Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
8 сентябрь 2019, 17:02

Киң колачлы төзелеш һәм тәэсир иткеч нәтиҗәләр

Дүшәмбе, 2 сентябрьдә, Башкортстан Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров ил Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев үткәргән селектор киңәшмәдә чыгыш ясады.

Яңа уку елы башында сүз дәүләт проектларын тормышка ашыру барышында гомум белем бирү һәм мәктәпкәчә оешмалар төзү турында барды.

Киңәшмә видеоконференция форматында үтте һәм Мәскәү өлкәсенең Красногорски колледжы нигезендә оештырылган «IT-колледж» компетенцияләр үзәгеннән трансляцияләнде. Премьер-министр «Мәгариф» гомумдәүләт проекты кысаларында һәр баланың заманча мәктәптә бер сменада уку мөмкинлеге булсын өчен илдә колачлы төзелеш җәелдерелүен ассызыклады. Яңа уку елы башына 170тән артык яңа мәктәп үз ишекләрен ачты.

Радий Хәбиров республикадагы хәлләр белән таныштырды, трансляциягә ул Уфаның Дим бистәсендәге яңа мәктәпләренең берсеннән кушылды.

– Бу 1000 урынга исәпләнгән зур мәктәп. Ул республикада чит һәм туган телләр тирәнтен өйрәнеләчәк беренче полилингваль уку йорты булачак, дип карар кабул иттек.

Шуңа күрә бүген кәефебез күтәренке, – дип сөйләде төбәк җитәкчесе.

Аның сүзләренә караганда, «Мәгариф» гомумдәүләт проекты үсеш өчен яхшы мөмкинлек бирә.

– Республика тарихында бер ел эчендә 21 мәктәп һәм 21 балалар бакчасы булдырылганы юк иде. Әле менә шундый эш күләмен башкарабыз, – дип хәбәр итте Радий Хәбиров.

Дмитрий Медведев үз чиратында төбәк җитәкчесеннән шундый сүз ишетү күңелле, «дөресен әйткәндә, йөрәк сөенә», дип билгеләде.

– Күптән түгел Башкортстан кебек зур республикада да, Рәсәй Федерациясенең кечкенә субъектларында да моны күз алдына китереп булмый иде. Ә хәзер бу (Сез дөрес әйттегез) гомумдәүләт проекты ярдәмендә башкарыла, – дип билгеләде Хөкүмәт җитәкчесе.

Дмитрий Медведев хәбәр итүенчә, 2016 елдан 2021 елга кадәр яңа урыннар булдыру, өченче сменаны бетерү, авыл җирлегендә мәктәпләр төзү өчен төбәкләргә акча бүлү шартларында федераль бюджетта шактый күп – 200 миллиард сум тирәсе акча каралган. Шулар исәбенә 155 меңнән артык яңа урын булдырылган.

– 2019 ел ахырына кадәр тагын 200дән артык объект төзү көтелә, шуларның 67се федераль бюджеттан финанслана. Эшләр яхшы темпта бара, һәм яңа мәктәпләр төзү максатын алга куеп, шул рәвештә эшләүне дәвам итү мөһим, – дип ассызыклады Дмитрий Медведев.
Читайте нас: