Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
22 сентябрь 2019, 17:01

Башкортстанда яшәүчеләргә ипотека каникулларын ничек алырга?

Шушы елның 1 августыннан авыр хәлгә тарыган һәм шул сәбәпле ипотека бурычын түли алмаган Башкортстан кешеләренә «каникуллар» алу һәм күп дигәндә ярты елга түләүне кичектереп тору хокукы бирелде.

Каникуллар вакытында заем алучы йөз процентка яклана: банк килешүне вакытыннан алда тарката да, ипотекага алынган торакны тартып ала да алмый. Түбәндәге мәкаләдә әлеге каникулларны алу юллары турында бәян итәбез.


1. Каникуллар кемнәргә бирелә?

Акча түләүне кичектерү хокукы, аңлашыла, җитди сәбәпсез бирелми. Аны алу өчен бер үк вакытта дүрт шарт мотлак үтәлергә тиеш. Болар:

- Ипотекага сезнең бердәнбер торагыгыз рәсмиләштерелгән.

- Кредитның гомуми суммасы 15 миллион сумнан артмый.

- Сез элегрәк бу кредит килешүе буенча һәм әлеге күчемсез милеккә каникуллар алмагансыз.

- Сез финанс хәлегезне кискен начарайткан катлаулы хәлгә тарыгансыз. Мәсәлән, эшегезне югалткансыз, алган инвалидлык яки имгәнү аркасында ике айдан артык эшли алмыйсыз, сезнең балагыз туган, соңгы ике ай эчендә уртача керемегез, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, өчтән бер өлештән күбрәккә кимегән һәм хәзер ипотека кредитын түләү өчен керемнең яртысыннан күбрәге китә. Шартларның тулы исемлеге Ипотека каникуллары турында Федераль законның 4 мәддәсенең 2 пунктында китерелә (2019 елның 1 маенда дөнья күргән 76 санлы федераль закон). Мотлак укыгыз!


2. Ничек гариза бирергә?

Тәүдә банк өчен документлар пакеты җыярга кирәк:

— Язма гариза, анда сезгә каникуллар бирүнең сәбәбе, аларның вакыты (күп дигәндә ярты ел), айга күпме түли алуыгыз (ноль сум күрсәтә аласыз) һәм каникуллар башлануын теләгән көнне күрсәтергә кирәк.

— Росреестрдан ипотеканың бердәнбер торакка рәсмиләштерелүен раслаучы

өземтә. Аңа ведомствоның rosreestr.ru рәсми сайтында заказ бирергә мөмкин.

— Авыр хәлгә калуыгызны раслаучы документлар. Хәлгә бәйле рәвештә, бу сезнең мәшгульлек хезмәтенә исәпкә басуыгызны һәм эш эзләвегезне дәлилләгән белешмә, «больничный», инвалидлык, керемнәр турында белешмәләр, бала туу турында таныклык һ. б. булырга мөмкин. Кыскасы, һәр очракта аерым белешмә.

— Әгәр дә сез ипотеканы, әйтик, әти-әниегезнең фатирын залогка салып алгансыз икән, аларның каникуллар алуыгызга язма ризалыгын беркетергә кирәк.

Банк гаризаны биш эш көне эчендә карый. Әгәр дә сез барлык тиешле документлар пакетын китергәнсез икән, банкның сезгә каникуллар бирүдән баш тартырга хокукы юк! Әгәр нинди дә булса документ җитми икән, банк өстәмә запрос җибәрәчәк һәм ул чакта яңадан биш эш көне көтәргә туры киләчәк. Банк сезгә вакытында җавап бирми яки сезне каникулларга җибәрүдән баш тарта икән, Рәсәй Банкына www.cbr.ru/Reception/ сылтамасы буенча аның өстеннән шикаять язарга мөмкин.


3. Ипотека каникуллары кредит тарихында ничек чагылачак?

Берничек тә чагылмаячак! Ипотека каникуллары турындагы мәгълүматны, һич-шиксез, кредит тарихына кертәчәкләр, әмма бу факт аны бозмый, сез элеккечә үк банкларда яхшы исәптә булачаксыз һәм кредит ала алачаксыз. Каникуллар шартларын бозасыз икән, анысы инде икенче мәсьәлә. Әйтик, аена 30 мең урынына 10 мең түләргә вәгъдә итеп, моны эшлә-мисез икән, бу сезнең кредит рейтингын начарайтачак.

Исегезгә төшерәбез, Рәсәйнең һәр гражданины үз кредит тарихын елына ике тапкыр бушлай соратып алырга хокуклы. Моның өчен «Госуслуги» сайты аша кредит тарихларының кайсы бюросында сезнеке саклануын белергә һәм аларның рәсми сайтында запрос эшләргә кирәк.


4. Каникуллардан соң бурыч белән нәрсә булачак?

Элеккечә түләячәксез, сезнең банк белән килешү вакытыннан тыш берни дә үзгәрми – ул каникуллар күпме вакытка бирелгән, нәкъ шуның кадәргә арта.

Әйдәгез, мисалда карыйбыз. Әйтик, сез ай саен 40ар мең сум түлисез һәм соңгы түләү 2021 елның 1 сентябренә планлаштырылган. Көтмәгәндә сез эшләгән компания бөлгенлеккә төшә, һәм сез хезмәт хакын югалтасыз. Ярты елга ипотека каникуллары аласыз, һәм, банк белән килешеп, 40 мең түгел, бары биш мең сум гына түләү турында килешәсез.

Каникуллар тәмамлангач, сез элеккечә 40 мең сум түләргә тиеш булачаксыз, ләкин инде ярты елга озаграк — 2022 елның мартына кадәр. Ә соңгы түләү 10 мең сум гына булачак, чөнки каникуллар вакытында 6х5=30 мең сум түләдегез.

Ташламалы чорның теләсә кайсы вакытында сез теләсә нинди суммада акча кертә аласыз. Ләкин бер үзенчәлек бар: әгәр сез каникуллар алганга кадәр күләмдә акча кертәсез икән, банк автоматик рәвештә финанс хәлегез яхшырган дип исәпләячәк һәм каникулларны туктатачак. Шуңа күрә, әгәр дә көтмәгәндә кулыгызга зур суммада акча керә, әмма керемнәрегез әлегә тотрыксыз булып кала икән, бу акчаларны каникуллар тәмамланганнан соң түләүләргә саклау хәерлерәк.

Каникуллар тәмамлангач, банк сезгә яңа түләү графигы бирәчәк, анда болар барысы да чагылыш табачак.


5. Каникуллар тәмамланды, ә проблемалар бетмәде. Каникулларны кабат алып буламы?

Кызганыч, әмма бер кредитка каникулларны бары бер генә тапкыр рәсмиләштерергә мөмкин. Ташламалы чорны озайтырга һәм сайлап алынган түләү күләмен киметергә дә ярамый. Шуңа күрә иң яхшысы алдан ук иң зур вакыт аралыгын һәм иң аз түләү күләмен күрсәтүегез хәерлерәк. Акча белән хәл бераз җиңеләйсә, яңа кыенлыклар туу очрагына салып куегыз.

Әгәр дә, кызганычка каршы, ярты ел эчендә дә проблеманы хәл итеп булмаса, башка ысулларны эзләгез – кайчагында банклар хәлгә керә һәм кредитны реструктуризацияли яки инде әлеге фатирны сатарга һәм бәләкәйрәген алырга туры киләчәк.


БЕЛЕШМӘ

Башкортстан ипотека кредитлавы күләме буенча әйдәүче ун төбәк исәбенә керә һем Идел буе федераль округында икенче урынны били.

2019 елның алты аенда республика халкы 37,4 миллиард сумлык 20,5 мең ипотека килешүе төзегән. Җәмгысы исә республика халкы ипотека кредитлары буенча 198,3 миллиард сум тиеш. Вакытында түләнмәгән ипотека кредитлары өлеше беренче яртыеллыкта 0,6 дәрәҗәсендә саклана.

Фото: Ачык чыганаклардан

Читайте нас: