Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
17 август 2019, 15:12

Сайлауларда ничек мобиль рәвештә тавыш бирергә?

Сайлау вакытында үзең булган урын буенча тавыш бирү яисә «Мобиль сайлаучы» технологиясе сорауларда һәм җавапларда

2019 елның 24 июленнән «Мобиль сайлаучы» механизмы эшли башлады, ул федераль һәм төбәк сайлауларында исәптән төшерү таныклыгы системасын алыштырды һәм шул вакытта булган урын буенча тавыш бирү процедурасын уңайлырак итте. Ул шул вакытта булган урын буенча сайлаучылар исемлегенә кертү турында гариза бирелгән очракта, теркәлү урынына бәйсез рәвештә, үз сайлау округың чикләрендә тавыш бирү мөмкинлеге бирә.

1. Сайлаучыларның нинди категорияләре өчен шул вакытта булган урын буенча тавыш бирү актуаль?

«Мобиль сайлаучы» механизмы белән 2019 елның 8 сентябрендә теркәлгән урында түгел, ләкин Башкортстан Республикасы территориясе чикләрендә булган гражданнар файдалана ала. Болар:

– командировкага китүчеләр;

– икенче шәһәрдә белем алучылар;

– дәваханәгә ятарга планлаштыручылар;

– ялга китүчеләр;

– теркәлгән урын буенча яшәмәүчеләр;

– биналары азмобильле сайлаучылар өчен җайланган (керү һәм җәяүлеләр юллары уңайлы, шәхси автотранспорт кую өчен махсус урыннары булган, тавыш бирү өчен бүлмәләр бинаның беренче катында урнашкан яисә киң ишекле лифтлары, пандуслар, түшәмәләр белән җиһазландырылган, тактиль күрсәткечләр куелган, тиешенчә яктыртылган) башка сайлау участогында тавыш бирергә теләүчеләр.

2. Башкортстан Республикасында нинди дәрәҗә сайлауларда «Мобиль сайлаучы» механизмы белән файдаланырга мөмкин?

2019 елның 8 сентябрендә Бердәм тавыш бирү көнендә сайлаучы шул вакытта булган урыны буенча тавыш бирә ала:

*Башкортстан Республикасы Башлыгын сайлауларда — Башкортстан Республикасы чикләрендә теләсә нинди сайлау участогында;

*бермандантлы сайлау округлары буенча Башкортстан Республикасының Дәүләт җыелышы – Корылтай депутатларын өстәмә сайлауларда – үз сайлау округың чикләрендә теләсә нинди сайлау участогында. Дәүләт җыелышы – Корылтай депутатларын өстәмә сайлаулар ике бермандатлы округта – 9 санлы Октябрь округында (Уфа шәһәр округының Октябрь районы) һәм 16 санлы Комсомольский округында (Нефтекама шәһәр округы) үтә.

3. Гаризаны кайда һәм кайчан тапшырырга мөмкин?

2019 елның 24 июленнән 4 сентябренә кадәр шул вакытта булган урын буенча сайлаучылар исемлегенә кертү турында гаризаны түбәндәге комиссия-учреждениеләргә бирергә мөмкин:

— Башкортстан Республикасы территориясендәге 69 территориаль сайлау комиссиясенең теләсә кайсына,

— Башкортстан Республикасы территориясендәге дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүче Күп функцияле үзәкләрнең 97 филиалы һәм бүлекчәсенең теләсә кайсына,

— Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында (ЕПГУ) — «Дәүләт хезмәтләре» порталында исәп язмасы булганда.

Ә 28 августтан 4 сентябрьгә кадәр гаризаны республиканың 3397 участок сайлау комиссиясенең теләсә кайсына бирергә мөмкин.

Рәсәй Федерациясе гражданины паспорты белән шәхсән югарыда күрсәтелгән гариза кабул итү пунктларына мөрәҗәгать итәргә һәм 2019 елның 8 сентябрендә тавыш бирергә планлаштырган сайлау участогын күрсәтергә кирәк. Андый сайлау участогы адресын Рәсәй Үзәк сайлау комиссиясенең www.cikrf.ru сайтында Рәсәй Федерациясенең «ТИК и УИК на карте России» сайлау инфраструктуралары объектлары интерактив картасын файдаланып табарга мөмкин. Башкортстан Республикасының Үзәк сайлау комиссиясе сайтында яшәгән урын адресы яисә сайлау участогы номеры буенча аерым сайлау участогын табарга ярдәм итүче «Үз участогыңны тап!» сервисы эшли. Күрсәтелгән сайтларга мөрәҗәгать итү мөмкинлеге юк икән, сайлау участогын эзләргә гариза кабул итү пункты операторы ярдәм итәчәк. Гариза тапшырылганнан соң сайлаучыны теркәлгән урын буенча сайлау участогы сайлаучылары исемлегеннән төшерәләр һәм шул вакытта булган урын буенча сайлау участогы сайлаучылары исемлегенә кертәләр. Гаризада сайлаучының паспорт мәгълүматлары күрсәтелә. Гаризаларны кабул итү пункты операторы мәгълүматларны тикшерә һәм гаризаны терки, аның төп өлешен гаризалар кабул итү пунктында калдыра, ә ертып алына торган талонны сайлаучыга бирә. Бу талонда сайлау участогы номеры һәм адресы күрсәтелә, 2019 елның

8 сентябрендә сайлаучы шунда тавыш бирә ала. Гариза бер тапкыр гына бирелә. Гражданин берничә гариза тапшыра икән, аларның беренчесе генә законлы дип исәпләнә. Калганнары, соңыннан бирелгәннәре, исәпкә алынмый.

4. Хәл-шартлар үзгәрсә – гариза тапшырылган, әмма сәфәр, командировка булмый калган.

Яңа урынга барып җитмәдем, ә үз участогымнан «сызып ташладылар»?

Бу очракта үз сайлау участогыңа килергә кирәк. Ләкин тавыш бирү механизмы бераз катлауланачак – тиешле тикшерү үткәннән соң гына тавыш бирергә мөмкин булачак.

Моңа кадәр планлаштырган участогында тавыш бирмәгәнлеге расланса гына, гражданин биредә сайлый алачак. Бу фактны

Үзәк сайлау комиссиясе сайлаучы мөрәҗәгать иткәннән соң ике сәгать эчендә ачыкларга тиеш.

Гражданинны яшәгән урыны буенча сайлаучылар исемлегенә яңадан кертсеннәр өчен янә паспорт яисә аны алыштыручы документ күрсәтергә кирәк булачак.

5. Гариза 4 сентябрьгә кадәр тапшырылмаса яисә командировкага чыгу зарурлыгы 4 сентябрьдән соң гына туса, нишләргә?

Сайлаучы 24 июльдән 4 сентябрьгә кадәр территориаль яисә участок сайлау комиссияләренең гаризаларны кабул итү пунктлары, Күп функцияле үзәкләр яисә Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза тапшырмаса, 5–7 сентябрьдә, 14 сәгатькә кадәр теркәлгән урын буенча участок сайлау комиссиясенә бу вакытта булган урын буенча сайлаучылар исемлегенә кертү турында махсус гариза тапшыра ала. Махсус гариза сайлаучыда кала һәм сайлау көнне ул тавыш биргән сайлау участогында аннан алыначак. Ялганнан саклану максатында махсус гаризага аерым саклану билгесе – марка ябыштырылган.

6. Сайлаучы беркайда да теркәлмәгән очракта нишләргә, кайда тавыш бирергә мөмкин?

Рәсәй Федерациясе чикләрендә теркәлмәгән гражданнар 2019 елның 8 сентябрендә Башкортстан Республикасы Башлыгы сайлауларында 119 санлы сайлау участогында (участок сайлау комиссиясе адресы: Уфа шәһәре, Посадская урамы, 26) тавыш бирә ала.

7. 2019 елның 8 сентябрендә цифрлы сайлау участокларында сайлаучыларның нинди категорияләре тавыш бирә ала?

2019 елның 8 сентябрендә цифрлы сайлау участоклары Мәскәү шәһәре территориясендә генә кулланылачак. Анда Бердәм тавыш бирү көнендә җиденче чакырылыш Дәүләт думасы депутатларын өстәмә сайлаулар һәм Рәсәй Федерациясе субъектларының югары вазифалы кешеләрен сайлаулар үткән Рәсәй төбәкләрендә яшәүчеләр тавыш бирә ала.

Башкортстан Республикасында 2019 елның 8 сентябрендә Башкортстан Республикасы Башлыгын сайлаулар үтәчәк.

Цифрлы сайлау участогында тавыш бирү өчен түбәндәгеләр таләп ителә:

— Башкортстан Республикасы чикләрендә яшәгән урын буенча теркәлү;

— Дәүләт хезмәтләре порталы аша (моның өчен порталда расланган исәп язмасы булырга тиеш) санлы сайлау участогындагы сайлаучылар исемлегенә кертү турында гариза бирү;

— Бердәм тавыш бирү көнендә Мәскәү шәһәре территориясендә оештырылган үзегез сайлаган цифрлы сайлау участогында тавыш бирү.

Сайлаучы тарафыннан гариза 2019 елның 24 июленнән 4 сентябренә кадәр «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы» – ЕПГУ федераль дәүләт мәгълүмат системасын файдаланып электрон төрдә тапшырыла. Ягъни цифрлы сайлау участогы эше схемасы «Мобиль сайлаучы» технологиясе кебек үк, аерма фәкать шунда: гариза «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша гына бирелә ала.

Сайлаучы ЕПГУ системасын файдаланып тапшырган гаризасын тавыш бирү көненә өч көн кала – 2019 елның 4 сентябрендә Мәскәү вакыты белән 24.00 сәгатьтән дә соңламыйча кире алырга хокуклы. Бу очракта ул яшәгән урыны буенча сайлаучылар исемлегеннән төшереп калдырылмый.

Цифрлы участокта тавыш бирү процедурасы гади генә. Тавыш бирү көнендә гражданин 30 цифрлы участоктан үзе сайлаганына килеп, паспортын күрсәтә, аның актив сайлау хокукын тикшергәннән соң комиссия әгъзасы аңа тавыш бирү җайланмасы белән куллану өчен карточка бирә. Аңа әлеге сайлаулар буенча электрон бюллетень бирелә. Сайлаучы тавыш бирә.

2019 елның 8 сентябрендә Мәскәүдә оештырылачак цифрлы сайлау участоклары исемлеге белән Рәсәй Үзәк сайлау комиссиясе һәм Башкортстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе сайтларында танышырга мөмкин.

Цифрлы участокта тавыш бирү тәртибе һәм кагыйдәләре һәм сайлауларда катнашуга бәйле башка сораулар буенча консультацияне түбәндәге телефоннарга шалтыратып алырга мөмкин:
Рәсәй Үзәк сайлау комиссиясенең «Кайнар элемтә» мәгълүмат-белешмә үзәге: 8-800-347-00-11.
Башкортстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең «Кайнар элемтә» телефоны: 8-800-347-54-54.
Шалтырату бушлай.
Читайте нас: