Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
13 октябрь 2019, 14:24

Биш елга план һәм бизнес-шерифләр роле

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән Инвестиция советы утырышында якын киләчәктәге биш елда эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре тикшерелде.

Төбәк Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары вазифасын башкаручы Андрей Назаров Башкортстан Башлыгының «Башкортстан Республикасының 2024 елга кадәр социаль-икътисади үсешенең стратегик юнәлешләре турында»гы Указында билгеләнгән мөһим мәсьәләләр турында искә алды. Аерым алганда, тулаем төбәк продукты күләме, инвестицияләр өлешен хәзерге 17,8дән 25 процентка кадәр арттыру белән, 2 триллион сумга җитәргә тиеш.

– Бу икътисад үсеше темпларын ике тапкырга арттыруны таләп итә. Актив кече һәм урта предприятиеләр өлеше дә үсәргә тиеш. Республика моның өчен гаять зур инфраструктур үзгәрешләр өстендә эшли, үзенчәлекле икътисади зоналар, технопарклар булдыра, – дип искә төшерде Андрей Назаров.

Президентның илкүләм проектлары – ул төбәккә алга адым ясау мөмкинлеге. Башкортстанның социаль-икътисади үсешенең стратегик юнәлешләре турындагы указга кул куярга, халык алдында җаваплылык һәм бурычлар алырга җөрьәт итмәс идем, ләкин «мин бу документның дәүләт проектлары кысаларында башкарылган эшләрнең дәвамы булуын аңлыйм», дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Республика Башлыгы октябрьдә шәһәр һәм районнарда яңа билгеләнгән бизнес-шерифлар белән очрашу уздырырга кушты. Киләчәктә мондый очрашуларны квартал саен уздыру зарур, бу көнүзәк мәсьәләләр һәм эшкуарлык мохитенә инновацион технологияләр кертү турында фикер алышу өчен кирәк. Утырышта яңгыраган тагын бер йөкләмә – Башкортстанда 2020 елдан һөнәри керемгә салым кертү. Әлегә ул дүрт төбәктә: Мәскәү шәһәрендә, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә, Татарстан Республикасында кертелгән.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бер ай эчендә түрәләр туризмын туктатырга кушты. Эшлекле сәфәрләр туризмга әверелергә тиеш түгел. Республика җитәкчесе ассызыклаганча, әгәр түрә каядыр барып, буш әйләнеп кайтса, димәк, ул – турист.

– Миңа монда туристлар кирәк түгел. Шуңа күрә Эксперт идарәсе эшкә кушылсын һәм кайда баруыбыз һәм нәрсә белән кайтуыбыз турында отчет бирсен, – дип мәрәҗәгать итте Радий Хәбиров.

Фото: Ачык чыганаклардан
Читайте нас: