Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
16 август 2019, 13:05

Хоспис төзелешенә Американың «Brazzaville» төркеме ярдәм итәчәк

Республикада тәүге хоспис барлыкка киләчәк, ул Уфада урнашачак, анда балаларга 20 һәм өлкәннәргә 30 урын булачак.

Әлеге вакытта аны төзү өчен хәйрия акчасы җыела. Ярдәм көтелмәгән яктан да килә. Мәсәлән, Американың «Brazzaville» инди-рок төркеме җитәкчесе Дэвид Артур Браун 18 августта Уфада медико-социаль учреждение төзелешенә ярдәм итү өчен хәйрия концерты үткәрү турында игълан итте. Музыкантлар гонорарсыз чыгыш ясаячак, билетлар сатудан кергән барлык табыш хоспис төзүгә акчалар җыелучы «Иман» фонды исәбенә күчереләчәк, дип хәбәр итә «Башинформ».

Концерт 18 августта «Уфа утлары» күңел ачу комплексында булачак. Анда башкаланың «Йөрәк» төркеме дә чыгыш ясый.

Дэвид Артур Браун хәйрия акчасы җыю турында дусларыннан ишетеп белгән, һәм республика башкаласына фестивальгә килергә җыенгач, читтә калмаска һәм изге эш эшләргә булган. Аның сүзләренә караганда, хосписны дәүләт исәбенә салу аның төзелешен озакка сузарга мөмкин. Уфа әлеге вакытта авыр чирле өлкәннәр һәм балалар өчен шундый паллиатив учреждение булмаган бердәнбер зур шәһәр.

Хоспис төзү турындагы карар Башкортстан Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров «Вера» хосписларга хәйрия ярдәме фондын оештыручы, Мәскәүнең күп профильле паллиатив ярдәм үзәге директоры, гомумрәсәй халык фронтының үзәк штабы әгъзасы Анна (Нюта) Федермессер белән очрашканнан соң хәбәр ителде.

– Башкортстандагы бу учреждение Рәсәйдә хәйрия акчасы җыеп төзелгән икенче хоспис булачак, бу аны проектлау этабында ук күп хаталарны булдырмаска мөмкинлек бирәчәк. Ул илдәге барлык тәҗрибәне куллануның уникаль мөмкинлеге, – дип ассызыклады Нюта Федермессер.

Аның сүзләренә караганда, хоспис, барыннан да элек, дәвалап булмый торган авырулар янәшәсендәге кешеләр – аларның гаиләләре һәм туганнары өчен төзелә. Бу хәйриячеләрне, җәмәгать эшмәкәрләрен, билгеле шәхесләрне җәлеп итүче бер-дәнбер медико-социаль учреждение.

Очрашудан соң Радий Хәбиров хоспис төзелешенә акча җыю турында игълан итте. Социаль челтәрләрдә ул хоспис үз эшен 2020 елның ахырына кадәр башларга тиеш, дип белдерде.

«Бу безнең республикада яшәүче тормышта уңышка ирешкән халыкның намусын сынау. Әйдәгез, бергәләп, кем күпме булдыра ала өлеш кертик», – диде Радий Хәбиров.

Аның сүзләренә караганда, акчаның бер өлеше җыелган һәм проектлаштыруга керешергә мөмкин.

«Башкортстанда 643 бала көн саен авыр чир белән көрәшә. Асылда исә алар тормышындагы һәркөн үлемнән йолып алына... Ә авыр чирле өлкәннәр тагын да күбрәк. Аларга бераз булса да ярдәм итәрдәй урын – ул хоспис. Биредә аларга мөһим ярдәм күрсәтелер, һәм алар уңайлы шартларда туганнары һәм якыннары белән була алыр иде», – дип язган Радий Хәбиров.
Читайте нас: