Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
3 август 2019, 13:20

Кысылуларга катгый чик куелачак

Сайлау участогы эшенә төрлечә кысылуларга катгый чик куелачак, дип белдерде журналистларга Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Илона Макаренко.

Аның сүзләренә караганда, 8 сентябрьдә «чиста сайлаулар» булачак. «8нче сентябрь чын вакыйга булсын өчен муниципалитетлар кулдан килгәннең барысын да эшләргә тиеш. Ихтирам казанган тәҗрибәле хакимият башлыгы сайлаучылар участокка тавыш бирергә килсен өчен тырышлык күрсәтә ала, – дип аның сүзләрен мисалга китерә «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
8 сентябрьдә үтәчәк сайлауда Уфадагы 410 сайлау участогына видеокамералар куелачак. Территориаль сайлау комиссияләренең алтмыш тугызында да видеокамералар булачак. Гомумән республика буенча алганда, сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү өчен 225 комплекс (КОИБ) кулланылачак. Башкортстан Башлыгын сайлауны үткәрү өчен республика бюджетыннан 500 млн сум акча бүленәчәк.
Читайте нас: