Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
27 август 2019, 14:20

Территориаль сайлау комиссияләрендә – видеокүзәтү

8 сентябрьдә, республика Башлыгын сайлауда тавыш бирү көнендә, Уфаның 410 участок сайлау комиссиясендә һәм 69 территориаль сайлау комиссиясендә видеокүзәтү системасы эшләячәк.

Аларның барысы да эшләтеп, тикшереп каралган. Бу турыда республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Илона Макаренко «Голос» сайлаучылар хокукларын яклау хәрәкәте вәкилләре белән очрашуда сөйләде дип хәбәр итә «Башинформ» МА. Аның сүзләренә караганда, әлеге вакытта Рәсәйдә сайлаулар кагыйдә бозып һәм административ көч кулланып уза дигән ялгыш фикерне кире кагу мөһим. Иң мөһиме – теләсә кайсы дәрәҗәдәге сайлаулар гамәлдәге закон кысаларында һәм ачыктан-ачык үтәргә тиеш. Үзәк сайлау комиссиясе рәисе участок һәм территориаль сайлау комиссияләре муниципалитетлар хакимиятләре белән тыгыз бәйләнештә эшли, алар сайлау комиссияләрен тавыш бирү өчен бина белән тәэмин итә, дип билгеләде.

«Халык арасында абруй казанган, кешеләр хөрмәт иткән шәһәр яки район башлыгы гражданлык позициясе күрсәтергә һәм тавыш бирүдә катнашырга өндәсә, бернинди начарлык та юк. Иң мөһиме бу күрсәтмә бирү төсмерендә булмасын, безнең комиссия моңа юл куймаячак», диде Илона Макаренко.
Читайте нас: