Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
4 август 2019, 12:22

Бердәмлек һәм һөнәрилек ярдәмендә...

Августның беренче якшәмбесендә Тимер юл транспорты хезмәткәрләре көне билгеләнә.

Электән килгән гадәт буенча, августның беренче якшәмбесендә Тимер юл транспорты хезмәткәрләре көне билгеләнә.

Юллар һәр ил тормышында мөһим роль уйный. Алар шәһәрләрне үзара бәйләүче төп транспорт артериясе булып тора.

Чишмә районы территориясендә юл хуҗалыгы Куйбышев тимер юлының Дим юл дистанциясе тарафыннан хезмәтләндерелә, Шөнгәккүлдән Алкин станциясенә кадәр – бер эксплуатация участогы, аңа тагын өч линия участогы керә.

1575нче чакрымнан 1584нче чакрымга кадәр аралыкта, Чишмәдән Алкинга кадәр ике станция арасында юл мастеры Сергей Мура җитәкчелек итә. Төп юлның озынлыгы 27,6 километр, станция араларында һәм башка юллар – 7 чакрым, электр белән җиһазландырылган 58 стрелка күчерү җайланмасы бар. Бер сүз белән әйткәндә, зур хуҗалык.

Эшләрне төгәл планлаштыру һәм технологик процесс графигын тулы күләмдә башкару поездлар хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Соңгы елларда участокта рельс челтәрләре эшендә тоткарлыклар юк.

– Сыйфатлы эшләргә тырышабыз, рельслар торышына аеруча игътибар итәбез. Җитешсезлекләр үз вакытында бетерелсә, арытаба юлларны хезмәт-ләндерүгә азрак чыгым таләп ителәчәк, һәм ул озаграк хезмәт итәчәк, – дип аңлатты Сергей Мура.

Биредә юллар торышын игътибар белән күзәтеп торалар, юл сыйфатын тикшерүче вагон күрсәткечләре буенча рельсларга баллар буенча бәя бирү аларның берничә ел дәвамында яхшы торышта булуын һәм 12–13 баллдан артмавын күрсәтә. Дистанция буенча уртача балл – 25. Участокта күптәннән брак һәм производствода имгәнү, хезмәт дисциплинасын бозу, урлашу очраклары юк.

Бригада әгъзалары ел саен тимер юлларны техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен белү буенча викторинада, «Иң яхшы юл монтеры» һөнәри осталык бәйгесендә катнашалар. Участок хезмәткәрләре 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионты үткәндә Куйбышев тимер юлының тотрыклы эшен тәэмин итү өчен командировкага җибәрелгән.

Коллективта 20 юл монтеры, юлларны һәм ясалма корылмаларны карау һәм ремонтлау буенча ике бригадир – Владимир Яковлев һәм Александр Новичков хезмәт куя. Сергей Мура кул астында эшләүче хезмәткәрләргә үзенә ышанган кебек ышана.

– Кешеләр фидакарь эшли, нәтиҗәсе яхшы булсын дип тырыша. Белеп торам, мин тикшереп, искә төшереп тормасам да, бар нәрсә үз вакытында һәм сыйфатлы итеп эшләнәчәк. Һәркем аңлый: хезмәт хакы һәм премия акчасы алу гына түгел, ә юл дистанциясенең абруе, ә иң мөһиме, поездлар хәрәкәте хәвефсезлеге дә уртак тырышлыкка бәйле. Шуңа күрә коллективта бер-береңә ярдәм итү һәм үзара килешеп эшләү гадәткә кергән, – диде ул.

Юл мастеры үз эшен башкалар алдында йөзгә кызыллык килмәслек итеп башкарырга тырыша.

– Сергей Владимирович намуслы һәм гадел хезмәткәр, үз вазифасына зур җаваплылык белән карый, производство эшләрен җиренә җиткереп башкара. Җаваплы карар кабул итәр алдыннан эш барышының барлык этапларын алдан уйлый, юл төзексезлеген үз вакытында ачыклый һәм кисәтә. Биш ел элек өченче линия участогына җитәкчелек итә башлагач, аны алдынгылар рәтенә чыгаруга иреште, – диде Дим юл дистанциясе начальнигының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лиана Галиева.

Участок коллективы узган елда бердәмлек һәм һөнәрилек ярдәмендә тиеш булган барлык эш шартларын башкарып, агымдагы ел башында Ышаныч паспорты алган. Тармак ярышында җиңү горурлану өчен тагын бер сәбәп булып тора. Бу коллектив өчен зур уңышка ирешү, һәр хезмәткәрнең намуслы эш нәтиҗәсе.

Әйткәндәй, юлчылар эштә генә җиңүгә ирешми. Өченче линия участогының яшь хезмәткәрләре спорт чараларында да актив катнашалар. Радим Баязитов, Руслан Янбердин, Алексей Ишбулатов, Руслан Йосыпов һәм Илмир Акбердин – кече футбол буенча Куйбышев дирекциясе инфраструктурасы беренчелегендә күп тапкыр призлы урыннар алган футбол командасы әгъзалары да.

Һөнәри эшчәнлекләре турыдан-туры тимер юл белән бәйле булганнарның барысын да бәйрәм белән котлыйсы һәм эштә уңышлар, сәламәтлек телисе килә. Туганнарыгыз һәм якыннарыгызның хәстәрен һәм җылысын тоеп яшәгез.
Читайте нас: