Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
5 август 2019, 12:16

Келәш авылында Мәдәният йорты төзелә

Келәш авылында «Башкортстан Республикасының 100 еллыгына 100 объект» программасы буенча яңа Мәдәният йорты төзү дәвам итә.

Үзәк урамда мәктәп янәшәсендә, иске клуб урынында яңа бина күтәрелгән, аны бизәкләү эшләре бара.

– Эшләрнең заказчысы Республиканың капиталь төзелеш идарәлеге, генераль подрядчы – «СтройТехКом» җәмгыяте. Объектның смета бәясе 85 миллион сумнан күбрәк тәшкил итә, әлеге вакытта шуның 50 миллионы тотылган, – дип хәбәр итте район хакимиятенең баш архитекторы Илдус Зәйнуллин.

Яңа Мәдәният йортының мәйданы – 940 квадрат метр, искесе 617,1 квадрат метр иде. Бина мәйданы һәм җылытылучы мәйдан күләме артуга бәйле мәктәпне дә җылыта торган котельныйны үзгәртеп кору карар ителгән. .

– Юлдан бинага кадәр брусчатка салыначак, шушы көннәрдә аның нинди төр таштан булачагын билгеләргә планлаштырабыз. Бинаның алгы ягын бизәкләү эшләре дәвам итә, эчтә штукатур-буяучылар эшли. Төзелеш тиешле вакытта тәмамланачак, яңа Мәдәният йорты октябрь аенда ишекләрен ачачак, – диде «СтройТехКом» җәмгыятенең төзелеш-монтаж эшләре мастеры Шәрифҗан Гайнанов.

Фойеда бизәкле гранит идән, колонналар, тамашачылар залы 150 урынга исәпләнгән, уен коралларын һәм декорацияләрне саклау өчен аерым бүлмәләр бар.

Моннан тыш, бу бинада музей белән авыл китапханәсе дә урнашачак. Санузелы да бар, бөтен мөһим коммуникацияләр үткәрелгән, тиздән интернет кертеләчәк.

Объектта барлыгы 25 кеше хезмәт куя, барлык мөһим техника – каток, төягечләр, үзбушаткычлар бар. Бина төзүдән тыш, аның тирә-ягы да төзекләндерелә. Биредә чәчәк түтәлләре булачак, моның өчен кара җир китерелгән. Подрядчы оешма шулай ук балалар мәйданчыгы ясаячак, бинаның тирә-ягына асфальт җәеләчәк, бордюрлар һәм капка белән яңа койма куелачак.

Моннан тыш, Мәдәният йорты каршына Бөек Ватан сугышында һәлак булган яугирләр истәлегенә яңа мемориал урнаштырылачак, аның өчен муниципаль бюджеттан акча бүленгән. Әйткәндәй, авылда обелиск булган, тик ул төзелеш эшләре барышында сүтеп алынган. Әлеге вакытта Чишмәдән хосусый малтабар Фаил Заһретдинов яңа мемориал эшләү белән шөгыльләнә.

Проект буенча аның биеклеге якынча 6 метр тәшкил итәчәк. И. Зәйнуллин сүзләренә караганда, мемориал карелия гранитыннан ясала, аны тимердән эшләнгән торналар бизәп торачак.

Келәш авылында яшәүче Фәридә Кудашева шушы көннәрдә авыл биләмәсе башлыгы Радмир Мусин белән бинаны караган.

– Авылда клубсыз булмый, бик матур бина төзелә, – диде Фәридә апа.
Читайте нас: