«01», «02», «03», «04» телефон саннарын һәркем балачактан ук белә кебек, әмма гадәттән тыш хәлләрдә кирәкле саннарны барысы да искә төшерә алмый.
ЕДДС (бердәм кизү-диспетчерлык хезмәте) – ул авыр һәм чиктән тыш хәлләрдә тиз арада ярдәм җибәрү хезмәте. ЕДДС диспетчеры мәгълүматларны кабул итү, тикшерү һәм тиешле хезмәтләргә хәбәр итү белән шөгыльләнә. Чишмә районында ЕДДС тәүлек әйләнәсенә эшли, аның номеры – 112.
Күптән түгел Башкортстан Республикасында 2019 елның беренче яртысында Система-112 эше тикшерелгән: бу вакыт эчендә «112» санына республика халкыннан 1107343 шалтырату кабул ителгән. Категория буенча алар түбәндәгечә бүленгән: ялган шалтыратулар – 49,9%, хезмәтләр буенча – 37,6%, белешмә сорап – 10,2%, балалар шаяруы – 2,5%.
– Бу саннардан күренүенчә, ялган шалтыратулар бигрәк тә күп! Ә бит бу номерны шаярту өчен җыярга ярамый. Кызганычка каршы, безнең районда да җаваплылыксыз кешеләр бар, алар бу номерга бер сәбәпсез шалтырата, алар арасында балалар да аз түгел, – дип ассызыклады Чишмә районы буенча ЕДДС җитәкчесе Әкрам Туктаров. – Балалар уйламыйча, кызыксынуларын җиңә алмыйча шалтыраталар, ә бу вакытта юл һәлакәтендә, янгында яки башка берәр җирдә берәрсенә чынлап та ярдәм кирәк булырга ихтимал.
Кайвакыт зурлар да ЕДДС хезмәте карамагында булмаган мәсьәләләр буенча шалтырата. Еш кына торак-коммуналь хезмәтләр буенча: «Ни өчен ут юк?», «Бездә салкын, кайчан җылылык бирәсез?» һәм башка сораулар белән борчыйлар. Хакимият структураларыннан зарланып, эчләрен бушатучылар да бар.
Саннар теле белән әйткәндә, 2019 елның 6 аенда Чишмә районында 01 (янгын сүндерү хезмәтенә) – 743, 02 (милициягә) – 1518, 03 (ашыгыч медицина ярдәменә) – 3447, 04 (газ хезмәтенә) – 131 шалтырату булган. Әмма шул ук вакытта ялган шалтыратулар – 6966, балалар шаяруы – 415 очрак.
Шуны онытмагыз, 112 – оператив хезмәтләр номеры буенча кеше гомеренә хәвеф янаган очракта гына шалтыратырга ярый!
– Бердәм кизү-диспетчерлык хезмәтендә барлык сөйләшүләр дә язып алына. Алдашып шалтыраткан өчен РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 19.13 маддәсе буенча җавап бирү һәм 1000–1500 сум күләмендә административ штраф салу каралган. 16 яшьтән өлкәнрәк яшьтәгеләр җавапка тартыла. Ә теракт турында ялган хәбәр җиткергән затлар җинаять җаваплылыгына тарттырыла. РФ Җинаять кодексының 87нче маддәсе буенча җинаять җаваплылыгына 14 яшькә җиткән кешеләр тарттырыла ала. Әгәр хокук бозучы бу яшькә җитмәгән икән, эш балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә тапшырыла һәм ата-аналары административ җаваплылыкка тарттырыла, – дип аңлатты Әкрам Мөхәррәм улы.