Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
25 август 2019, 16:38

Яңа уку елында укучыларны нинди яңалыклар көтә?

Хәзер инвестицияләр турында сөйләү модада.

Һичшиксез, киләчәккә төп инвестиция ул – мәгариф. Һәм бу нәкъ беренче чиратта тәртип урнаштырылырга тиешле өлкә. Быелгы август киңәшмәсендә сүз шул хакта барды.
1) Биш көнлек уку атнасы

Күпсанлы реформалар һәм йөкләнешләр мәктәпнең баланың барлык буш вакытын алуга, бәхетле балачак өчен урын калдырмауга китерде. Ел башында республика Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров барлык мәктәпләргә дә биш көнлек эшкә күчәргә тәкъдим итте һәм җәмәгатьчелек бу башлангычны хуплап каршы алды. Мәктәпләрнең бер өлеше – дүртенче чиректән үк яңа режимга күчте, калганнары яңа уку елыннан күчәчәк.

– Иманым камил, без дөрес юнәлештә барабыз. Моны баланың мәктәптән тыш, мәсәлән, спорт белән шөгыльләнергә, түгәрәкләргә йөрергә, әти-әнисе, дуслары белән аралашырга мөмкинлеге булсын дип эшлибез. Ахыр чиктә, бер көн урынына ике көн туйганчы йоклау да бик мөһим, балалар сәламәт һәм бәхетле булсын өчен, – диде республика җитәкчесе. – Шул ук вакытта укытучыларның хезмәт хакы кимемәячәк, элеккечә калачак.
2) Полилингваль мәктәпләр

Башкортстанда заманча полилингваль мәктәпләр ачыла. Аларда укыту урыс, башкорт, татар, инглиз һәм башка телләрдә алып барылачак. Сентябрьдә Уфада беренче ике полилингваль мәктәп – 44нче һәм «Яркий» бистәсендә урнашкан 162нче «Смарт» мәктәпләре ачылачак. Ә республика буенча алар барлыгы 14 булачак.

– Әлеге 14 гимназия безнең мәгариф локомотивына әверелергә тиеш, – диде Радий Хәбиров. – Ягъни аларга кадрлар, методикалар, эчтәлекле эштән башлап булган барлык яхшы тәҗрибәләрне да җәлеп итәргә кирәк. Мәктәпләрне тәмамлаучыларыбызның көндәшлеккә сәләтле булуын телибез: чит телдә яхшы сөйләшсеннәр, физик яктан нык булсыннар, әйтик, Мәскәү укучылары кебек күпкырлы булсыннар. Безгә шундый булырга кирәк.
3) Ремонтка бер миллиард сум

– Башкортстан мәктәпләрне капиталь төзекләндерү эшен сизелерлек җанландырды. Быел 111 объект ремонтланды, бер миллиардтан артык акча бүлеп бирелде, – дип язган Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге битендә.

Бу акчалар шул исәптән мәктәпләргә керү юлларын яктырту һәм авыл мәктәпләрендә җылы бәдрәфләр урнаштыру өчен тотынылды.

– Без гади карар кабул иттек: 1 сентябрьгә җылы бәдрәфе булмаган мәктәп калмый. Мин болай дидем: җылы бәдрәф эшли алмыйсыз икән, мәктәпне сүтегез, яңасын төзербез. Бу безнең иң элек гади, беренчел бурычларны үтәргә өйрәнергә тиешлекнең ачык күрсәткече. Аннары инде арытаба хәрәкәт итәргә, – диде Радий Хәбиров.

Быел барлыгы 6501 урынга исәпләнгән 21 мәктәпне файдалануга тапшыру планлаштырыла, шуларның 10сы 1 сентябрьгә ачылачак.

Республика зур гына сумманы уңайлы мохит булдыруга юнәлтте. 12 коррекцион мәктәптә хезмәт кабинетлары яңартылды, 44 авыл мәктәбендә спорт заллары ремонтланды һәм яңа инвентарь сатып алынды.
4) Барлык җитешсезлекләрне бетерергә

Республика җитәкчесе Радий Хәбиров күрсәтмәсе буенча, барлык мәктәп җитәкчеләре тикшерүче оешмалардан дәгъвалар язылган «кызыл бит» алды. Сер түгел, һәр күзәтчелек һәм тикшерүче структураның укучыларның хәвефсезлеген тәэмин итү мәсьәләләренә бәйле бик күп дәгъвалары бар. 20 августтан соң иң зур хилафлыкларга юл куйган ун муниципалитет җитәкчесен җитди сөйләшүгә чакырачаклар, анда мактамаячаклары көн кебек ачык. Ә 1 сентябрьгә барысы да мәктәпләрдә һәм мәктәп яны территориясендә юл тамгалары, җәяүлеләр кичү урыны, билгеләр, светофорлар, яктырту һәм башкалар буенча тулы тәртип урнаштырырга тиеш.
5) Туклануга яңа таләпләр

Быелдан укучыларның көнкүреш ихтыяҗларына аерым игътибар биреләчәк.

– Мәктәптә туклану – без бик җитди шөгыльләнәчәк төп мәсьәләләрнең берсе. Моңа безнең балаларыбызның сәламәтлек торышы бәйләнгән һәм, кызганычка каршы, кайбер балалар өчен мәктәптәге кайнар ризык – тәмле ашау өчен бердәнбер мөмкинлек, – диде республика җитәкчесе.

Хәзерге вакытта 1–4 сыйныф укучылары өчен мәктәптә түләүсез туклану мөмкинлеге булдыру карала. Төбәк Финанс министрлыгыннан белдерүләренчә, бу максатларга ел саен 1,5 миллиард сум таләп ителәчәк. Моннан тыш, бөтенесе өчен бердәм меню булдыру һәм мәктәпләр өчен ризык әзерләүче предприятиеләргә дәүләт контроле мәсьәләсе турында фикер алышулар бара.

2024 елга кадәр проектны гамәлгә ашыру өчен Башкортстан 17,5 миллиард сум сарыф итәчәк.
Ә ил буенча Владимир Путин тарафыннан расланган гомумдәүләт проектының гомум бюджеты – 784,5 миллиард сум.


Радий Хәбиров, Башкортстан Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы:

— Президентыбыз игълан иткән гомумдәүләт проектлары, асылда, реформалар, үсеш өчен уникаль мөмкинлек бирә. Без аның бөтен положениеләрен үтибез. Барысы да яхшы. Бер генә мисал китерәм. Күз алдына китерәсезме, быел без 21 мәктәп һәм 21 балалар бакчасы ачабыз. Беркайчан да болай булганы юк иде. Әйе, ихтыяҗ зур, без киләчәктә дә күбрәк төзеячәкбез, шулай ук республика бюджеты исәбенә.




Ата-аналар беренче сыйныфта укучы балага ничек ярдәм итә ала?


Психолог Елена Садыйкова унбер төп кагыйдә билгеләде:


Дөрес мактау

Укучыны сыйфат өчен түгел, ә тырышлык өчен бүләкләргә кирәк. Шулай итеп, сез аны хезмәт сөюгә һәм үз өстендә эшләүгә дәртләндерәчәксез. Дөрес түгел: «Син нинди акыллы». Дөрес: «Синең инглиз телең яхшырды. Афәрин, бик озак шөгыльләнгәнең күренеп тора!».
Баланы түгел, ә гамәлләрне бәяләү

Мәктәптә ярамаган эш кылмыйча булмый инде ул. Хәтта балагыз бер партада утырган күршесенә китап белән сукса да, бу аңа: «Син начар (явыз, нормаль түгел)» дип әйтергә сәбәп

булырга тиеш түгел. Хәлне шәхескә күчермичә генә тикшерергә кирәк: «Бу бик каты мөгамәлә, малайның башы авырткан».
Отылырга өйрәтү

Баланың укуында хаталар һәм ялгышлыклар булачак. Мәктәптәге уңышсызлыкларның һәлакәт түгеллеген түземлек белән аңлатыгыз. Гаиләдә аны билгеләр өчен түгел, ә болай гына яратулары турында белдерегез.
ӘГӘР ДӘ БАЛАГЫЗ БЕРЕНЧЕ СЫЙНЫФ УКУЧЫСЫ ИКӘН

Мөмкин кадәр күбрәк игътибар бирергә

Бала өчен мәктәп – җитди стресс. Бер көнне барысы да үзгәрә: озын дәресләрдә утырырга, белемең өчен җаваплылык тоярга, таныш булмаган коллектив белән мөнәсәбәтләр корырга, укытучыга күнегергә кирәк. Бу чорда ата-аналарга бала белән мөмкин кадәр күбрәк аралашу зарур. Мөмкинлек булса, эштә ял алырга кирәк.
Уку белән кызыксынуны арттырырга

Кече мәктәп яше – бала үзенә кызык булган өчен укыган бердәнбер чор. Беренче сыйныф укучысының кызыксынучанлыгын дәртләндерегез. «Ни өчен?», дигән барлык сорауларына җавап табарга тырышыгыз. Үзегез дә белмисезме? Зыян юк, энциклопедияне бергә укыгыз.
Мәктәпкә уңай карашта булырга

Мәктәп турында сөйләгәндә, никадәр ешрак елмайсагыз, бала аңа шулкадәр яхшырак мөнәсәбәттә булачак һәм парта артында да шулкадәр теләбрәк утырачак.
Укытучыларны хөрмәт итәргә

Башлангыч сыйныф укучылары өчен укытучы бик мөһим кеше. Әйе, сез һәрвакыт бала ягында булырга тиеш, әмма шулай да беренче сыйныфта укучы балада эчке конфликтны булдырмас өчен педагогны ихтирам белән телгә алырга тырышыгыз. Әти белән әни бер-берсе турында начар сөйләсә, бала җәфа чиккән кебек, әти-әниләре беренче укытучыга илтифатсызлык күрсәтсә дә, шундый ук хәл күзәтеләчәк.
Шартлар тудырырга һәм... комачауламаска

Исегездә тотыгыз, кирәгеннән артык хәстәрлек күрү игътибар җитешмәү кебек үк зыянлы. Бала өчен дәрес хәзерләп һәм аның портфелен җыеп, сез мөһим күнекмәләр формалашуына аяк чаласыз. Ата-аналарның бурычы – бала үзенең мөстәкыйльлеген һәм оешканлыгын күрсәтә алырлык шартлар тудыру.
ӘГӘР БАЛА ӨЛКӘНРӘК БУЛСА

Җәйгә бирелгән эшләрдә ярдәм итәргә

Август – җәйгә биремнәр турында искә төшерү вакыты да. Бу җиңел булмаган эштә балага басым ясамый гына ярдәм итәргә тырышыгыз. Ләкин булышуны өй золымы белән бутамагыз. Сез төшке аш вакытында Толстой тормышыннан кызыклы фактлар турында сөйләшергә, бергәләп аның турында фильм карарга яисә балага китап уку планын төзергә ярдәм итә аласыз. Исегездә тотыгыз, сезнең бурыч – теләсә нинди юл белән мәҗбүр итү түгел, ә кызыксындыру.
Күнегүләр режимы

Уку башланырга ике-өч атна кала сентябрьдә кирәк булган вакытта уяна һәм ята башлау хәерле. Моны мәктәп укучысыннан гына таләп итмичә, бөтен гаиләгез белән бергә эшләсәгез яхшырак булачак.
Бергәләп максатлар билгеләү

«Эшлекле сезон»га бергәләп максатлар билгеләргә тәкъдим итегез (бала өлкәнрәк булган саен бу сүз мөһимрәккә әйләнә бара). Сез үзегезнекеләрне, бала үзенекен язсын. Мәсәлән: инглиз телендә китап укырга, мәктәп чарасында эстрада номеры белән чыгыш ясарга, елны «өчле»ләрсез тәмамларга. Һичшиксез, бу әһәмиятле мизгелне билгеләп үтегез: кафега яки кинога барыгыз.
Читайте нас: