Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
16 октябрь 2019, 13:39

Торакны страховкалау мөһим

Шәхси йорт, фатир, җиһаз, көнкүреш техникасы – боларның барысы да һәр кеше өчен аеруча кыйммәткә ия, чөнки аларны сатып алу өчен күп көч һәм акча таләп ителгән.

Милекне страховкалау – ул үз милегеңне саклауның бер чарасы. Аларны үз вакытында страховкалау көтелмәгән чыгымнарны булдырмаска, зыян килгән яки югалган милекне тиз арада тергезергә мөмкинлек бирәчәк. Чишмә районында су басу яки җир тетрәү кебек табигать бәла-казалары булмаса да, янгыннар турында күп ишетәбез. Ә янгын ул бернәрсәне аямый, бөтен нәрсә янып югала, күмерләнгән стеналар гына торып кала. Ярый әле, корбаннар булмаса...

– Чишмәлеләрнең күбесе йорт-җирләрен иминиятләштерми, ул гына да түгел, хәтта яңа төзегән яки ата-анасыннан мираска калган йортларын да, милеккә салым түләмәс өчен, үз милеге итеп рәсмиләштерми. Ә бер-бер хәл булса, алар бу милекнең үзләренеке икәнен берничек тә раслый алмаячак бит, – диде Чишмә районы хакимияте башлыгының икътисад буенча урынбасары Илдар Әсәдуллин.

Ул шулай ук урындагы власть органнары янгында каза күрүчеләргә акча бүлеп бирергә тиеш дигән закон булмавын да билгеләде. Әмма урындагы район Советы депутатлары Чишмә районында даими яшәгән, башка торагы һәм янгын чыгуда гаебе булмаган кешеләргә документларын тергезү өчен 20 мең сум күләмендә акча бүләргә карар кабул иткән. 2019 елда район хакимиятенә янгында каза күргән 12 кеше матди ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Шуны ассызыклау мөһим, берсенең дә торагы страховкаланмаган.

Милеген иминиятләштерү өчен оешманы гражданин үзе сайлый.

– Гражданнарның ни өчен страховкадан баш тартуын аңлап булмый. Чөнки полис бәясе бер елга страховка суммасыннан 0,6–1% тәшкил итә. Мәсәлән, клиент йортын страховкалау өчен бер елга 3–5 мең сум түләсә, йорты тулысынча янып беткәндә 400 мең һәм сайлаган шартларга бәйле рәвештә 700 мең сумга кадәр акча алырга ихтимал. Стандарт полиска хәвефнең тулы исемлеге – янгын, шартлау, судан зыян күрү, табигать бәла-казалары һәм башкалар керә, – дип аңлатты Чишмә поселогындагы бер страховка агентлыгы җитәкчесе Лидия Романенко. – Чишмә районы буенча страховкаланган корылмалар якынча 20 процент тәшкил итә.

Халык акча юклыкка сылтап йорт-җирен иминиятләштерергә ашыкмый, күпләр мондый бәла-каза урап үтәр, дип ышана. Тик бәла килгәннән соң терсәк якын булса да тешләп булмый, ник страховка ясатмаганмын, дип үкенсәң дә соң була.

Фото: Ачык чыганаклардан
Читайте нас: