Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
30 октябрь 2019, 11:39

Онлайн режимда түлибез

Салымнар

Юрий Светлов
Халыкның цифрлы технологияләр буенча һәм финанс белеме арту, шулай ук электрон җайланмалар белән куллану торган саен күбрәк күләмдәге салым түләүчеләргә мәсьәләләрне тиз арада хәл итәргә мөмкинлек бирә.

Әлеге вакытта Федераль салым хезмәте сайтында 50дән артык интерактив сервис эшли, алар кешеләргә үзләре өчен уңайлы вакытта һәм җир шарының теләсә кайсы ноктасында мәгълүмат алырга, хезмәтләрдән файдаланырга һәм салым түләргә мөмкинлек бирә.

Салымнарны, җыемнарны, страховка взносларын, пеняларны һәм штрафларны өйдән чыкмыйча гына түләргә мөмкинлек бирүче иң таләп ителгән веб-ресурслар исемлегенә түбәндәгеләр керә:

  • «Физик затларның салымнарын, страховка взносларын түләү»;
  • «Дәүләт пошлинасы түләү»;
  • «Сәүдә өчен түләү»;
  • «Өченче затлар өчен салым түләү»;
  • «Түләү кәгазен тутыру».

Салымнарны шулай ук «Салым түләүче физик затлар өчен шәхси кабинет» Интернет-сервис ярдәмендә түләргә мөмкин. Ул милек салымнары һәм физик затлар керемнәренә салым (НДФЛ) буенча, бюджет каршындагы бурычлар турында, исәпләнгән һәм түләнгән салымнар, милек объектлары турында көнүзәк мәгълүмат алырга, бюджет белән исәп-хисап ясауны контрольдә тотарга, салымнар түләү кәгазен һәм квитанцияләрне бастырып алырга, аларны түләргә, 3-НДФЛ формасында салым декларациясен тутырырга, аны салым органына җибәрергә, шулай ук үзең басмыйча гына салым органына мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек бирә.

Гамәлдәге электрон сервисларның тулы исемлеге белән Федераль салым хезмәтенең Интернет сайтында танышырга була.
Читайте нас: