Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
23 сентябрь 2019, 12:40

«Торак төзелеше тупланмалары» программасы гамәлдә

Уфада Торак тупланмалары программасы буенча республика консультация үзәге ачылды, дип хәбәр итә «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Галина Бахшиева
Моңа кадәр Ипотека-туплау механизмнарын үстерү буенча дирекция хезмәткәрләре программада потенциаль катнашучыларга «кызу линия» телефоннары аша гына консультация бирсә, хәзер исә шушы үзәккә барып ипотека кредитын рәсмиләштерү, риэлторлар белән эшләү, хокукый һәм башка мәсьәләләр буенча консультация алу мөмкин.

«Торак төзелеше тупланмалары» программасына керүчеләр яки анда катнашырга җыенучылар яңа ачылган центр хезмәткәрләреннән консультация алала. Соңгы ике ел эчендә дирекция белгечләре телефон аша 11 меңнән артык кешегә консультация биргән. Әлеге вакытта Ленин урамы, 5/3 адресы буенча мөрәҗәгать итеп консультация алырга була.

«1,8 меңгә якын гаилә «Торак төзелеше тупланмалары» программасы ярдәмендә үзләренең торак шартларын яхшырта алды. Әлеге программада катнашучы тагын 300 кеше банклардан ташламалы ипотека кредиты алып, әлеге вакытта үзләренә ошаган торак сайлый», дип хәбәр итте Торак төзелешен үстерү фондының ипотека-туплау механизмнарын һәм программаларын үстерү буенча генераль директор урынбасары Евгений Декатов. Аның сүзләренә караганда, программада катнашучыларның күбесе – 30–45 яшьлек кешеләр.

Программада катнашуның иң еш кулланылган срогы – өч ел.

«Торак төзелеше тупланмалары» ипотека-туплау программасы Башкортстанда 2014 елдан бирле уңышлы гамәлдә. Ул тәүге түләүгә тупланманы катнашучыларның үзләре җыйган акчаның 30 проценты күләмендә бюджеттан субсидия белән торак сатып алуга ташламалы ипотека бирүне күзаллый. Тәүге ташламалы ипотека кредитларын бирү 2007 елда башланды. 2019 елның маеннан башлап программада катнашучыларның банк-партнерларының берсендә алты ел туплау срогы белән елына 5,5% ставка буенча ипотека кредиты алу мөмкинлеге барлыкка килде.

Быел 1 марттан башлап, Рәсәй Президенты Владимир Путин кушуы буенча булдырылган «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектының «Ипотека» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында «Торак төзелеше тупланмалары» программасында Башкортстанның һәр кешесе катнаша ала. Элек бу хокук гражданнарның льготалы категорияләренә генә бирелә иде. Моннан тыш республика хөкүмәте бу социаль-мөһим программаны финанслауны 2,5 тапкырга диярлек арттырды. Быелдан башлап республика бюджетыннан «Торак төзелеше тупланмалары» программасын тормышка ашыруга ел саен 235 млн сумга кадәр акча бүленәчәк. Әлеге вакытта республика программасына охшаш проект Краснодар краенда гына бар. Анда проект 2010 елда башланган, тик Башкортстандагы проект күләмлелеге һәм катнашучылар саны буенча Краснодардагы аналогын күптән узып киткән.

Фото: Ачык чыганаклардан
Читайте нас: