Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
9 август 2019, 13:09

Роллердром һәм көймәдә йөрү станциясе

Чишмәдә Җиңү паркын төзекләндерү проекты эшләнәчәк

Республикада, шул исәптән Чишмә районында, яшәү өчен уңайлы шартлар булдыру буенча төрле проектлар тормышка ашырыла.

Шуларның берсе – «Шәһәр мохите». Исегезгә төшерәбез, уңайлы шәһәр мохитен булдыру программасы Рәсәйдә берничә ел дәвамында гамәлдә. Ул «Бердәм Рәсәй» партиясе башлангычы буенча кабул ителде. 2019 елда бу проект буенча Чишмәдә Ленин паркы һәм Алкин-2 авылындагы парк территорияләре төзекләндерелә. Ә 2020 елда сабантуй, Яшьләр көне һәм шуның кебек башка зур район бәйрәмнәре үтүче Җиңү паркын төзекләндерүгә керешәчәкләр.

– Эшләрне дүрт этапта, үзәк район дәваханәсе янәшәсендәге күпердән башлап Ирек авылы яклап район үзәгенә кергәндәге күпергә кадәр территориядә, барлыгы 42 гектар мәйданда үткәрү планлаштырыла, – дип хәбәр итте район хакимиятенең баш архитекторы Илдус Зәйнуллин.

Әлеге вакытта якынча эскиз төзелгән, парк территориясендә ролледром, бию мәйданчыгы, балалар һәм тамашачылар өчен мәйданчыклар барлыкка килер, яр буе төзекләндерелер, көймәдә йөрү станциясе булыр, дип күзаллана.

Төгәл проект халык белән фикер алышканнан соң төзеләчәк.

– Чишмәлеләр поселок Советына, район хакимиятенә парк территориясен төзекләндерү буенча тәкъдимнәр белән мөрәҗәгать итә ала. Шулай ук Чишмә поссоветы шәһәр биләмәсе башлыгы Азат Гайнуллин һәм район хакимияте башлыгы Флүр Уразмәтов аккаунтларына да мөрәҗәгатьләр җибәрергә була, – диде Илдус Риф улы.

Территория зур, анда берничә төрле объект урнаштырылачак, шуңа күрә эшләр берничә этапка бүленгән. Бер объектта, мәсәлән, балалар мәйданчыгында эш тәмамлану белән файдалануга тапшырылачак.

Паркны төзекләндерү 2024 елда тәмамланырга тиеш. Бу максатка федераль, республика һәм муниципаль бюджетлардан акча бүленә. Эшләрнең бәясе турында проект төзелгәннән соң билгеле булачак.
Читайте нас: