Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
8 октябрь 2019, 11:18

Исәнме, сан!

Башкортстан халкына санлы тапшыруларга күчүгә бәйле нәрсәләрне белергә кирәк?

Шулай итеп, ничә еллар сөйләнгән, күпме мәкаләләр язылган һәм уннарча өйрәтүче видеоролик төшерелгән «икс сәгате»нә кадәр бик аз вакыт калып бара.

2019 елның 14 октябрендә Башкортстанда искергән аналог тапшыруларын тулысынча сүндерәчәкләр һәм санлы телевидениегә күчәчәкбез. Дөньяның алдынгы илләрендәге кебек. Әһәмияте буенча бу вакыйга телевизор яратучылар өчен каралы-аклы тапшырулардан төслегә күчү кебек.
Нәрсә ул «санлы телевидение»?

Техник нечкәлекләренә һәм катлаулы терминологиягә бирелмәсәк, санлы һәм аналог телевидениене телефоннар белән чагыштырырга мөмкин. Иске стационар телефоннардан сигнал чыбык аша килә һәм алардан шалтыратып кына була. Ә менә смартфон: телефон да, мини-компьютер да, калькулятор да, фотоаппарат та, һәм бернинди чыбыклары да юк. Якынча шулайрак.

Заман технологияләре телевизион сигналга бик күп файдалы әйберләрне берләштерергә мөмкинлек бирә. «Санлы» рәсем һәрвакыт ачык һәм һава торышына бәйле түгел, тагы да ул видеоларны Full HD һәм 4K (бик яхшы сыйфатта) форматларында тапшыру, сыйфатлырак тавыш, шулай ук телетекст, тапшырулар программасы, санлы радио кебек өстәмә сервисларны тоташтыру мөмкинлеге бирә.

Санлы тапшыруларның төп өстенлеге исә — хәзер үк телевизорга антеннаны тоташтырып, 20 каналны һәм өч радиостанцияне бушлай карарга һәм тыңларга мөмкин.
Ничек тоташырга?

Уфада, зур шәһәрләрдә яшәүчеләр һәм күп кенә авыл кешеләре дә инде күп еллар кабель операторлары хезмәтеннән, IP TVдан файдаланалар яки юлдаш тәлинкәләре урнаштырганнар. Әгәр дә сез шулар исәбендә икән, берни дә эшләргә кирәкми, сезнең өчен берни дә үзгәрмәячәк һәм «реформа» берничек тә кагылмаячак — кабель телевидениесе операторлары инде күптәннән барысын да үзләре хәстәрләгән. Яңалык гомумйорт яки бүлмә антеннасыннан файдаланучыларга гына кагылачак.

Монда ике вариант бар:

— Әгәр сездә DVB-Т2 форматында эшләүче заманча санлы телевизор (моны тартмадан карап яки «Яндекс»ка марканы кертеп карарга мөмкин) булса, санлы телевидениегә күчү өчен өстәмә берни дә сатып алырга кирәкми, каналларны үзгәртеп кору да җитә.

— Әгәр сездә 2013 елга кадәр чыккан иске телевизор булса, ул санлы сигналны тотмаячак һәм электроника кибетеннән махсус приставка сатып алырга туры киләчәк. Бу бер тапкыр башкарыла торган процедура — приставканы тоташтырасыз һәм башка беркемгә дә берни дә түләргә кирәкмәячәк. Приставка бер мең сумга якын тора. Шуннан да күбрәк түгел! Югыйсә, мошенникларның фатирлар буенча йөреп, кешеләрне «телевидениене менә-менә сүндерәчәкләр» дип алдап, аларны 10–15 мең сумга приставкалар сатып алырга мәҗбүр иткән очраклар да бар. Приставка хакы бер мең сумнан да артык түгел! Бу приставкаларны барлык электроника гипермаркетларында һәм электр товарлары кибетләрендә табарга мөмкин.

Кайчак сатучылар кирәк булган DVB-T2 стандартлы түгел, ә иске модельле DVB-T приставкаларын да сата. Ул да санлы сигналны кабул итәчәк, әмма җайланманың заманчарагын сатып алу яхшырак, чөнки технологияләр бер урында тормый.

Башкортстан Республикасында аз тәэминатлы гражданнарга санлы тапшыруларга күчү өчен дәүләт ярдәме чаралары каралган. Бүгенге көнгә мондый ярдәмне 7 меңнән артык граждан алды. Дәүләт ярдәменә хокуклы кешеләр:

• Балага пособие алучы аз керемле гаиләләргә,

• Федераль социаль өстәмә алучы пенсионерларга,

• Интернат-йортларда яшәүче пенсионерларга,

• Телепрограммаларны яшерен субтитрлар белән караучы начар ишетүче гражданнарга.

Әгәр торак пункт санлы телевидение тоткан зонадан читтә урнаша икән, анда яшәүчеләрнең йортына юлдаш тәлинкәсе бушлай урнаштырылачак – андыйлар бүген үк инде алты меңгә якын.
Приставка сатып алмасаң, нәрсә була?

Әгәр сезнең телевизорыгыз иске һәм сез санлы приставка сатып алмагансыз икән, 14 октябрьдән аналог сигналын сүндермәгән каналларны гына карый алачаксыз. Ким дигәндә, болар — Башкортстан юлдаш телевидениесе, шәһәр һәм телевизион каналлар. Калган каналлар урынына кара экран булачак.

Һәм киресенчә: приставка сатып алып, үзегезнең законлы 20 бушлай каналыгызны карыйсыз икән, иске антеннаны да ташламагыз! Югыйсә, сез БСТ буенча хоккей һәм яңалыкларны карый алмаячаксыз, ул әлегә бушлай каналлар исемлегенә кертелмәгән.
Сораулар туса, кая мөрәҗәгать итәргә?

Башкортстанда санлы телевидениегә күчү өчен Рәсәй телевизион һәм радиотапшырулар челтәре филиалы җавап бирә. Консультация үзәге белгечләре санлы телевидение турындагы сорауларга җавап бирәчәк һәм ничек дөрес итеп сайларга һәм тоташтырырга кирәклеген аңлатачак.

Сорауларны шулай ук тәүлек әйләнәсенә эшләүче федераль кайнар линиянең түбәндәге бушлай номеры буенча да бирергә мөмкин:

8-800-220-2002.

Санлы телеприставкага тоташу буенча инструкцияне техник паспортта яки смотри-цифру.рф сайтында табарга мөмкин. Телевизорны яисә приставканы үзегез көйли алмасагыз, сезгә волонтерлар ярдәм итәчәк. Моның өчен 8дән 20 сәгатькә кадәр түбәндәге номер буенча төбәк «кайнар элемтә»сенә шалтыратырга кирәк:

8 800 347 00 55 (шалтырату бушлай).

— Күчеш барлык гражданнарыбыз өчен мөмкин кадәр уңайлы һәм җиңел булсын өчен, мөмкин булган чараларның барысын да күрдек, соңгы адымны гына эшлисе калды. Әле без волонтерлар төркемнәрен әзерлибез, алар барлык районнарда да эшләячәк. Кирәк булган очракта, волонтерлар мохтаҗларга приставканы яки җиһазны тоташтырырга ярдәм итәчәк.

Районнарда аларның телефоннарын урындагы хакимияткә яки кайнар линиягә (номер югарыда) шалтыратып белергә мөмкин, — ди Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары буенча агентлык җитәкчесе Борис Мелкоедов.
Нинди каналларны бушлай карарга мөмкин?

Первый канал

Россия 1

Россия Культура

Россия 24

Матч

НТВ

Пятый

Карусель

ОТР

Центр

СТС

ТНТ

РенТВ

Пятница

Спас

Домашний

Звезда

ТВ3

Мир

МузТВ
Радиостанцияләр:

ВестиФМ, Маяк, Радио России.


  • Республиканың шәһәр һәм районнарында 3600 волонтер эшли. Алар сигнал кабул итүче җиһазларны тоташтырырга һәм көйләргә ярдәм итә.
Читайте нас: