Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
10 октябрь 2019, 13:43

Башкортстан Республика көнен ничек билгеләячәк?

Бу атнада без барыбыз да Республика көнен билгеләп үтәчәкбез.

Бу – республиканың иң яшь һәм яраткан бәйрәмнәренең берсе, ул исемен һәм форматын үзгәртте, әмма беркайчан да эчтәлеген үзгәртмәде.

Тарихка күз салыйк.
Без нәрсәне билгелибез?

Быел Башкортстан үзенең йөз еллыгын билгеләп үтте. 1919 елның 20 мартында Мәскәүдә Башкортстанның Совет Автономиясе турында Килешүгә кул куела. 23 мартта документ «Известия ВЦИК» гәзитендә басыла һәм совет чорында республика оешкан көн буларак билгеләнә. Бу яңа власть белән төбәкләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең яңа форматы, 1917 елда илдә Февраль һәм Октябрь революцияләре нәтиҗәсендә барлыкка килгән көчле сәяси үзгәрешләр фонында ук салынган үзбилгеләнү хокукы өчен милли хәрәкәтнең башы иде.

11 октябрьдә икенче вакыйга булды. 1990 елда бу көнне туксанынчы елларда гаять мөһим булган сәяси татулыкка ирешергә ярдәм иткән Дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителде. Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы Башкортстан дип үзгәртелде. Ике елдан соң – 1992 елның февралендә бу көн бәйрәмгә әйләнде. Ә 1993 елның декабрендә декларация нигезендә Республика Конституциясе кабул ителде.

Туксанынчы еллар күптән артта калды, хәзер Республика көне – Башкортстанның барлык халкы, шул исәптән аннан еракта яшәүчеләр, аның чәчәк атуына өметләнеп, туган ягын искә ала торган бәйрәм. Гади генә әйткәндә, без суверенитетның еллыгын түгел, ә туган якны, республиканы яхшырак итүче намуслы хезмәт ияләрен һәм хезмәтчәннәрне искә алабыз. Бу бәйрәм

сезнең белән безнең хөрмәткә оештырыла.
Икенче гасырга нинди уңышлар белән керәбез?

Шунысы игътибарга лаек, республика үзе өчен яңа гасырга яңару чорында керә. Федераль дәрәҗәдә йөзьеллыкка багышланган бәйрәм чаралары узды – бу хакта Указга Рәсәй Президенты Владимир Путин кул куйды. Уфада шагыйрь һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе Шәехзадә Бабичка беренче һәйкәл куелды. Дистәләрчә мең укучы безнең төбәк тарихының катлаулы чоры һәм шушы тарихны булдыручы кешеләр турында белде.

Шулай ук экраннарга режиссер Булат Йосыповның «Беренче республика» тарихи нәфис фильмы чыкты. Аның нигезендә – республиканың барлыкка килү тарихы, иҗтимагый-сәяси эшлеклеләр, галимнәр, шагыйрьләр һәм язучылар, композиторлар язмышлары. Персонажлар арасында – Даут Юлтый, Габдулла Амантай, башкорт хатын-кызлары арасында беренче роман язучы Һәдия Дәүләтшина, башкорт милли театрына нигез салучы Вәлиулла Мортазин-Иманский һәм башкалар. Фильм 2019 елның 6–14 ноябрендә Лос-Анджелеста узачак Халыкара Азия кинофестиваленең конкурс программасында катнашу өчен сайлап алынды.

Төбәкнең яңа Башлыгын сайлаулар үтте, һәм яңа идарә итү командасы үз алдына җитди, гаять катлаулы, ләкин кешеләргә бик кирәкле максатлар куя.

Бишенче Бөтендөнья башкортлары корылтае узды, анда Радий Хәбиров, беренче чиратта, башкорт халкын берләштерү өчен җитди адымнар эшләү зарурлыгын ассызыклады. Бүлешер әйбер юк. Барысының да җире – бер, Ватаны бер. Уртак бурыч – аның чәчәк атуы өчен барысын да эшләү.
Нинди чаралар узачак?

– Һәр шәһәрдә һәм районда халык бәйрәмнәре. Концерт, конкурслар һәм бүләкләр белән. Уфада алар Салават Юлаев һәйкәле янында, Ватан паркында узачак. Зур концертта республиканың иң популяр яшь башкаручылары Элвин Грей һәм «Пицца» төркеме чыгыш ясаячак. Концертны туры эфирда БСТ күрсәтәчәк. Күңел ачулар бәйрәм салюты белән тәмамланачак.

– Урындагы фермерлар үз продукцияләрен сатачак ярминкәләр. Сүз уңаеннан, һава торышы яхшы булса, мондый ярминкәләр ай буе дәвам итәчәк. Безнең мәгълүмат буенча, республика Башлыгы Радий Хәбиров Авыл хуҗалыгы министрлыгына һәм урындагы хакимиятләргә сатучылар белән ит, бәрәңге һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясен мөмкин кадәр арзан бәягә сату турында килешергә кушкан.

– «Башкортстанныкын сатып ал» флешмоблары. Бәйрәм көннәрендә күп кенә шәһәр һәм районнарда урындагы җитештерүчеләр үз продукциясенә махсус ташламалар ясаячак. Аны фестивальләрдә һәм ярминкәләрдә сатып алырга мөмкин булачак. Бармый калмагыз!

– Яхшы эшләгән гади хезмәткәрләрне бүләкләячәкләр. Тантаналы чаралар Уфада гына түгел, районнар һәм шәһәрләрдә дә узачак. Дәүләт бүләкләрен үз республикаларын яхшырак итүче кешеләр алачак. Шулай ук бу көнне Хөкүмәтнең Шаһит Ходайбирдин исемендәге абруйлы премиясен һәм Шәехзадә Бабич исемендәге яшьләр премиясен кемнәр алачагы да билгеле булачак.
Читайте нас: