Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
31 июль 2019, 11:40

Яңа мәктәпләр һәм «бишкөнлек» турында

1 сентябрьгә кадәр айдан артык вакыт калды

Ата-аналар яңа уку елына әзерләнә: мәктәп формасы, уку өчен кирәк-яраклар сатып ала башлады. Мәгариф учреждениеләрендә дә актив әзерлек бара.

Төзүчеләр дә читтә калмады: көзге айларда берьюлы берничә мәктәпне файдалануга тапшыру планлаштырыла, шуларның икесе Уфада урнашкан. Башкортстан Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров үткәргән республика Хөкүмәтенең оператив киңәшмәсендә дә төзелеш мәйданчыкларындагы хәлләр турында сүз барды.

БР Дәүләт төзелеш комитеты рәисе вазифасын башкаручы Марат Әхмәдуллин сүзләренә караганда, Республиканың 2019 елга адреслы инвестиция программасы барышында 10161 укучыга тәгаенләнгән 21 мәктәп һәм 4506 урынлык 15 күпфункцияле мәгариф үзәге проекты эшләнә һәм төзелә.

– Барлык муниципалитетлар башлыкларын яңа уку елына ныклап әзерләнергә чакырам: мәктәп тирәсендә тәртип, юл билгеләре, светофорлар булырга тиеш, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Әйткәндәй, Уфада гадәти булмаган эксперимент үткәрергә булганнар: 1 сентябрьгә ике мәктәп янында җәяүлеләр юл аша чыга торган урында балалар макеты барлыкка киләчәк, аңа яктылык кайтаргыч элементлар куелачак һәм машина йөртүчеләр аны тәүлекнең караңгы вакытында да күрәчәк. Әлеге проектны «Бердәм Рәсәй» партиясе Уфа бүлекчәсенең башлангыч оешма секретаре Рөстәм Сәхәбетдинов тәкъдим иткән. Аның фикеренчә, башлангыч юл-транспорт һәлакәтләре санын киметергә ярдәм итәчәк.

Билгеле булуынча, яңа уку елында республиканың барлык мәктәпләре биш көндек режимда эшләүгә күчәчәк. Исегезгә төшерәбез, укучыларны «бишкөнлеккә» күчерү идеясен беренче тапкыр Тәүге мәгариф форумында Радий Хәбиров тәкъдим итте.

Әйтергә кирәк, мәктәп укучылары атнаның алтынчы көнендә дә эшсез тормаячак: балаларны ватанпәрвәрлек, мәдәният, гаилә, сәламәтлек темасына багышланган эчтәлекле шимбәләр көтә. Ял көнендә өстәмә белем бирү учреждениеләре дә актив эшчәнлек алып барачак, анда укучыларның яңа белемнәр алу мөмкинлеге булачак.

Әйткәндәй, өч ел эчендә республикада «Үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар профильдә белем бирүнең йөз утыз өч үзәген, балаларга цифрлы белем бирүче тугыз «IT-куб», һөнәри әзерлек үзәкләрен, өч мобиль кванториум технопаркы, педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгын арттыру һәм педагогларның һөнәри осталыгын бәяләү һәм квалификацияләрен күтәрү буенча өч үзәк ачу планлаштырыла.

Боларның барысы да республиканың Мәгариф министрлыгы тарафыннан 2020–2022 елларда «Мәгариф» дәүләт проекты чараларын гамәлгә ашыру өчен грантлар алу бәйгесенә җибәрелгән барлык сигез гаризаның да җиңүе ярдәмендә мөмкин булды.
Читайте нас: