Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
18 октябрь 2019, 12:30

Илсөя Бәдретдинова: «Район җитәкчеләре билет алып керә белми!»

Шушы көннәрдә җырчы Чишмәгә килеп концерт куйды.

Шушы көннәрдә җырчы Чишмәгә килеп концерт куйды.

Һәм район хакимияте башлыгының билет алып концертка килүенә шаккатып аңа рәхмәт белдерде. Югыйсә, һәммә җирдә район җитәкчелеге чакыру билетлары сорап җанга тия икән. Бер генә районда да аларның түләп кергәне юк. Шуны Илсөя аңламый. Акчалары юк түгел бит. Кайберләре чакыруны алалар да, әллә кемнәргә тараталар. Кыскасы, Флүр Уразмәтовның билет алуына таң калганнар.

Аның бу постына ачулы җаваплар да бар. «Шул район җитәкчелеге билетларыгызны тарата да бит инде. Төрле хезмәтләргә көчләп тагалар, алары кешеләрне алырга мәҗбүр итә. Шуларга бер чакыруыгыз җәл икән», — дип язучылар бар.

«Үзегез бал, каз, тагын әллә нинди күчтәнәчләр төяп китәсез, сыгылып торган өстәлләр артында сыйланасыз. Бер дә каршы килмисез», — дип тә язганнар.

Илсөя кешедән әйбер теләнмәвен белдерә. «Ә менә җырчының концертына түләмичә керүне мин беркайчан да аңламадым», — ди.
Читайте нас: