Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
11 август 2019, 13:26

Иске машиналарга йорт алдында урын юк

Башкала халкы һәм кунаклары йорт алларында тутыгып ятучы ташландык машиналарга күптән күнеккән инде, бу Чишмә өчен дә таныш күренеш.

Башкала халкы һәм кунаклары йорт алларында тутыгып ятучы ташландык машиналарга күптән күнеккән инде, бу Чишмә өчен дә таныш күренеш.

Узган җәй Төзелеш урамындагы бер йорт алдында дүртенче модельдәге номерсыз иске «ВАЗ» машинасы барлыкка килде. Тәүдә бу машина әлеге йортта яшәүчеләрдә дә, үтеп-сүтеп йөрүчеләрдә дә кызыксыну тудырмады, ә күпмедер вакыттан соң анда балалар уйный башлады. Малайлар рулен әйләндерде, шап-шоп ишеген ачып япты, бер сүз белән әйткәндә, машинадан уенчык ясады. Тик машина хуҗасыз түгел иде. Берничә айдан соң транспорт чарасы юкка чыкты, ул кайда булгандыр, чүплеккә ташлангандырмы, берәрсенә кирәге чыккандырмы, билгесез.

– Машина юлны капламаса һәм чәчәк түтәлендә яки балалар мәйданчыгында булмаса, торсын әйдә. Тик менә балалар гына эченә кереп имгәнергә: тәрәзәсен ватып киселергә яки кулларын ишеккә кыстырырга мөмкин, – диде чишмәле Антонина Степанова.

Еш кына теркәү исәбеннән төшерелгән иске «жигулилар» урамда тора, ә кәсепче кешеләр хуҗасы автомобильдән алырга өлгермәгән, шул ук маркадагы башка машинаны ремонтлаганда кирәге чыгардай, яисә тимер кабул итү пунктына тапшырырга мөмкин булган әйберләрен салдырып алып китәләр.

Башкортстанның Административ хокук бозулар турындагы кодексының 6.21 маддәсенә ярашлы, транспорт чараларын һәм аларның тагылмаларын, шул исәптән ташландык һәм (яки) комплектларга бүленгән транспорт чараларын торак пунктларда урнашкан газоннарга, чәчәк түтәлләренә, яшеллек үскән башка урыннарга, балалар һәм спорт мәйданчыкларына куйган өчен гаржданнарга 1–2 мең сум күләмендә; вазифаи затларга 5–10 мең сум; юридик затларга 20–30 мең сумга кадәр административ штраф салына.
Читайте нас: