Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
8 август 2019, 12:09

Һәр икенче кандидат – бердәмрәсәйле

Башкортстанда урындагы үзидарәнең вәкаләтле органнарына сайлауда 7 меңнән артык мандат алыштырыла.

Юрий Светлов
Аларны алыштыру өчен якынча 16 мең кандидат тәкъдим ителгән, дип «Башинформ» мәгълүмат агентлыгына хәбәр итте республиканың Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Илона Макаренко.

Барлыгы 15,4 мең кандидат теркәлгән, шуларның яртысы диярлек – «Бердәм Рәсәй» партиясе вәкилләре. Сайлауда үз-үзен тәкъдим итү юлы белән 4,6 мең кандидат катнаша.

– Урындагы сайлауга кандидат күрсәтүдә 14 сәяси партия катнашты. 11 партия вәкиле теркәлгән. Алар арасында түбәндәге парламент партияләр: «Бердәм Рәсәй», КПРФ, ЛДПР, «Гадел Рәсәй», шулай ук «Рәсәй патриотлары», «Яблоко», «Гаделлек өчен пенсионерлар партиясе», «Рәсәйнең «Яшелләр» экология партиясе», «Туган партия» һәм «Гражданнар платформасы» вәкилләре бар, – диде Илона Макаренко.

Республикада урындагы үзидарә органнарына сайлаулар 8 сентябрьдә – Башкортстан Башлыгын сайлау һәм 9нчы Кояшлы сайлау округы һәм 16нчы Комсомол сайлау округы буенча алтынчы чакырылыш БР Дәүләт җыелышы – Корылтайга депутатлар сайлау белән бер көнне үтәчәк. Ике округ буенча 14 кандидат тәкъдим ителә, һәр округта бишәр теркәлгән, дип хәбәр итә Үзәк сайлау комиссиясе.

«Чишмә» гәзите хәбәр итүенчә, Башкортстан Башлыгы вазифасына сигез кеше дәгъва итә.
Читайте нас: