Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
17 октябрь 2019, 12:46

Эшкуарларга ярдәмгә – бизнес-навигатор

Инновацияләр

Юрий Светлов
Кече һәм урта малтабарлык үсеше буенча федераль корпорация тарафыннан Кече һәм урта малтабарлыкның (МСП) Бизнес-навигаторы порталы (https://smbn.ru/) булдырылган, аның сервислары ярдәмендә үз бизнесыңны булдырырга һәм үстерергә, «бер тәрәзә» форматында кече һәм урта малтабарлык субъектларына дәүләт ярдәме чаралары турында көнүзәк мәгълүмат алырга мөмкин.

МСП Бизнес-навигатор порталында 2016 елның сентябреннән 2019 елның августына кадәр Башкортстан Республикасы буенча якынча 30 мең эшкуар теркәлгән. Әлеге ресурс гамәлдәге эшкуарлыкны үстерү өчен дә, шулай ук үз эшен яңа башларга теләүчеләр өчен дә файдалы. Портал ярдәмендә бизнес-план төзергә, көндәшләр санын белергә, арендага алу өчен бина сайларга, дәүләт ярдәме чаралары, дәүләт катнашлыгында заказчыларның сатып алуы турында мәгълүмат алырга мөмкин.

Ресурс эшенең нигезе гади һәм аңлаешлы. ИНН буенча теркәлү үтәргә, компания яки эшкуар профиле буенча шәхси кабинетта аерым бер төбәк өчен көнүзәк булган ярдәм чаралары исемлеген: субсидияләр, грантлар, ташламалы лизинг программалары, арендага җиһазлар алырга мөмкин.

Эшкуарлар шулай ук эзләү һәм фильтрлау механизмыннан файдаланып кече һәм урта малтабарлык субъекты эшчәнлеге өлкәсенә карата кулланылган ярдәм күрсәтү чаралары исемлеген алала.

Порталда шулай ук ихтимал булган һәм гамәлдәге контрагентларны белергә; товарлар һәм хезмәтләргә заказ бирүчеләрнең сатып алу процедурасын күзәтергә; Рәсәй статистика хезмәте, Үзәк банк һәм Федераль салым хезмәте материаллары буенча интерактив макроикътисади отчетларны кертеп аналитик ярдәм алырга була.

Сервиста шулай ук власть органнары һәм оешмалар өчен кече һәм урта малтабарлык субъектларына ярдәм күрсәтүче инфраструктура булдыручы шәхси кабинетлар оештырылган, алар ярдәм алу мәсьәләләре буенча малтабарлар белән хезмәттәшлек итәргә, шулай ук мәгълүматлар һәм ярдәм күрсәтү турындагы документлар белән онлайн режимда идарә итәргә мөмкинлек бирә.
Читайте нас: