Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
30 август 2019, 13:41

Радий Хәбиров: «Барлык йөкләмәләрне җентекләп гамәлгә ашырырга кирәк»

Мәскәүдә Рәсәй Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм Башкортстан Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның очрашуы үтте, аның барышында төбәкнең социаль-икътисади торышы тикшерелде.

Радий Хәбиров сүзләренә караганда, республикада төп күрсәткечләр буенча уңай алга китеш күзәтелә.

Сүз сәнәгать җитештерүе индексы, төзелеш секторы һәм хезмәт хакы турында барды. Төбәк җитәкчесе авыл хуҗалыгы турында сөйләгәндә объектив сәбәпләр аркасында элекке елларның бик үк уңышлы булмавын таныды. Агымдагы елда горурлану өчен нигез бар.

– Тәүге ярты еллыкта 100 процент дәрәҗәсенә чыктык, хәер, белүегезчә, республикада авыл хуҗалыгы тармагында куәт бик зур, әле инвесторлар килә, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Төбәк җитәкчесе демография күрсәткечләренә дә тукталды. Владимир Путин Башкортстанда балалар үлеменең тоташ ил буенча күрсәткечләрдән югарырак булуына игътибар итте. Радий Хәбиров хәлне яхшырту буенча эш алып барыла, дип хәбәр итте.

– Моңа аеруча игътибар итегез, – дип ассызыклады Владимир Путин. – Хатын-кызларга ярдәм итәргә, авыр мәлләрдә булышлык күрсәтергә кирәк. Чынлап та, сездә медицина начар түгел.

Радий Хәбиров инвестицияләр белән хәлләр турында сөйләгәндә мөһим саннарны атады – 113,6 процент.

Ул Владимир Путинга Франциянең зур «Savencia» компаниясе йомшак сыр җитештерү буенча гамәлгә ашырган кызыклы проект турында сөйләде.

– Әлеге вакытта безгә кызыксыну зур, һәм булган барлык мөмкинлекләрне файдаланабыз, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Ул Владимир Путинга күңелле яңалык турында хәбәр итте – 2021 елда республикада юниорлар арасында грек-рим, ирекле һәм хатын-кызлар көрәше буенча дөнья беренчелеге үткәреләчәге, әлеге вакытта Халыкара Федерациянең тиешле карары булуы турында әйтте.

Радий Хәбиров республика Хөкүмәтендә үткән оператив киңәшмәдә ил Президенты белән очрашуы турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, сөйләшү файдалы һәм нәтиҗәле булган, Башкортстан өчен күп кенә көнүзәк темаларны тикшерүгә ирешелгән.

– Без фәнни-белем бирү үзәге, кампус мәсьәләләре, федераль университет темасына кагылган гомуми карашлар турында сөйләштек. Президент та кирәкле йөкләмәләр бирде. Эшләрнең ничек алга таба баруы үзебезгә бәйле булачак, – дип йомгак ясады Радий Хәбиров. – Шулай итеп, бу юнәлешләрне күтәреп алырга һәм алар өстендә эшләргә кирәк. Яткан таш мүкләнә, йөргән таш шомара, диләр. Шуңа күрә барлык йөкләмәләрне дә җентекләп гамәлгә ашырырга кирәк.
Читайте нас: