Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
28 сентябрь 2019, 12:02

Октябрьдә «цифрлы» тапшырулар карый башлаячакбыз

Цифрлы телевидениегә күчү вакыты якынлаша. Башкортстанда аналог тапшырулар 14 октябрьдә туктатыла.

Бу хакта Башкортстанның Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Борис Мелкоедов республика Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә хәбәр итте.

«Цифр» белән файдаланган барлык абонентларга бушлай 20 канал (Беренче канал, Рәсәй 1, Рәсәй 24, Рәсәй К, Матч, НТВ, 5 канал, «Карусель», ОТР, ТВЦ, Рен, Спас, СТС, Домашний, ТВ-3, «Пятница», «Звезда», «Мир», ТНТ, Муз.) һәм өч радиоканал бирелә. Сурәт югары сыйфатта булачак. Төбәкнең «БСТ» каналы да «цифрга» күчә.

Республикада санлы телевидение сигналы булмаган территорияләр исемлеге бар. Бу, барыннан да элек, төбәкнең катлаулы рельефы белән бәйле. Халык телевизордан гадәттәгечә тапшырулар карый алсын өчен спутник тәлинкәләр куела. Республиканың 7 меңнән артык кешесе дәүләт ярдәменнән файдаланган. Спутник җиһазлары 5 меңнән артык йорт хуҗалыгында урнаштырылган, цифрлы кушымталар алу өчен 1723 кеше компенсация алган. Борис Мелкоедов сүзләренә караганда, Башкортстан – халыкка дәүләт ярдәмендә спутник җайланмалар куелган бердәнбер төбәк. Рәсәй Федерациясенең башка төбәкләрендә халык бу мәсьәләне үзаллы хәл итә. Радий Хәбиров халыкка санлы телевидениегә күчү турында хәбәр итү эшен көчәйтергә кушты.

Исегезгә төшерәбез, «цифрга» күчү кабель, интернет-телевидение, IP-ТВ яки спутник ТВ белән файдаланганнарга кагылмый, аларга өстәмә рәвештә бернәрсә дә тоташтырырга кирәкми. Башкаларга исә үзләренең телевизорларын тикшереп карарга кирәк – хәзерге модельләр өстәмә җиһазландыру таләп итми. Әгәр телевизорның кинескобы бар һәм алты-җиде ел элек сатып алынган икән, цифрлы приставка кирәк булачак. Аз тәэмин ителгән гражданнарга – балага ай саен пособие алганнарга һәм пенсиясенә федераль социаль өстәмә алган пенсионерларга цифрлы эфир яки спутник телевидениесен кабул итү өчен җайланма сатып алганда дәүләт ярдәме күрсәтелә.

Цифрлы эфир телевизион тапшыруына күчкәндә бөтен сораулар белән «кызу линия»гә шалтыратырга мөмкин. Цифрлы эфир телевизион тапшыру хезмәтләрен күрсәтү, телевизион һәм кабул итү җайланмаларын көйләү турында мәгълүматны 8-800-220-2002 номерына шалтыратып белергә мөмкин. Өйгә спутник җайланма алу һәм кую тәртибе турында 8-800-347-0055 номеры буенча белергә була (шалтырату бушлай).

Республика бюджеты исәбенә цифрлы приставкалар сатып алган өчен компенсация алу турында 8 (347) 282-40-35 телефоны буенча шалтыратып белергә була.
Читайте нас: