Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
12 август 2019, 14:16

Сайлау бюллетеньнәре турында мәгълүмат

Тавыш бирү-2019

Агымдагы елның 8 сентябрендә үтәчәк Башкортстан Республикасы Башлыгын сайлауда 3 054 003 бюллетень, шул исәптән КОИБ (сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплексларын) кулланып тавыш бирү өчен 354 850 бюллетень ясалачак.

Территориаль сайлау комиссияләре заявкалары буенча бюллетеньнәрнең бер өлешен рус/башкорт һәм рус/татар телләрендә – чагыштырмача 398 300 һәм 205 503 данә эшләячәкләр, дип аңлаттылар республиканың Үзәк сайлау комиссиясендә.

БР Үзәк сайлау комиссиясе карарына ярашлы, республика Башлыгын сайлауда тавыш бирү өчен бюллетеньнәр 30 августтан да соңга калмый эшләнергә тиеш. Бюллетеньнәр 6 сентябрьдән дә соңламый законда билгеләнгән тәртиптә участок сайлау комиссияләренә тапшырылачак. Сайлау участогындагы бюллетеньнәр саны әлеге сайлау участогында теркәлгән сайлаучылар саныннан 0,5 процентка артып китә алмый, һәм бюллетеньнәр тапшырылган көнгә сайлау участогындагы сайлаучылар исемлегенә кертелгән кешеләр саныннан 70 проценттан кимрәк тәшкил итә алмый. Участокта сайлаучыларның күп булуы көтелсә, бюллетеньнәр саны комиссия карары белән арттырыла ала.

Участок сайлау комиссиясенә китерелгән барлык бюллетеньнәрнең уң ягында, өске уң почмакта участок комиссиясенең ике әгъзасының имзасы куела һәм участок сайлау комиссиясе мөһере сугыла.

Һәр сайлаучы тавыш бирүдә катнашу өчен бер бюллетень ала. Сайлау көнендә бер участокта берничә тавыш бирү үткәрелгән очракта сайлаучы һәркайсы өчен аерым бюллетень ала. 8 сентябрьдә үтәчәк бердәм тавыш бирү көнендә республиканың кайбер төбәкләрендә берничә тавыш бирү үткәреләчәк. Мәсәлән, Нефтекама шәһәрендә яшәүчеләр үз участокларында республика Башлыгы вазифасына кандидат, БР Дәүләт җыелышы – Корылтайга 16нчы Комсомол сайлау округы буенча депутат һәм 9нчы бер мандатлы сайлау округы буенча Нефтекама шәһәр округы Советына депутатлыкка кандидатларга тавыш бирү өчен берьюлы өч бюллетень алачаклар.
Читайте нас: