Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
23 август 2019, 14:57

Тавыш бирергә кил

Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясенең «Барыгыз да сайлауга» бәйгесендә 128 кеше, шул исәптән балалар катнашты.

Ю. Светлов


Бер ай дәвамында ведомствога 150дән артык эш җибәрелде. Иң яхшы рәсемнәр сайлаучыларны 2019 елның 8 сентябрендә сайлау участогына килергә һәм республика Башлыгы һәм депутатлар вазифасына үзләре теләгән кандидатлар өчен тавыш бирергә өндәп шәһәрләргә һәм районнарга җибәрелде. БР Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, Башкортстанда яшәүчеләрнең 62 эше төрле яшь категорияләрендә: 14 яшькә кадәр, 14тән 18 яшькә кадәр һәм 18дән өлкәнрәкләр – призлы урыннар алдылар. Җиңүчеләр арасында 49 яшьлек уфалы, башкаланың Киров районының Аталар советы рәисе Азамат Юлбарисов та бар. Ул башлангыч сыйныфлардан ук рәсем ясау белән мавыга, эшләрендә күбесенчә пейзажларга өстенлек бирә.

«Без сайлау һәм Башкортстан оештырылуның 100 еллыгы темаларын ничек тә булса бәйләргә теләдек», дип фикере белән уртаклашты А. Юлбарисов.

Читайте нас: