Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
3 сентябрь 2019, 12:57

Мәктәптә телефон кирәкме?

Мәктәптә кесә телефоны кирәкме? Яисә мәгариф учреждениеләрен гаджетлардан азат итәргәме?

Соңгы вакытта илдә бу турыда бәхәсләр бара. Шул башлангычны яклаучылар да, аңа каршылар да бар. Әлеге мәсьәлә Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы – Корылтай депутатларын да игътибарсыз калдырмады, алар мәктәпләрдә кесә телефоннарын куллануны чикләү буенча тәкъдимнәр өстендә эшлиләр.

БР Дәүләт җыелышы – Корылтай Рәисе Константин Толкачев билгеләвенчә, күп кенә кешеләр, шул исәптән үсмерләр өчен кесә телефонына бәйлелек проблемага әйләнде, укучылар хәтта дәрестә дә телефоннарын кулдан төшермиләр.

– Нинди дә булса чикләүләр кертергә кирәк. Бу җәһәттән төрле фикерләр бар, әмма факт факт булып кала: смартфоннар балаларның игътибарын читкә җәлеп итә, материалны үзләштерергә комачаулый һәм уку барышының сыйфатын киметә, – дип ассызыклады Константин Толкачев. – Кесә телефоннарын куллануны бөтенләй тыярга ярамый, әмма нигезле чикләүләр кертергә мөмкин һәм кирәк.

Әлеге вакытта парламентарийлар уку йорты эчендә телефоннар куллануны регламентларга мөмкинлек биргән норматив документ өстендә эшлиләр. Бу мәсьәлә Башкортстан Республикасы Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров катнашлыгында Уфада үткән укытучыларның август киңәшмәсендә күтәрелде.

Әлеге вакытта мәктәпләрдә телефоннарны куллану мәсьәләсен көйләргә тырышу федераль дәрәҗәдә алып барыла: мобиль элемтәнең шәхси җайланмаларын куллану тәртибе турындагы методик тәкъдимнәр тикшерелә. Аерып әйткәндә, мөмкинлек булганда белем бирү барышында телефоннарны саклау урыннарын булдыру күздә тотыла.

Документка ачыклау язмасында гаджетларны иртә яшьтә куллана башлау һәм аларны куллануның озак вакытка сузылуы баланың психикасы бозылуга, аларның гиперактивлыгын көчәйтүгә, тиз ярсып китүчәнлек барлыкка килүгә, хәтерен һәм акыл эшчәнлеген киметүгә, аралашу сәләтен һәм йокысы бозылуга китерә, дип билгеләнә.

Хәвефсез Интернет лигасы мәгълүматларына ярашлы, балалар өч яшьтән смартфоннар куллана башлый, ә 11 яшьтә укучыларның 97 процентында гаджет бар.

Мәгариф министрлыгы, Рәсәй Мәгариф күзәтчелеге һәм Рәсәй Кулланучылар күзәтчелеге тарафыннан үткәрелгән җәмәгать фикерен сорашу нәтиҗәләре буенча, ата-аналар һәм укытучыларның якынча 90%ы һәм укучыларның 61%ы кесә телефоннарын дәрес барганда кулланылуын тыю яклы.

Шул ук вакытта дөньяның күп кенә илләрендә кесә телефоннарын файдалану тыела. Мәсәлән, Франция мәктәпләрендә телефоннар, планшетлар һәм смарт-сәгатьләрнең барлык төрләрен куллануны тыючы закон бар. Бельгиядә һәм Бөек Британиядә һәр мәктәп укучыларга кесә телефоннарын кулануны тыяргамы-юкмы икәнлеген шәхсән хәл итә.
Читайте нас: