инде.

— Кешеләрнең башлангычларын хуплау. Радий Хәбиров активрак булган муниципалитетларны финанслау күләмен арттырырга вәгъдә итте. «Кешеләр үзләре койма коярга чыккан икән, димәк, аларга тагын берәр эш өчен акча бирәчәкбез», — диде ул. Иң мөһиме — «Яшел Башкортстан» акциясендәге яки «Урындагы башлангычларга ярдәм программасы»ндагы кебек, халык үзе башлап йөрсен. Ахыр чиктә, кешеләр бәхет өчен аларга кайда, нәрсә һәм ничек кирәклеген түрәләрдән яхшырак белә.
Үз артыңнан җыештыр!

Менә-менә тормышка ашыру башланачак яңалыкларның берсе — властьлар ихаталарыбызны еллар дәвамында җыелган иске автомобильләрдән ничек арындырырга кирәклеген уйлап тапкан. Беренчедән, алар тиешле юридик нигез әзерләгән: һәр муниципалитет мондый «эвакуация» кагыйдәләре язылган үз документын кабул итте. Икенчедән, һәр хакимият каршында махсус комиссияләр төзелде, алар инде урамнар һәм ихаталар буйлап узды һәм ташландык барлык автомобильләрне фотога төшерде. Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры вазифаларын башкаручы, торак-коммуналь хуҗалыгы министры Борис Беляев белдерүенчә, Уфа, Бөре, Нефтекама, Күмертау, Октябрьский, Туймазы, Учалы шәһәрләрендә һәм Чишмәдә комиссияләр 542 ташландык автомобильгә юлыккан (дөрес, шуларның 452се — республика башкаласында). Түрәләр үзләре белдерүенчә, бу әле аларның бик аз өлеше генә. Тикшерүләр дәвам итәчәк һәм контролерлар, һичшиксез, һәр ихатага барып җитәчәк.

Комиссия әгъзалары ташландык автомобильләр хуҗаларына рәсми кисәтүләр калдырган. Янәсе, ун көн эчендә алыгыз, югыйсә, без аларны үзебез төяп алып китәчәкбез.

Тиздән комиссия янә ихаталар буйлап

узачак, әгәр хуҗалары табылмаса, машиналарны махсус тукталышка алып китәчәкләр. Аларны саклаган өчен акча түләп кенә (башка эвакуацияләнгән авто-мобильләр кебек үк) алып булачак. Беренче тәүлек – бушлай, аннан соң һәр тәүлек өчен бер мең сум түләргә туры киләчәк. Республикада шундый 32 машина кую урыны әзерләнгән. Шуларның 22се — шәһәрләрдә, шул исәптән, 5се — Уфада.

Бу ярдәм итте. Рейдлардан соң 131 автомобиль хуҗасы машиналарын беркемгә дә комачауламаган урынга күчергән.

Ә алар кемгә комачаулый? Барысына да диярлек! Ихатадагы ташландык иске автомобильләр кыш көне кар чистарту машиналарына комачаулый, шәһәрнең йөзен боза.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров белдерүенчә, бу — аның командасы Красногорскида сынаган тәҗрибә, нәтиҗәдә, ул Мәскәү өлкәсенең иң чиста шәһәрләренең берсенә әверелгән. Һәм шундый ысул — эшли. Башта судка бирергә теләүче канәгатьсезләр булган, тик алар барлык эшләрдә дә җиңелгән.

Ташландык автомобильләргә бәйле шикаятьләрне коммуналь оешмалар, полиция, шулай ук битараф булмаган гражданнар һәм предприятиеләр калдырачак. Моның өчен үз хакимиятеңә мөрәҗәгать итәргә кирәк.


  • Башкортстанда урамнарны, ихаталарны, подъездларны төзекләндерүгә миллиард сумнар бүленә
Читайте нас: