Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
19 октябрь 2019, 12:00

Бизмән

Хикәя

Айзирәк Гәрәева
Тапкан масаер нәрсә! Имештер ире аны кулларында гына күтәреп йөртә! Кулда кем дә йөртә! Теләсә кайсы хатын-кыз бер матур итеп елмаеп, ымсындырып дәшсә - акча капчыгы өстендә утырганнарыннан башлап, урамда хәер өстәп йөргәннәренә кадәр күтәреп йөртергә теләп чиратка тезелә. Һәм алар көннәрдән-бер көнне күзләренә башка берәр «чибәркәй» күренсә, кулларында барыңны да оныта.
Менә шунда хатын-кыз асфальтка мендәр мамыгы кебек ипләп кенә очып түгел инде, таш тутырылган капчык төсле «шап» итеп килеп төшкәнен сизми дә кала! Авыртса авырта, сынган сөякләре төзәлер, үзе бит күтәреп йөрткәнне теләде. Әле күпме «подружкасы», көнчел күршеләре һәм тагын әллә кемнәр күреп калды!

Аздан да канәгать була белергә кирәк! Хәзер ияреп барсаң да ярый?! ә бәлки тагын берәрсеннән күтәртергәдер?! Кысыр хәсрәт дигәнне ишеткәне бар, юкка кайгырып йөргәннәргә әйтәләр, ә менә ирләре кулларында күтәреп йөртә дип мактану - кысыр бәхет! Бу турыда хыяллану гына да хәтта кысыр бәхет! Их, менә йөрәктә йөртсеннәр иде ул! Ләкин монысы хакында уйлау хәтәр: кул җирдән артык биектә түгел, егылып төшәргә дә куркытмас, ә йөрәктән… Никадәр биектәнрәк егыласың - шулкадәр ныграк авырта торгандыр ул. Сөягең генә сынмас…

Әлбәттә, Динә әле ярты сәгать кенә элек кафеда очраткан кыланчык танышына бу сүзләрне әйтмәде. Ә менә машинасына кереп, руль артына утыруга әйтәсе килгәннәрен күңеленнән генә үз алдына тезде. Радиосын да ул, ничектер, автомат рәвештә генә ачты. Салон тавышка күмелде, ул ишетмәде. Җыр тәмамланган саен диктор: «Кинәт суытып җибәрү сәбәпле юлларда каты бозлавык. Руль артында утыручыларга сак булырга киңәш итәбез», - дип кабатлый. Соңгысын әйтеп бетерергә өлгермәде, машина башта бер якка, аннары кинәт кенә икенче тарафка юл алды. Динә «кысыр бәхет»кә ия танышын сүгүдән айнып, руленә чат ябышкан килеш нидер майтарганчы, машинасын “йөгәнләп” өлгергәнче дөнья караңгылыкка чумды...

Менә хәзер ул яраткан машинасы рулен түгел, коляскасы тәгәрмәчләрен әйләндерә. Йөргән юллары Казанның санап бетергесез тыкрыклы урамнары түгел инде, фатирындагы бүлмәләр аралары. Болай өч бүлмәле заманча фатирында коляскасында йөрергә урын җитәрлек, каядыр төртелеп-бәрелеп интекми. Әмма менә күңеле тарсына, эче поша - шуңар чыдар әмәл юк. Өйдә ятуына бишенче ай китте бит инде. Көннән-көн вакытын фатирындагы зур гына «темнушка» бүлмәсендә күбрәк уздыра башлады. «Нигә монда җыеп яткырасың? Безнең балалар кулында буласыбыз килә!» – дигән төсле ясалма, әмма шулай да моңсу күзләре аша аңа текәлеп тып-тын яткан уенчыклар арасында сәгатьләр буена ниндидер бер билгесезлеккә чумып утыра. Шәһәрдә ике зур уенчыклар кибете хуҗасы иде бит ул. Берсендә хәлләр ул хастаханәдә чагында ук хөртиләнде. Аннары ябу өчен кирәкле документларга кул гына куясы калды. Сатылып бетмәгән уенчыкларны нигәдер икенче кибетенә илтмичә өенә китергәннәр. Динәгә барыбер, ярый әле бер туганы калган кибетенә күз-колак булып тора, югыйсә күптән инде анысыннан да колак каккан булыр иде...

Караңгы бүлмәсеннән аны йә ишек кыңгыравы, йә телефон тавышы гына аера. Аш бүлмәсендә калган телефонын алырга өлгерми калды, шалтыравыннан туктады. Бәлки кабат шалтыратырлар дип коляскасын тәрәзә янынарак китерде. Телефон кабат тавыш биргәнче вакыт уздыру сәбәбе белән генә тәрәзә төбендә өелеп яткан газеталарга үрелде. Таныш-белешләре хәл белешергә берәр журнал, газета кыстырып килмичә калмыйлар, үзләренчә моңсуланып ятмасын ди торганнардыр инде. ә ул аларга күз йөртеп чыга да оныта. Яшәү тәмен югалткан кешенең нидер укып утыра алуын күз алдына китерәләрме икән алар? Шулай да бу юлы күзе газетаның җәт-җәт кенә бер битеннән икенчесенә күчкәндә берничә сүзне эләктереп алды: «Тәҗрибәле психолог. Авыр хәлгә калганнарга өйләренә килеп ярдәм итә. Тел...». Телефон кабат шалтырамады, ә Динә белдерүне кире кайтып укыды. Бәлки нәкъ менә шушы психолог инде ничә айлар буе бимазалаган сорауларына җавап бирер? Дуслары, танышлары киләләр дә күңелләрендә уянган кызгану хисеннән үзләре үк тизрәк качарга теләгәндәй чыгып китәргә ашыгалар, Айзаты инде күптәннән күренми, уенчыклары дәшми... Ул бит коляскада утырса да тере кеше, аның күңелен бик тә, бик тә бушатасы, авыр уйларыннан арынасы килә. Моны мөстәкыйль рәвештә эшләргә көче юк, кемдер иңсәсеннән тотып җилтерәткән төсле аның күңелен бушаттырганны күптән өмет итә бит инде ул. Икеләнде, кызу-кызу гына телефоны торган өстәл яныннан узып китеп, караңгы бүлмәсенә ашыкты. Әллә коляскасының тәгәрмәчен ашыгып борды, әллә берәр нәрсәгә эләкте арбасы белән бергә ава башлады, кәнәфи читенә тотынып, тигезлекне аздан гына саклап калды. Берничә минуттан үзенең көчсезлегенә ачуы чыккан Динә елый-елый телефонга үрелде һәм психологны өенә чакырды.

Психолог 60 яшьләр чамасындагы ир кеше булып чыкты. Сөйләшеп утыруларына ярты сәгать тә узмады Динә үзендә ниндидер бер ышаныч тойгандай булды. Психологның салмак кына итеп, нәкъ менә аны юатырдай сүзләрне әйтеп сөйләшүе, кызганып карамавы тәэсир итте - шактый тынычланды. Гәрчә «Мин хәзер кемгәдер түгел, үземә – үзем дә кирәкмим, миңа нигә яшәргә? Нигә мин шунда ук үлмәгәнмен? Коляскадагы тормыш тормышмыни?»- кебек җанөшеткеч сорауларына төгәл җавап ишетелмәсә дә. Берникадәр вакыттан ир кинәт кенә күзләренә төбәлде де: «Телисезме мин сезне бу газаплардан бөтенләй коткарам? Телисезме мин сезне аякка бастырам? Коляскадан арындырам һәм алай гына түгел, бизнесыгызны алга җибәрәм?» – дип үзенең сорауларын тезде. Динә сөйләшүнең мондый борылышын көтмәгәнгә бер мәлгә каушап калды. Шулай да игътибарын югалтмады һәм гаҗәпләнеп: «Сез минем бизнес турында каян беләсез?»- дип сорады. Ир җавапны озак көттермәде:

- Чөнки мин күрәзәче, - диде.

- Ничек? Сез бит психолог дип язгансыз...

- Анысы да дөрес. Психолог булмаган күрәзәче юктыр ул. Минем һөнәрем - психолог. Сәләтем - күрәзәче.

- Чынлыкта аферистмы? Сезгә миннән ни кирәк?

- Курыкмагыз, тынычланыгыз, Динә. Мин сезнең өйне басарга килгән карак та, гомерегезне алырга җыенган әҗәл дә түгел. Үзегез чакырдыгыз. Ышаныгыз, чыннан да булыша алам...

Коты алынган Динәгә кабат тынычланырга байтак вакыт кирәк булды. Психолог-күрәзәче исә бу арада аңа үткән заманда калган вакыйгаларны искә төшерде. Әтисе-әнисе кем булып эшләвен дә, кайчан, ничек авариягә эләгүен дә, кибете кайда урнашканын һәм хәтта бары Динә үзе генә белгән кайбер нәрсәләр турында да әйтте. Үткәндәге хикәяте ахырына якынлашты, әмма нидер әйтелми калганын сиздереп уфылдап куйды. Динә:

- Нигә авыр сулыйсыз?

- Сез белмәгән һәм сезне менә шушы хәлгә калдырган бер нәрсә бар. Миңа аны әйтүе авыр.

- «А» сын әйткәч «б» сын әйтми калмыйсыз инде.

- Дөреслекне ишетү авыр булачак...

- Авыр? Коляскада утыру җиңелме әллә миңа?

- Ярый алайса... Тыңлагыз. Сез яраткан кеше 30-35 яшьләрдә...

Динә шкаф киштәсендәге Айзатның фотосына карады да көлеп куйды

һәм күрәзәчене бүлдермичә түзә алмады:

- Фотосын күрмәдем димәгез...

Әмма бу вакытта башын аска иеп утырган ир аңар бөтенләй игътибар

итмичә сөйләвен дәвам итте:

- Ул рәсми урында эшли, бер бүлекне җитәкли, аның кул

астында 30 кеше. Бер ай чамасы элек өйләнгән, хатыны бик чибәр. Университетта укыган чагында гүзәллек конкурсында катнашкан. Мин-минлеге бик көчле. Үз сүзен итеп, үзенекенә ирешеп яши торган кеше... Акчага бик кызыга, иренә дә шуңа кияүгә чыккан. Аның бер танышы күрәзәче, шул аңар ирен каратырга булышкан. Көнләшүеннән һәм, бигрәк тә, акчалы ирдән колак кагудан куркып, сезгә бозым ясаттырган. Менә шуңа бу хәлгә төшкәнсез дә... Ире, гомумән, коеп куйган карьерист. Яшь кенә булса да ул кемнедер ярату сәләтен югалткан. Нигәдер яшүсмер чагында калдырган, әйтә алмыйм... Ул матурлыкка соклана, кызыга – шуңа хатынына өйләнгән дә инде, юлында очраганнарны бәяли, әмма аларның кадерен үзенә кирәк булсалар гына белә. Берәүне дә чынлап торып яратмый, бәгыре каты кеше...

Динә әлеге сүзләрне исе китеп тыңлады һәм һич кенә дә

ышанырга теләмәде. Берникадәр вакыттан соң күрәзәче аңар ничек итеп ярдәм итә алуы хакында әйтте:

- Бозымны чыгарырга була һәм ул кем аны куйдырткан шул

кешегә әйләнеп кайтачак.

- Аннары аңар ни була соң?

- Бу тормышта яхшылык та, начарлык та бер тарафка гына

йөрми. Үзе авыр хәлгә төшмәсә дә берәр якын кешесе барыбер газап күрми калмаячак.

- Димәк, мин дә явызлык эшләгән булып чыгам бит инде?

- Аның үз явызлыгы үзенә әйләнеп кайта. Ниятсез һәм ниятләп

кылынган явызлык арасында аерма шактый.

Юк, барыбер, Динә моның белән килешә алмый! Бушлык сарган күңеленең кайсыдыр бер почмагында җанына сизелер - сизелмәс кенә булса да энергия биреп торучы ярату хисе яши. Болай ул үзе сукыр тычкан уты төслерәк кенә, шулай да менә Динәне яшәтә бит әле. Шушы тормышта яшәтүче хисне бүләк иткән кешесен газап утында яндырсынмы? Теге хатынга бозым кире кайтса үзе интекмәсә берәр якыны газапланачак ди бит! Алайса гомерен коляскада уздыра инде... Нигә ул бу күрәзәчегә ышанып тора соң әле? Чит бер кеше бит ул! Акча бирергә дә тизрәк озатырга моны. Кеше көчсезлегеннән файдаланып йөрүче адәмнәр бу дөньяда бетмәгән, башка берни дә сөйләттермәскә.

Психолог-күрәзәче кыстатып тормады, акчасын алды да ишеккә

юнәлде. Күрәзәче китеп берникадәр вакыт узуга ишек кыңгыравы кабат шалтырады. Килгән кеше дусты Айгөл иде. Йөзе агарып каткан Динәгә бер күз ташлауга нидер булганын сизеп алды. Моны үзенчә Айзат килмәүгә юрап, аны һәм берочтан дөньядагы бөтен ир-атларны рәттән сүгә башлады:

- Аз гына, менә тырнак очы кадәр генә берәр нәрсә булдымы, ирләр

теге - мультфильмдагы куркуыннан комга башын тыккан тәвә кошыннан бер дә ким түгел! Аерма шунда гына, башларын комга түгел, аракы шешәсенә тыгалар...

Динә Айгөлне озак тыңлап тора алмады:

- Айзат өйләнгән, аның башка шәһәрдә хатыны бар. Ул шуңа

килми, - диде. Әле генә пулемёттан аткан кебек сүзләрне бер-бер артлы зәһәрләнеп тезгән хатын авызын ачып катып калды. – Мин моңа ышанып бетмим. Тикшерергә кирәк, бәлки булышырсың?..

Берничә көннән Айгөл телефоннан Динәгә бик авырыксынып кына чынлап та шулай булуын җиткерде. Алайса бозым куюлары хак инде дип уйлады ул. Әмма теге көнне бит бозлавык иде, рульне тота алмады, үзе гаепле, нинди бозым булсын ди! Табиблар нигәдер икеле-микеле сүзләр сөйләвен сөйлиләр, имештер аның йөри алмавына төгәл генә сәбәп таба алмыйлар. Бөтенләй йөри алмаячаксың дип тә әйтмиләр. Тик ул караңгы бүлмәгә үзе кереп бикләнде, нинди бозым булсын ди! Моңарчы ишетеп тә, күреп тә белмәгән бер күрәзәче сүзенә ышанып юләр уйларга бирелергә ярамый, ярамый... Ә күңелендәге ярату хисе әлегә аны бу якты дөньяда яшәтеп килә. Әгәр аны нәфрәткә алыштырса, гомумән, яшәвенең мәгънәсе калмаячак.

Арба тәгәрмәчләре бүлмәләр буйлап, күңеле икеле-микеле уйлар арасында шактый вакыт тәгәрәде. Караңгы бүлмәгә кергәндә тәмам талчыккан иде инде. Менә шунда ул уйлары игән башын күтәреп, беренче тапкыр уенчыклар күзендәге ясалма моңсулыкка туп-туры карады. Моңарчы алар рәтендә генә утырган икән! Газаплардан, көчсезлектән котылырга теләп, җансыз уенчык кыяфәтенә кереп качарга омтылган икән! Һәм... Бозымны күрмәгән. Ул, әнә, уенчык күзләрендәге кеше куллары тудырган ясалма моңсулык булып туп-туры карап тора! Бер мизгел яшәгән сәер ачыш уйларының көченә бирешмәгән җанын кимерүче икеләнү хисен өрде дә таратты. Башта шашкан кешедәй кычкырып-кычкырып көлде, аннары кинәт уенчыкларны берәм –берәм бүлмәдән чыгарырга тотынды. Үзе исә ара-тирә кулына эләккән куяннар, бүреләр, аюлар белән сөйләште: «Нәрсә сине дә боздылармы әллә? Берәр кибет киштәсендә бала-чага күзен кызыктырып утырыр урында монда караңгы бүлмәдә ятасың бит! Мөгаен, бозганнардыр, югыйсә сатылмыйча калмаган булыр идең! Нигә эндәшмисең? Кем бозган дип сорыйсызмы? Кем дип... Мин булам инде. Мин бит сезне саттырмыйм, язмышыгызны караңгы бүлмәгә бикләдем. Сезнекен генә түгел әле, үземнекен дә. Шуңа күрә миңа үпкәле күзләрегезне тутырып карамагыз, балалар кулында йөриселәрегез алда...». Бу вакытта читтән берәрсе күзәтеп торган булса, билләһи, авырлыкларга түзә алмый юләрләнгән мескен, дип уйлап чын күңелдән кызганып утырып елаган булыр иде. Динә исә, киресенчә, караңгы бүлмәсе уенчыклардан бушаган саен үз өстеннән авыр йөк төшергәндәй төшенкелек хисеннән котыла барды.

Берничә көн дәвамында ул кибетендә шофер булып эшләүче Дамир белән балалар дәвалана торган хастаханәләргә йөреп уенчыкларын өләште, шул рәвешле аларга яңа язмыш язды – хаста балаларның яраткан уенчыкларына әйләндерде. Бәхет кошы тоткандай сөенгән сабыйлар да бүләксез калдырмады, кая гына уенчыклар алып килсә дә аны рәсемнәр ясап көтеп тора башладылар. Көннәрдән бер көнне фатиры уенчыклардан бөтенләй бушап калды, аның урынына хәзер өстәле балалар ясаган рәсемнәр белән тулы. Соңгы вакытта кибетенә тәмам хуҗа булып беткән туганнан-туган энесе Илфар килгәндә ул шул рәсемнәрне карап утыра иде. Илфарның кибет турында сөйләвен дә шулардан аерылмыйча гына тыңлады. Энесе шактый зарланды, уенчыкларны алмыйлар, аларны сатып баеп булмый диде. Тел төбеннән аңлашылганча, ул уенчык кибетен ниндидер башка бер төшемлерәк сәүдә урыны итәргә чамалый. Моны ике дә уйлап тормый хәзер үк эшләр иде, апасыннан тарсына, менә үзе әйтмешли, алга таба нишләүләре турында яхшылап сөйләшергә килгән. Динә аны тыныч кына тыңлап торды, әмма сүзен кистереп әйтте: «Мин уенчык кибетен япмыйм, чөнки башка төр сәүдә белән кызыксынмыйм. Акча җитмәсә, теләгән кибетеңне үзең ач», -диде. Илфар кып-кызыл булып чыкты, теш арасыннан гына: «Рәхмәтең шушымы?! Булышыйм дип йөргән булам!»- диде дә ишекне шапылдатып ябып чыгып китте. Динә исә үз алдына: «Булышудан бигрәк, минем көчсез вакытымнан файдаланып калмакчы шул син, кардәшем»,- дип куйды. Әле үткән көндә генә соңгы уенчыкларны бер хастаханәгә илткәндә шоферы ачылып китеп кибеттәге хәлләрне сөйләп ташлады. «Якын кешегез икәнне беләм, әмма әйтми булдыра алмыйм, эштән кусагыз куарсыз инде. Илфар бик астыртын эш йөртә диләр сатучы кызлар. Бухгалтер белән бик дус икән ул...», - дип башлады сүзен һәм: «Бөтенесе сезнең кире кайтканны көтә. Бу кибетегездән дә тегесе кебек үк колак кагачаксыз», - дип тәмамлады. Динә: «Нигә тегесе кебек?», - дип сорамый кала алмады. Шофер: «Кызлар сату барды, тик нигәдер барыбер банкротлыкка чыктык диләр. Аны туганыгыз үзенең дустына яртылаш сатты һәм хәзер анда алар икәүләп бар ачып ята. Урыны бит, әйбәт, урам чаты, бөтен кеше күз алдында»,- диде. Менә сиңа мә, уенчыкларга язмыш язганда, үзен уенчыкка әйләндергәннәр бит! Шул вакытта күптән оныткан күрәзәченең сүзләрен исенә төшерде: «Бозым булганга бизнесыгыз да артка тәгәри...». Бозым ди сиңа, туганы тәгәрәтә аны!

Туганы җенләнеп чыгып китүгә ул шоферны өенә дәште. Шул ук көнне Динә бухгалтерыннан хисап сорады һәм берничә атна эчендә эштән китәргә кушты.

...Ярты еллап коляскада утырырга мәҗбүр булган Динә аяк бармаклары акрын гына хәрәкәтләнә башлауны башта үзе дә танырга теләмәде. Әллә ничек, шатлыктан куркып калды. Бармакларына җан кереп бер ай узмады, табибларны да аптырашта калдырып, йөреп китте.

Бераз шүрләтә шүрләтүен, әмма барыбер руль артына утырырга, машинаны йөртергә кирәк. Бу эш шактый батырлык сорады, шулай да менә куркуын җиңде. Авариядән соң беренче тапкыр кибетенә үзенең яңа машинасында юл тотты. Машинадагы радио да аның шатлыгын бүлешкәндәй тоелды. Кайсы гына дулкынга көйләмәсен - дәртле җыр яңгырады. Шулай да берсендә сөйлиләр иде. Министр урынбасары Айзат Минвәлиевичның авариягә эләгүе, авыр хәлдә булуы хакында хәбәр иттеләр. Динә эшкә барган җиреннән кире борылды. Өенә кайтып, бар нәрсәне астын-өскә китереп, ашыга – ашыга иске кәгазьләрне актарды, ниһаять, күрәзәченең телефонын табып алды. Трубканың теге башыннан тавыш ишетүгә ярсып:

- Мин берни дә эшләргә кушмадым! Бозымны кире кайтарырга

рөхсәт итмәдем! Сез начар кеше! – дип кычкырды. Күрәзәче аптырап аның кем булуы белән кызыксынды. Берничә минут аңлашкач эшнең нидә икәненә төшенде. Шуннан соң ул:

- Ышансагыз, - ышаныгыз, әмма минем монда грамм да

катнашым юк. Мин сезнең рөхсәттән башка ул бозымны кире иясенә кайтара алмыйм, алсам - үземдә кала иде. Без күрәзәчеләр, психологлар, экстрасенслар һәм башка бик күпләр, үзебезчә яхшылык һәм начарлыкны үлчи торган бизмәннең әлә бу тәлинкәсен, әле теге тәлинкәсен авырайтырга тырышабыз. Бизмән безнең кулда түгел икәнлекне хәтта үзебез дә онытып җибәрәбез икән, - диде дә трубканы куйды.

Динә исерек кешедәй як-якка чайкалып караңгы бүлмәсенә таба атлады. Бер почмакта торган инвалид арбасына барып утырды да аның тоткаларын йодрыгы белән төя – төя үксергә кереште. Теләсә нәрсә әйтсеннәр, барыбер ышанмый! Ничек инде ул терелгән өчен яратканы үлсен?! Ул бит аңар ташлаганы өчен рәнҗемәде дә, хәтта күз яше төшүдән куркып елаудан да тыелды! Монда бернинди бозым да юк! Бернинди бизмән дә!

Ләкин соңгысын инкарь итәргә ашыга бугай. Күрәзәче бизмәннең тәлинкәләрендә яхшылык белән яманлык дип артык гомумиләштереп әйтте. Кешеләр үзләре дә, кылган гамәлләре дә, тойгы-хисләре дә шул бизмәндә үлчәнми микән әле? Бер ягында Айзат һәм хатыны, икенчесендә Динә һәм аның язмышын хәтерләткән ташландык уенчыклар бугай. Бәлки “нәрсәләр” дип сорау урынлыдыр? Ул вакытта инде җавап болайрак: бер ягында - чын, икенчесендә – ясалма хисләр. Болай да дияргә була: бер ягында – язмыш, икенчесендә - үзебез салган юллар.

...Ике атналап вакыт узган иде инде. Айзатның хәле авыр булса да, исән калуы хакындагы хәбәрләрне ишетеп, Динә күңеленнән сөенеч йотып йөрде. Түзмәде, бер көнне җыенып күрше шәһәргә юл тотты. Хастаханәгә кереп, Айзатның кайсы палатада ятуын сорауга, шәфкать туташы аңа чат ябышты. Үзе: «Килүегез бик яхшы булган. Югыйсә аның янында көне-төне утырырга кирәк әле. Ике атна инде әнисе карый. Каенанагыз өлкән яшьтәге кеше. Инде мондагылар япь - яшь хатыны була торып, 60 яшьлек анасы карый дип пышылдаша башладылар...», - дип такылдады. Динә менә шулай хатынга әйләнде дә куйды. Улының үлем белән тартышып ятуын күреп торган ана бу көннәрдә Динәнең кем булуы белән кызыксынырлык хәлдә түгел иде. Айзат берникадәр сөйләшерлек хәлгә килгәч, бераз хәрәкәтләнә башлагач Динәдән:

- Лена куркып качтымы? – дип сорады һәм үз соравына үзе үк җавап

биргән төсле: - Минем кебек, – дип өстәде.

Әлеге кыска гына сорау - җаваптан соң Динә хастаханәдә башка калмады. Айзатның әнисенә авырлык килмәсен өчен бер шәфкать туташын яллады да кире кайтып китте.

Яратканы терелә барганга шатлану хисе тантанасына вакыт-вакыт ир кулыннан төшкән мәле хәтерендә яңарып, шәүлә булып ятты. Ир күңеленә төшкән шәүлә аныкыннан калышмады. Лена турында ишетелгән гайбәтләр дуслары аша «бәйдән ычкынган», «ире - үлем, хатыны - ирләр түшәгендә» кебек сүзләр белән бер-бер артлы килеп иреште.

Динә һич кенә дә Айзатның хатыны килеп чыгар дип көтмәде. Фатиры ишеген ачып җибәрүгә бусагасында басып торган Лена җикеренергә тотынды:

- Син, елан, минем иремне нишләттең?! Бозымны аңа кайтарып үч алдым дип шатланасыңмы? Урын өстенә калганын үз күзләрең белән барып күрәсең килгән! Аннары елап гафу сорагач кына аякка бастыргансың, кабат үзеңә караткансың! Мин сиңа тагын да көчлерәк бозым ясаттырам! Анысыннан инде исән кала алмассың! Син минем бөтен планнарымны җимердең, кара җан! Рәхәт тормышымны юкка чыгардың! Мин аның хастаханәдән чыкканын табын әзерләтеп көтеп тордым, ә ул кайтты да мине куып чыгарды!

Бермәлгә югалып калган Динә ишеген көчкә ябып өлгерде. Югыйсә хатын сүздә генә тукталып калырга чамаламый иде. Әгәр дә төнгелектән кайткан күрше фатирыннан чыгып сүгенеп кычкырып җибәрмәсә, әле тагын күпме акырып торган булыр иде икән? Күрше ир аны - моны уйлап, талашып тормастан, һич кенә дә тынычлана алмаган Ленаны җилтерәтеп подъезд төбенә алып төшеп китте. Бер - ике минуттан үз фатирына кире кереп киткәндә аның: «Шул подъезд ишеген җыен килде-китте керсенгә ачык калдыралар...» – дип, ачуланып сөйләнгәне генә ишетелеп калды.

Аркасын диварга терәп идәнендә утырган Динә исә үз алдына көлеп: «Мондый күршеләрең булганда бозым түгел, бозымчы үзе дә керә алмас!» - дип куйды. Чыннан да теге күрәзәче әйткән хак микәнни? Тагын да көчлерәк бозым ясаттырам ди бит. Юктыр ла... Динәнең авырган йомшак чагыннан файдаланып Айзатны үзенеке итте. Аннары исән калмас дип уйлап, чын йөзен ачып салды! Тагын да кәттәрәкләрне эзләде. Монда нинди сихер булсын, байлыкка, җиңел тормышка, ирләрнең кулда гына күтәреп йөртүләренә кызыгу галәмәте бу! Менә ул беркайчан да кулда гына күтәреп йөртүләренә кызыкмады, үзенә урынны йөрәктән эзләде. Юлында очраган ирләрнең берләре моны бизнес-ледига хас салкынлыкка юрады, бәлки бөтенләй «боз» хатындыр әле дип сөйләнделәр. Икенчеләре... Хәтта уйлап та тормастан юлыннан читкә чыктылар. Ул, сабыйларча бер ышану белән йөрәктән урын эзләде. Айзатның йөрәгеннән.

...Эшкуарларны җыйган рәсми утырышка Айзат та, Динә дә соңга калганнар иде. Айзат рәсми зат, Динә катнашучы буларак. Буш калган урындыкка таба икесе берьюлы ашыгып атлады. Тик килеп җиткәч кенә бер-берсен күрделәр. Утырырлар иде, әмма эшкуар министр урынбасарын узудан, ә тегесе халык алдында хатын-кызга илтифатсызлык күрсәтүдән читенсенде. Чыгыш ясаучы тыңларлык итеп сөйли иде, шуңа да аларның мәзәк хәлдә калуларына игътибар итүче булмады да диярлек. Буш урындык каршында сүзсез табышкан Айзат белән Динә бер-берсенә сер бирмәгән кыяфәттә залга карап, «Бу җыелыш миннән башка да бара», - дигәндәй бер караш ташладылар да, ничек кергән булсалар, шулай ашыгып ишеккә юнәлделәр. Бу юлы инде аерым-аерым түгел, бергә иделәр.

Тик йөрәктә генә урын табылмады. Айзат аны кулыннан югарыга күтәрмәде, алай гына түгел, бик тиз һәм онытылмаслык итеп төшерде әле. Бу уңайдан бизмәннең бер тәлинкәсенә Лена, икенчесенә Динә утырып үлчәнсә, мөгаен, «авырлыклары» тигезләшкән дә булыр иде.

...Айзат урын өстендә ятканда чир, әйтерсең, ниндидер бер бик тә вак челтәрле иләккә әйләнде дә ирнең эчке дөньясын рәхәтләнеп иләде дә иләде. Челтәр аша үтә алмаган әллә никадәр уйлары ташлар төсле иләктә биеште. Гүя ташлар иләккә түгел, ә күңеленә бәрәләр иде. Ул аларны баштагы мәлдә иләк челтәреннән үткәрергә бик тә, бик тә тырышты. Нинди генә булмасыннар, хәтта ташка әйләнсеннәр, ләкин барыбер үз уйлары бит! Алар аның саен катырак биеделәр, катырак бәрделәр.

Хатын-кызны кулың яраткан да җитә! Ир йөрәгендә аларга урын юк. Йөрәктә эш, дуслар, тагын әллә нинди мөһим нәрсәләр... Кызлар арасында бик үк популяр булмаган егет чагыннан ук ул рәсмилеккә омтылды, шулай кирәк дип тапты. Рәсмилек аны яклый - саклый, дәрәҗә белән назлый, акча белән иркәли. Тагын нинди мәхәббәт кирәк инде?! Тик йөрәгенә үткәрмәгәннәрнең берсе хурлыкка калдырып, аяк астына салып таптады, икенчесе... Ялгышкан, күңелен чир түгел, Динәнең назлы карашын тоюдан ашкынып типкән йөрәге или икән. Ни генә булмасын, аңар Динәне күрергә кирәк, һич югы рәхмәтен әйтер.

Машинасыннан төшми генә кибет тирәсендә ыгы-зыгы килгән кешеләрне күзәтте. Ара-тирә күренеп алган Динәдән бер-ике адымда да артта калмый бер ир йөри иде. Аларның бер-берсенә ягымлы елмаеп эндәшүләреннән үк бик якын кешеләр икәнлекләре күренә. Айзат кире борылып китәргә уйлады, машинасын кабызып артка чигенә башлаган иде инде... Күз кырые белән генә теге ирнең каяндыр килеп чыккан башка хатын-кызны кочаклап алып үпкәнен, Динәнең исә аларның икесен генә калдырып ашыгып кереп киткәнен күреп алды. Әлеге ир белән хатын Динәнең иң якын дусларына әйләнгән элеккеге шоферы белән сатучысы иде.

Айзат машинасыннан ашыгып чыкты да йөгереп диярлек кибеткә таба атлады. Аны кемдер кибет ачылмаганын әйтеп юлыннан кире борырга теләде. Ерак китәргә өлгермәгән Динә мәһабәт гәүдәле, ыспай ирнең бала-чага төсле тарткалашып торуын тиз күреп алды. Хәлне аңларга теләп, якынрак килде һәм үз күзләренә ышанмый иргә сөзеп карады. Исәнләшеп тә тормастан, күңеленә җыелган бар үпкәсен тышка чыгудан тыеп кала алмый соравын юллады:

- Кулларың бушадымени?

Айзат белән ишек төбен саклаучы аптырап, күрәләтә түбәнсетеп бирелгән бу аңлаешсыз сорау кайсыбызга икән дип, бер-берсенә карап куйдылар. Ул арада Динә кырт борылып эчкә кереп китте. Айзат исә машинасында онытып калдырган чәчәкләрен алырга чапты.

Динә бүлмәсенә әйләнеп керүгә, ирексездән күзләренә тулган яшьләре салкын канлы булып күренергә тырышкан җитәкче битлеген юып төшерделәр. Ул кайчандыр танышына әйтергә теләгән сүзләрен бу юлы үзен уйлап һәм мыскыллап исенә төшерде: «Имештер кулларында гына күтәреп йөртә! Һәм көннәрдән бер көнне кулларыңда барыңны да оныта. Таш тутырылган капчык төсле асфальтка шап итеп килеп төшкәнеңне сизми каласың. Аздан да канәгать була белергә кирәк, ә хәзер ияреп барсаң да ярый..». Кулыннан төшергәнне дә онытып һаман ярата бит ул аны! Йөрәге белән яратса килер дип көтте! Уйларыннан аны бүлмәгә кергән Айзат аерды.

– Кибетең зур, матур. Димәк, бизнесың әйбәт бара, - бу юлы инде ул кулындагы чәчәкләрен бирергә онытып сөйләнде. Динә Айзатның сүзләрен ишетүгә, үзе дә абайламастан, урыныннан сикереп торды, димәк, яратканы йөрәгендә аңа урын юк. Менә каршында элеккеге кебек үк үз-үзенә нык ышанып басып тора, эш сөйли. Ә ул, барысын онытып, яратуы хакына үзен саткан кешегә әллә ияреп китәргәме дип икеләнә! Акыл белән уйлап карасаң, исең китәр. Араларында никадәр ераклык! Шул ераклык арасы озынлыгын белергә теләгәндәй Динә Айзатны кисәк кенә бүлде:

- Син минем сорауга җавап бирмәдең. Кулларың бушадымени?

- Аңламадым...

- Ленаң һәм... башкалар турында соравым.

- Мин бит хастаханәдә чакта ук аерылыштым. Башкалар? Башкалар юк. Чөнки минем йөрәгем буш түгел. Йөрәгемдә – син. Зинһар, кичер...

Нәрсә бу?! Дөрес ишетәме? Аның бит беркайчан йөрәк

турындагы уйлары хакында Айзатка әйткәне юк. Күзләренә туры карап, аның күңелендәгесен укый түгелме соң? Шул мизгелдә араларындагы күзгә күренми торган ераклык бөтенләй булмаган да төсле юкка чыкты.

- Кулларыңда - чәчәкләрме? – диде дә Динә, йөрәкләре белән аңлашу бәхетеннән исереп, Айзат бирергә онытып торган чәчәкләргә үрелде...
Читайте нас: