Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
1 октябрь 2019, 14:42

Балаларга вейп сату тыела

Ниһаять вейпларга (электрон сигаретларга) игътибар юнәлттеләр.

Алар берничә ел элек кенә барлыкка килде һәм яшьләр арасында популяр булып китте.

Аның организмга йогынтысы ныклап тикшерелмәгән, әмма тарту өчен кулланылган кайбер эремәләр составында агулы матдәләр бар. Башта никотинсыз төтәтергә яраткан үсмерләр соңыннан тәмәке тартуга күчә.

Кайбер төбәкләрдә электрон сигаретлар сату чикләнгән, хәзер безнең республикада да балигъ яшькә җитмәгәннәргә ваклап сәүдә итү өлкәсендә электрон сигаретлар, кальяннар, вейплар, тарту өчен составында тәмәке булмаган үлән катнашмалары, сироплар һәм аларның аналогларын сату тыелачак. Озакламый Башкортстан Республикасының Административ хокук бозулар турындагы кодексына үзгәрешләр кертеләчәк, анда балаларга тәмәкене алыштыручы парларны законсыз рәвештә саткан өчен җаваплылык билгеләнә.

– Сату тыелса да, күпмедер вакыт җәза бирү нормасы булмаячак. Шулай булуга карамастан, сәүдә челтәрләре вәкилләре озакка сузылмаган күчеш чорында законны үтәр, дип ышанам. Аларның абруе турыдан-туры шуңа бәйле. Һәм бу озакка сузылмаячак, тиздән балаларга электрон сигарет саткан өчен җәза билгеләнәчәк, һәм хокук саклау органнары закон бозучыларны

җавапка тарттыра башлаячак. Шуңа кадәр җәмәгать күзәтчелеге чаралары кулланачакбыз, – дип билгеләде Башкортстан Республикасының Дәүләт Җыелышы – Корылтай Рәисе Константин Толкачев.

Спикер ассызыклавынча, закон үсеп килүче яшь буынның сәламәтлеген саклау максатында кабул ителә.

– Зыянлымы-зыянсызмы икәнлеге турында күп бәхәсләшергә мөмкин, ә бу чараларны куллану, асылда исә, балаларны тәмәке тартырга өйрәтә. Тәмәке тартучы зурлар электрон сигаретны, гадәттә, организмнарына зыян килүне киметү өчен алмаш буларак, ә кайберәүләр арытаба тартудан бөтенләй баш тарту өчен кулланса, балалар исә киресенчә – электрон сигарет һәм башка шуның ише җайланмалар белән тәмәке көйрәтергә өйрәнә.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына ярашлы, дөньяда тәмәке тартучылар саны кими һәм әлеге вакытта якынча миллиард кеше тәшкил итә.

Вейп белән хәлләр нәкъ киресенчә: пар сулау модага керде һәм электрон сигарет яратучылар саны арта. 2011 елда алар якынча 7 миллион булса, 2018 елда – 41 миллион. 2021 елда өлкәннәр арасында вейперлар саны 55 миллионга кадәр җитәчәк, дип фаразлана.

АКШта электрон сигаретларның зыянлылыгы актив тикшерелә, анда вейп тартуга бәйле 12 үлем очрагы һәм үпкә чирләре теркәлгән. Әлегә экспертлар моның сәбәбен: тарту катнашмалары составымы яки аларны еш кулланумы зыянлы булуын тикшерә. Нью-Йоркта һәм Сан-Францискода вейп тарту бөтенләй тыелган.
Читайте нас: