Парламентарийлар фикеренчә, әлеге чара безнең төбәктә һәм илебезнең башка субъектларында бал кортларының күпләп һәлак булуын туктатырга ярдәм итәчәк.
Ведомствода искә алып үтүләренчә, 2011 елда Рәсәй авыл хуҗалыгы күзәтчелеген әлеге өлкәдәге вәкаләтләрдән азат иткән «Пестицидлар һәм агрохимикатлар белән сак мөгамәлә итү турында»гы федераль законга үзгәрешләр кертелгән иде. Бу исә, үз чиратында, чит илдән үсемлекләрне химик эшкәртү чаралары кертелүгә тиешенчә контроль булмауга китерде.
– Шул сәбәпле тикшерелмичә кертелгән түбән сыйфатлы препаратлар күләме күбәйде, бу агымдагы елның җәендә Башкортстанда һәм илебезнең башка кайбер төбәкләрендә бал кортлары күпләп һәлак булуга китерде, – дип билгеләде Башкортстанның Дәүләт җыелышы рәисе Константин Толкачев. – Безгә, Рәсәйнең алдынгы бал җитештерү төбәге буларак, кичекмәстән чара күрү мөһим. Республиканың төп брендтан колак кагуына юл куярга ярамый.
Әмма пестицидларны чамасыз куллану аркасында, бал кортлары һәлак булуга караганда да, күңелсезрәк хәл сагалап торуы ихтимал. Ахыр чиктә басу-кырларга химия сибүгә контроль булмау кешеләр сәламәтлегенә зыян сала.
– Бу очракта аның тәэсире, бал кортларына кебек, тиз генә булмаса да, соңыннан тагын да яманрак нәтиҗәгә китерергә мөмкин, – дип кисәтте Константин Толкачев.
Исегезгә төшерәбез, бал кортларының күпләп һәлак булуы турындагы яңалык киңкүләм мәгълүмат чараларында июль аенда барлыкка килде. Республиканың Стәрлетамак, Дәүләкән, Илеш, Бәләбәй, Мәләвез, Гафури, Чакмагыш, Миякә һәм Кырмыскалы районнары фермерлары барыннан да күбрәк зыян күрде.
Илебезнең башка төбәкләрендәге аграрчыларны да бу проблема читләтеп үтмәде. Удмуртия, Мари иле, Липецк, Саратов, Ульяновск, Курск өлкәләре һәм Алтай крае зур югалту кичерде. Экспертлар фикеренчә, бал җыючы кортлар үлеменең төп сәбәбе – пестицидларны һәм гербицидларны чамасыз куллану. Рәсми мәгълүматлар буенча гына да быел Рәсәйдә өч миллионнан күбрәк умарта иле һәлак булган. Әлеге проблема федераль дәрәҗәдә дә бик күп тикшерелде.
– Әлеге мәсьәлә Дәүләт җыелышында көзге сессиядә, ведомствоара хезмәттәшлектә тикшереләчәк. Анда Авыл хуҗалыгы, Экология министрлыклары, Рәсәй кулланучылар күзәтчелеге, башка ведомстволар, умартачылар катнашачак, уртак тырышлык белән мөһим закон карарлары булдырылачак, – дип ассызыклаган социаль челтәрдә Константин Толкачев.