Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
5 август 2019, 13:41

Тавыклар йомырканы чукымасын өчен

Хуҗабикәләр игътибарына

Тавыклар йомырканы чукымасын өчен

Йомырка тиз формалашсын өчен, тавыкларга барлык кирәк витаминнарны да бирергә кирәк. Үсемлек аксымы гына аз, ит, балык калдыклары, балык оны куллану да файдалы. Йомырка салучы тавыклар өчен махсус катнаш азыклар сатыла. Җәй айларында суалчаннар бирергә кирәк. Әгәр иркендә булсалар, алар үзләре үк казынып тукланачак.

Чебешләрне ояга йомырка салыр өчен алдан өйрәтергә кирәк. Моның өчен бер йомырканың эчен шприц белән тишеп алалар да җилем белән тишекне ябалар. Эчтә пленка барлыкка килә, ул кибеп, йомырканы каты тотачак. Яшь чебешләрне бер урында гына йомырка салырга өйрәтер өчен бу «алдаткыч» ояга куела.


Нинди токым йомырканы яхшырак сала?

Тавыкларны йомырка сала торган, ит һәм катнаш токымлыга бүлеп йөртәләр. Йомырка тавыгы кечерәк (2,5 кг га кадәр), 4–5 айдан йомырка сала башлый. Йомырканы иң яхшы сала торган токымнар белән танышыйк.

«Ломан Браун» – көрән каурыйлы тавык, 4 айдан йомырка сала башлый. Елына 320 данә салырга сәләтле, 1,5 ел моны киметми. «Леггорн» – ак тавык. Елына 300 йомырка сала ала. «Кучинская Юбилейная» тавыгы елына 250ләп йомырка сала, сыналган токым. Йомырка салуын киметкәч, ит җыя. «Русская белая» «Минорка», «Полосатая Пушкинская» токымлы тавыклар йомырканы яхшы салуы белән аерылып тора.
Читайте нас: