Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
29 сентябрь 2019, 11:32

Радий Хәбиров Башкортстанны биш елдан соң нинди итеп күрә?

Төбәк Башлыгы югары вазифада 2025 елга кадәр анык ниләр эшләячәге турында белдерде

Узган атна ахырында Радий Хәбиров бөтен халык тарафыннан сайланган республика Башлыгы вазифасына кереште. Алдан хәбәр итүенчә, иң беренче чиратта ул якындагы биш елда башкарачак эшләренең программасын яңгыратты. Президент Владимир Путинның «май» Указлары белән охшаш рәвештә эшләнәчәк документ – «сентябрь Указы», ә киләсе чор «үсешнең беренче бишьеллыгы» дип аталачак.

Программа бик җитди һәм авыр үтәлешле, моны республика Башлыгы үзе дә таный.

– Без үзебезнең алга югары планка куйдык, аңа ирешү авыр булачак. Чөнки без анда, чыннан да, җитди һәм мин хәтта әйтер идем, катлаулы бурыч-максатлар билгеләдек. Икенче яктан, без җиңел генә ирешү мөмкинлеге булган максатлар куйсак, бу кызык булмас иде, – диде Радий Хәбиров.

Барлык йөкләмәләрне һәм планнарны яңартылган Хөкүмәт үтәячәк, аның структурасы ай дәвамында билгеле булачак.

Радий Хәбиров белдерүенчә, идарә итү командасы, гомум алганда, формалаштырылган, Хөкүмәтнең яңа составына бик аз гына үзгәрешләр кертеләчәк.

Бу программа нәрсәләрне үз эченә ала соң? Түбәндә андагы иң мөһим пунктларны тәкъдим итәбез.


Икътисад

– 50 миллиард сумга кадәр инвестицияләр җәлеп итәчәк ким дигәндә ике махсус икътисади зона булдыру, алгарышлы социаль-икътисади үсеш территорияләрендә 100дән артык яңа резидент җәлеп итү, һәр район һәм шәһәрдә индустриаль, агросәнәгать яисә технопарклар ачу.

– Киселгән мәйданнарда урманнарны йөз процентка тергезү.

– 500 кече предприятие һәм шәхси эшкуар булдыру. Уннарча яңа сөтчелек фермалары һәм симертү мәйданчыклары ачу.

– Авыл хуҗалыгы продукциясен саклау буенча 10 күмәртәләп сату-бүлү үзәге төзү.

– Бөтен инфраструктурасы булган эре торак комплекслары төзү.

– «Алданган дольщиклар» проблемасын тулысынча хәл итү.

– Өч мең күп фатирлы йортны, 15 мең подъездны ремонтлау, ел саен дүрт мең ихатаны төзекләндерү.
Транспорт һәм инфраструктура

– Агыйделдә йөк ташу белән шөгыльләнүче елга порты, «Уфа – Агыйдел» тимер юл тармагы төзү.

– Республиканың барлык торак пунктларын җәмәгать транспорты белән тоташтыру.

– Торак пунктларны һәм торак йортларны тулысынча диярлек газ белән тәэмин итү.

– Автомобильләргә газ тутыру станцияләре санын икеләтә арттыру.

– «Химпром»га санация үткәрү.

– Уфаның Нижегородка бистәсендә ярларны ныгыту максатында инженерлык корылмалары төзү.

– Яңа полигоннар һәм чүп-чарны сортларга аеру комплексларын төзекләндерү. Халык шыгрым тулы контейнерлардан зыян күрергә тиеш түгел. Безнең урамнарда һәм ихаталарда чүп-чар булмаячак!


Демография

Бездә үлүчеләр саны кимергә, туучылар саны артырга тиеш, ә тормыш дәрәҗәсе шулкадәр күтәрелергә тиеш ки – кешеләр республикадан китмәячәк,

ә республикага киләчәк. Әлеге вакытта Башкортстан халкы саны елдан-ел кими. Әмма без бу хәлгә чик куячакбыз. Һәм 2024 елга бездә 4 миллион 100 меңнән дә кимрәк кеше яшәмәячәк.
Медицина

– Бу өлкәдә кадрлар кытлыгына чик куярга кирәк.

– Авылларда 20 ФАП төзү, 147 модульле һәм 54 күчмә фельдшер-акушерлык пункты сатып алырга.

– Ашыгыч медицина ярдәме автопаркын яңартырга.

– Бала тудыру йортларын һәм поликлиникаларны заманча җиһазлар белән тәэмин итәргә.

– Республика кардиология диспансерын, Балалар онкологиясе һәм гематология үзәген, өлкәннәр һәм балалар өчен хоспис төзергә.
Мәгариф

– Биш ел дәвамында 60 мең урынга

60 мәктәп һәм 50 балалар бакчасы төзергә һәм реконструкцияләргә.

– Барлык укучылар да бер сменада укуга күчәргә тиеш.

– 12 полилингваль мәктәп ачарга, анда балалар чит ил һәм туган телләрне камил үзләштерергә тиеш.

– Вузара студентлар кампусы төзергә.

– Югары уку йортлары базасында ике төрле, шул исәптән халыкара программалар буенча белем алырга мөмкин булачак дөнья дәрәҗәсендәге Фәнни-белем бирү үзәге булдырырга.

– Сәләтле балаларны эзләү һәм үстерү максатында белем бирү үзәге ачарга. Һәр районда һәм шәһәрдә балалар технопарклары һәм кванториумнар булдырырга.
Социаль сәясәт һәм мәдәният

– Мәгърифәт һәм гаилә ялы үзәкләре буларак, 40 авыл күпфункцияле мәдәният йорты, Уфада Музыка сарае, яшь талантларның үзләрен күрсәтү мөмкин-леге бирүче 10 яңа балалар сәнгать мәктәбе төзергә.

– «Борынгы Уфа» археология паркын һәм ачык һавада «Атайсал – ата-бабалар җире» архитектура-этнография музеен, республикадан читтә аның җиде яңа тарихи-мәдәни үзәген ачарга.

– Көндезге эш белән тәэмин итүче 30 үзәк һәм республика Ветераннар белән эшләү үзәген ачарга. Уннарча мең пенсионер социаль туризм белән шөгыльләнә, «Өченче буын Университетлары»нда укый алачак.

– Үзенчәлекләре булган өлкәннәр, балалар һәм үсмерләр өчен республика реабилитация үзәкләре төзергә.

– «Торатау» геопаркын төзергә һәм аны ЮНЕСКО геопарклары глобаль челтәренә кертергә.

– Башкортстан халыкларының туган телләрен саклау һәм өйрәнү өчен шартлар тудырырга.
Спорт

– Волейбол, гимнастика, спорт көрәше үзәкләре, ябык футбол стадионы төзергә.

– Барлык муниципалитетларда да йөзү бассейннары ачарга.

– Олимпия резервы училищесын ачарга.

– Авыл укучылары спорт белән тиешенчә шөгыльләнә алсын өчен, «Авыл тренеры» проектын эшкә кушарга.
ЭКСПЕРТЛАР КОММЕНТАРИЙЛАРЫ

Эдуард Гәрәев, политолог:

– Узган елның октябрендә, Радий Хәбиров республика Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаруга керешкәч, аның ике юлы бар иде. Ул үз имиджын бозмас өчен җыелган проблемалардан читләшә ала иде, тик ул, сайлауларны көтеп тормыйча, җаваплылыкны үз өстенә алды һәм бу проблемаларны хәл итә башлады. Ул үз урынында икәнлеген сайлауларга кадәр үк раслады, чөнки кешеләр үз күзләре белән күрде: ул чын күңелдән нәрсә дә булса эшләргә тели генә түгел, ә моның өчен аның ихтыяр көче дә, мөмкинлекләре дә һәм командасы да бар. Асылда, ул 11 ай шөгыльләнгән барлык бу мәсьәләләр киләчәктә дә дәвам иттереләчәк. Команда элеккечә көйле эшләсә, анда үтәмәслек бер нәрсә дә юк.
Тимур Локманов, «Опора России» җәмгыятенең Башкортстан Республикасы бүлекчәсе рәистәше, башкарма директоры:

– Чыгышта халык өчен гадәтигә әйләнгән тиешле эшчәнлек юнәлеше турында сүзләр булмады, ә анык саннар һәм аларны үтәү сроклары яңгырады. Без чиновниклардан мондый конкрет сүзләрне ишетергә күнекмәгәнбез әле. Үзеңне тарихи һәм грандиоз икътисади стартка чыккан кебек тоясың. Мөгаен, Дэн Сяо Пин реформалары башлангач Кытай халкы һәм хакимияткә Ли Куан Ю килгәч Сингапур кешеләре шундый тойгы кичергәннәрдер.
Читайте нас: