Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
25 сентябрь 2019, 12:12

Радий Хәбиров төбәк Башлыгы вазифасын үти башлады

Үткән пәнҗешәмбе Радий Хәбиров рәсми рәвештә Башкортстан Башлыгы вазифасын үти башлады.

Инаугурация тантанасында Рәсәй Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, депутатлар, Хөкүмәт әгъзалары, шулай ук республиканың элекке җитәкчеләре Мортаза Рәхимов белән Рөстәм Хәмитов катнашты.

Исегезгә төшерәбез, «Бердәм Рәсәй» партиясенең төбәк бүлекчәсе тарафыннан күрсәтелгән Радий Хәбиров сайлаучыларның 82,02 проценты тавышын җыеп башка кандидатларны узып китте. БР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Илона

Макаренко аңа Башкортстан Республикасы Башлыгы таныклыгын тапшырды. Игорь Комаров сүзләренә караганда, октябрьдән төбәкнең яңа җи-тәкчелеге халык тарафыннан хуплау тапкан күп кенә социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашырачак.

– Власть органнары якындагы биш елда илебез Президенты куйган максатларга ирешү өчен мөмкин булганның барысын да эшләячәгенә, һәм Башкортстанда яшәүчеләрнең тормышы күпкә яхшырачагына ышанам, – дип ассызыклады Игорь Комаров. – Радий Фәрит улы, Сез республиканың күп милләтле халкы күрсәткән ышанычны акларсыз, элеккечә халык сүзенә колак салырсыз һәм аларның проблемаларын хәл итәрсез, дип ышанам.

Радий Хәбиров төбәк халкына ярдәмнәре һәм «тәүге көннәрдән үк эшкә керешкән» Хөкүмәттәге хезмәттәшләренә рәхмәт белдерде. Республика Башлыгы беренче эш итеп республиканың 2025 елга кадәр социаль-икътисади үсешенең стратегик юнәлешләре турындагы Указга кул куячагын хәбәр итте.

– Рәсәй Президентының май указларының дәвамы итеп үзебезнең «сентябрь указларын» кабул итәбез. Анда федераль дәрәҗәдә башланган эшне аныклыйбыз. Хәл ителмәгән һәр мәсьәләне, һәр объектны күз уңыннан ычкындырмаска тырышачакбыз. Бюджетта финанс ресурсларны, программаларда һәм юл карталарында анык срокларны билгеләячәкбез, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Республика биш ел эчендә биш төп юнәлеш – кеше потенциалы, тормыш өчен уңай мохит, икътисади үсеш, инвестицияләр һәм инфраструктура буенча алда баручы төбәкләр исәбенә керергә тиеш.

– Әлеге вакытта Башкортстанда халык саны елдан-ел кими. Әмма 2024 елга бездә кимендә 4 миллион 100 мең кеше булыр, дип өметләнәбез, – дип максат куйды Радий Хәбиров.

Радий Хәбиров үз Хакимиятенә ай дәвамында республикага зур инвестицияләр җәлеп итүне максат итеп куйган яңартылган Хөкүмәт структурасын тәкъдим итәргә кушты. Указда икътисадка акча салу буенча анык сан билгеләнгән – 450 миллиард сумга кадәр. Республика Башлыгы сүзләренә караганда, моның өчен ким дигәндә ике үзенчәлекле икътисади зона, 50 индустриаль, агросәнәгать һәм техника паркы булдыру мөһим.

– Алда – биш еллык киеренке эш. Беләм, бу еллар гади булмас, тик мин кайчандыр әти-әнием эшләгән кебек, хезмәттәшләрем кебек эшләргә тырышачакмын. Үземә карата да, шулай ук халык өчен хезмәт итү һөнәрен сайлаган башкаларга карата да таләпчән булачакмын. Мин ялкаулыкны, миһербансызлыкны, инициативасызлыкны һәм астыртын эш итүне сөймим, – дип сүзенә йомгак ясады Радий Хәбиров.

Фото: Ачык чыганаклардан
Читайте нас: