Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
14 август 2019, 13:54

Авызлыкта һәм бәйдә булырга тиеш

Премьер-министр Дмитрий Медведев тарафыннан кеше өчен куркыныч булган этләр исемлеге расланды.

Исемлектә акбаш, Америка бандогы, Бразилия бульдогы, питбультерьер, стаффордшир терьеры, гульдог, бордос догы, булли кутта, бультерьер, бурбуль, волкособ (бүре гибриды), питбульмастит, доберман, кавказ овчаркасы, ротвейлер һәм башкалар бар. Бу этләрдә «агрессия һәм көч сыйфатлары генетик яктан билгеләнгән».

2020 елның 1 гыйнварыннан Федераль законның 13нче маддәсенең 6нчы пункты үз көченә керә, аңа ярашлы потенциаль куркыныч булган бу токым этләрне урамда авызлыксыз һәм бәйсез йөртү тыела. Куркыныч эт махсус койма артында гына авызлыксыз йөри ала. Бу очракта керү юлында кисәтү язмасы булырга тиеш.
Читайте нас: