Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
18 сентябрь 2019, 11:42

Прививка ясатырга вакыт!

Чишмә районында 6 сентябрьдә гриппка каршы прививка кампаниясе башланды.

Грипп вирусының нинди сөземтәләргә китерүе һәркемгә билгеле.

Чишмә үзәк район дәваханәсе табиб-эпидемиологы Наил Вәлиәхмәтов хәбәр итүенчә, 2019 елда район буенча 18400 кешегә прививка ясалырга тиеш, шуларның 590ы – медицина хезмәткәре, 930ы – мәгариф учреждениеләрендә эшләүчеләр, 5780е – 60 яшьтән өлкәнрәкләр, 3500е – хроник авырулары булганнар, 7100е – башка төрле хәвеф төркемендәгеләр, 100 – транспорт хезмәткәрләре, 60 – торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре, 80 – армия сафына алынучылар, 200 – студент, 40 – кошчылык фабрикасында эшләүчеләр, шулай ук бала көткән 20 хатын-кыз.13 сентябрьгә районда 5850 кешегә прививка ясалган.

Ә Чишмәдә яшәгән балаларга килгәндә исә, алты айдан алты яшькә кадәр 1500 сабыйга вакцина ясау планлаштырылган.

– Халыкның социаль якланмаган катламнарына «Совигрипп» вакцинасы ясау өчен федераль бюджеттан акча бүленә. Ә райондагы предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре үз акчалары исәбенә вакцина сатып алып хезмәткәрләренә прививка ясатырга тиеш, –дип ассызыклады Наил Мансур улы.

Ул шулай ук белем бирүче һәм мәктәпкәчә учреждениеләрдә эшләүче хезмәткәрләрнең кимендә 75%ына прививка ясалырга тиеш, ә район буенча халыкның 45%ына вакцина кадау планлаштырыла, дип билгеләде.
Читайте нас: