Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
26 сентябрь 2019, 11:57

Анык планнар һәм саннар

Мөһим мәсьәләләр турында

Инаугурация көнендә Радий Хәбиров республиканың 2025 елга кадәр социаль-икътисади үсешенең стратегик юнәлешләре турындагы Указның мөһим күрсәткечләре турында сөйләде, анда «бик җитди һәм, әйтергә кирәк, ирешү катлаулы булган максатлар» куелуын билгеләде.

Башкортстан башлыгы сүзләренә караганда, документ республикада яшәүче һәр кешенең тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән.

– Без әлеге бишьеллыкта төгәл һәм күзгә күренеп торган нәтиҗәләргә ирешергә телибез: үлем очраклары кимергә, туым артырга, ә тормыш дәрәҗәсе күтәрелергә, кешеләр республикадан читкә китмәскә, киресенчә, безнең республикага килергә тиешләр, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Төбәк җитәкчесе беренче эш итеп сәламәтлек саклау проблемаларына тукталды, медицина ярдәменә мохтаҗ һәркем үзенә кирәкле табибка мөрәҗәгать итә алсын өчен кадрлар дефициты мәсьәләсен хәл итү бурычы тора.

– Моның өчен авылларда 20 ФАП төзергә, модульле 147 һәм күчмә 54 фельдшер-акушерлык пункты сатып алырга кирәк. Чынлыкта бу авыл медицинасын тергезү, – дип анык саннар әйтте Радий Хәбиров.

Планнарда – шулай ук ашыгыч медицина ярдәме паркын яңарту, поликлиникаларны һәм бала табу йортларын заманча җиһазлар белән тәэмин итү, республика кардиология үзәге, балалар онкологиясе һәм гематологиясе үзәге, өлкәннәр һәм балалар өчен хоспис төзү.

Мәгариф турында сөйләгәндә, республика башлыгы биш ел дәвамында 60 мең урынга исәпләнгән 50 балалар бакчасы һәм 60 мәктәп төзеләчәк һәм ремонтланачак, дип хәбәр итте. Сәләтле балалар өчен белем бирү үзәге, балалар технопарклары һәм кванториумнар барлыкка киләчәк. Авыл укытучыларына да ярдәм күрсәтеләчәк.

– Югары уку йортлары базасында Халыкара программалар буенча белем алырга мөмкин булган дөнья дәрәҗәсендәге Фәнни-мәгариф үзәге булдырылачак. Вузара студентлар кампусы төзеләчәк, – диде Радий Хәбиров.

Биш ел эчендә авылларда күп функцияле 40 мәдәният йорты, Уфада музыка сарае, балалар өчен 10 яңа сәнгать мәктәбе салыначак.

Спорт белән шөгыльләнүгә килгәндә, волейбол, гимнастика, спорт көрәше үзәкләре төзү планлаштырыла, барлык районнарда бассейннар булачак, олимпия резервы училищесы ачылачак. Авыл укучылары спорт белән шөгыльләнә алсын өчен «Авыл тренеры» проекты булдырылачак.

– Оешмалар хезмәткәрләренең эш хакын бер ярым тапкырга арттыруга ирешәчәкбез, – дип ассызыклады республика башлыгы.

Социаль яклауга мохтаҗ кешеләр турында сөйләгәндә Радий Хәбиров болай дип кисәтте: бернинди дискриминациягә юл куелмаячак, үсеш алган барьерсыз мохит планнарны тормышка ашыру өчен зур мөмкинлекләр бирәчәк.

– Үзенчәлекле балалар һәм үсмерләр өчен республикада тернәкләндерү үзәге төзеячәкбез, өлкәннәр өчен дә шундый үзәк барлыкка киләчәк. Алар өчен көндезге эш белән тәэмин итү буенча 30 үзәк ачылачак, – диде Радий Хәбиров.

Шулай ук «Торатау» геопаркы төзү һәм аны ЮНЕСКО геопарклары челтәренә кертү планлаштырыла.

– Элекке Советлар Союзы илендә булган «Янгантау» геопаркы кебек, – дип билгеләде Радий Хәбиров.

Ул авыл хуҗалыгына аерым тукталды: 500 кече һәм шәхси предприятие булдырылачак, ашлыкның тулаем җыемы 4 миллион тоннага кадәр арттырылачак, җитештерүчәнлекне үстерү һәм ит-сөт куллануны арттыру өчен дистәләгән сөт-товар фермалары һәм мал симертү цехлары мәйданчыклары файдалануга кертеләчәк.

– Агросәнәгать комплексының экспорт куәтен 230 миллион долларга кадәр җиткерәчәкбез. Республиканың тышкы икътисади бәйләнешләрен киңәйтү өчен чит илләрдә сигез вәкиллек ачарбыз, – дип хәбәр итте республика башлыгы. – Без малтабарлар өчен түрәләр законсызлыгыннан азат булган гадел һәм ачык мохит булдырачакбыз.

Радий Хәбиров сүзләренә караганда, барлык инфраструктуралары белән зур торак комплекслары төзү буенча күләмле проектлар гамәлгә ашырылачак, «алданган өлешчеләр» проблемасы тулысынча хәл ителәчәк, биш ел эчендә 3 мең күп фатирлы йорт, 15 мең подъезд ремонтланачак, 4 меңнән артык йорт алды төзекләндереләчәк.

Иң зур проектлар арасыннан Радий Хәбиров Уфада ике күпер төзелеше, Агыйделдә йөк ташу өчен елга порты, «Агыйдел – Нефтекама» тимер юл тармагын төзү, Уфа аэропортын һәм тимер юл вокзалын төзекләндерүне атады. Республиканың барлык торак пунктларына җәмәгать транспорты йөреячәк.

Указда бик күп күрсәткечләр ачык язылган, анык саннар мисалга китерелгән. Әлеге вакытта мин үзебезнең стратегик, һәм шул ук вакытта аңлаешлы һәм гади программаның төп традицияләренә генә тукталдым. Дүшәмбедән башлап минем хезмәттәшләр сезгә, республикада яшәүче һәр кешегә, төгәл саннарны һәм детальләрне хәбәр итәчәк, дип йомгак ясады Радий Хәбиров.
Читайте нас: