Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
10 сентябрь 2019, 16:38

Радий Хәбиров зур аерма белән алга чыкты

8 сентябрьдә Башкортстан Башлыгын сайлау үтте

8 сентябрьдә бөтен Рәсәй буенча төрле дәрәҗәдәге сайлау кампанияләре узды.

Башкортстанда сигез кандидат арасыннан төбәк башлыгы, шулай ук поселок һәм авыл Советлары депутатлары сайланды.

Тавыш бирү 3434 участокта үтте, Чишмә районында алар 54 булды. Быелгы сайлаудагы яңалыкларның берсе – сайлау участокларында эш сәгатен озайту: сайлаучылар иртәнге җидедән башлап кичке тугызга кадәр тавыш бирә алды.

Поселокның дүртенче мәктәбендә урнашкан 3360 санлы сайлау участогы ачылу белән сайлаучылар килә башлады. Участок сайлау комиссиясе рәисе Илмир Хәкимов смена алдыннан шикәр заводы хезмәткәрләре һәм иртән-иртүк эшли башлаучылар тавыш бирергә ашыга, дип аңлатты. Сайлауга килгән Надежда Соловьева да узып барышлый шуны раслады. «Эшкә китәр алдыннан кердем, ашыгам, соңга калмасам ярар иде», – диде ул.

Районның 27 сайлау участогында мобиль терапевт кабинетлары җәелдерелде: теләге булган һәркем үзенең гәүдә авырлыгын һәм буен үлчәтә алды, табиблар кан һәм күз басымын тикшерде, ЭКГ төшерде. Табиблар кабинеты буш тормады, очрактан файдаланып сәламәтлеген тикшертеп чыгарга теләүче тавыш бирергә килүчеләр әледән-әле керә тордылар.

Районның күп кенә сайлау участокларында концерт номерлары оештырылды, мәктәп укучылары эшләре күргәзмәсе тәкъдим ителде.

Промышленность урамында, урман хуҗалыгы бинасында урнашкан 3354нче участокта теркәлгән сайлаучы Әлфия Әминева сайлауга төштән соң килде.

– Иртәрәк тә килгән булыр идем, оныкларымны карадым. Җиде оныгым бар, мин бик бай картәни! – дип елмайды ул.

Арслан Мәдәният йортында урнашкан 3314нче сайлау участогында сайлаучыларның бик күп килүе күзәтелде.

– Безнең Арслан һәм Ирек авыллары кергән участок буенча республика башлыгын сайлауга килергә тиешле 666, авыл Советлары депутатларын сайлауга 670 сайлаучы теркәлгән. 14.30 сәгатькә 434 кеше, гомуми күләмнең 64,5 проценты тавыш бирде, – диде участок сайлау комиссиясе рәисе Альмира Галимова.

Сәламәтлек торышы буенча участокка килә алмаган һәм инвалид булган сайлаучыларга, шул исәптән 93 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Гаян Йосыповка участок сайлау комиссиясе әгъзалары тавыш бирү өчен күчмә тартма белән барган.
Безнең белешмә

9 сентябрь иртәсенә алынган мәгълүматлар буенча, Башкортстан Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров бюллетеньнәрнең 90,71 процентын эшкәрткәннән соң алда бара. Ул сайлаучыларның 81,97 процент тавышын җыйган. Икенче урында бик зур аерма белән КПРФтан төбәк башлыгы вазифасына кандидат Юнир Котлыгужин – 6,87%, арытаба ЛДПР вәкиле Иван Сухарев (4,62%). 8 сентябрьдә республика буенча сайлауга килүчеләр 70,35 процент тәшкил итте.
Читайте нас: