Чишмэ
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
31 июль 2019, 13:16

Хәзер Бүләкбашта үз мемориаллары бар

20 июльдә Бүләкбашта тантаналы шартларда мемориал композиция ачылды.

Чишмә районының һәр авылында мемориал ачу күркәм гореф-гадәткә әйләнде.

Бүләкбашлылар да бу изге эштән читтә калмады – 20 июльдә биредә тантаналы шартларда мемориал композиция ачылды.

– Мин бүген каенатам Әсхәт Усмановны хөрмәтләп искә алу өчен оныкларым Линар, Диана һәм Арина белән килдем. Оныклар чәчәк салырга тели, – диде Гүзәл Усманова. – Мемориаллар ачу – бик кирәкле эш. Безгә җир йөзендә яшәү өчен тыныч тормыш бүләк иткән ата-бабаларыбызны хөрмәтләп искә алырга тиешбез.

Клуб мөдире Альфира Ишмаева сүзләренә караганда, бүләкбашлылар гражданнар җыенында Дурас авыл Советы биләмәсе башлыгы Фәнил Замановның һәр авылда мемориал салынырга тиеш, дигән тәкъдимен күтәреп алганнар. Авыл зур булмаганлыктан, һәрбер йорттан 1500әр сум акча җыярга булганнар. Сугыш геройларының исем-шәрифләре алтын хәрефләр белән язылган мемориал куюда Альфира Ишмаева, Равил Дәүләтов, Зөлфия Таюпова, Мөнирә Ишмаева һәм Нурия Бәдретдинованың да өлеше зур. Аның эскизын бергә сайлаганнар. Сугышта булганнарның исемлеген тергезү өчен картлардан сорашканнар. Бу эштә авыл аксакалы Мәзһәр Усманов бәяләп бетергесез ярдәм күрсәткән.

– Беренче плитәдә фронтка киткән һәм кире кайтмаганнарның исемнәре, икенчесендә – хезмәт армиясенә алынган тыл ветераннары, ә өченчесендә туган якка кайту насыйп булган Бөек Ватан сугышында катнашучыларның исем-шәрифләре уеп язылган, – дип аңлатты клуб мөдире.

Әлфия Атнагулова мемориал ачу тантанасы булачагын белеп, Уфадан кайткан. Биредә аның апасы, тыл ветераны Халидә Байбуринаның исеме дә бар, балачакта Әлфия җәйге каникулларын гел аның янында үткәргән. Филүзә Кокоза да тантанага махсус Уфадан кайткан.

– Бүләкбаш – кече туган ягым, мин биредә туып үстем, шуңа күрә авылым язмышына битараф түгелмен. Безнең өчен, киләчәк буын язмышы өчен кан түккәннәрне хөрмәтләп искә алырга килдем, – диде ул.

Бүләкбаш авылында яшәүче Зөлфия Таюпова бу көнгә багышлап шигырь язган. Аның картәтисе Мостафа Таюпов сугышта хәбәрсез югалган, әтисе Мәхмүт 1943 елда 17 яшендә фронтка киткән, җиңүне Япониядә каршылаган.

Авыл Советы биләмәсе башлыгы Ф. Заманов чарага килүчеләрне авыл тормышындагы зур вакыйга уңаеннан котлады, бүләкбашлыларга рәхмәт белдерде һәм бу дүртенче мемориал, Дурас авыл Советы биләмәсенең Пенза һәм Биккол авылларында да шундый истәлекле урыннар булдырасы калды, дип билгеләде.

– Мемориаллар өлкән буынга түгел, ә үсеп килүче буынга кирәк. Без сугышта катнашучыларга зур хөрмәт һәм ихтирам булуын күреп үстек, һәм әлеге хис безнең каныбызда. Яшьләргә ата-бабаларыбызның ни бәрабәренә җиңүгә ирешүе турында сөйләргә кирәк, – дип ассызыклады Фәнил Мөнир улы.

Тантаналы чарадан соң авыл халкына һәм кунакларга бәйрәм концерты тәкъдим ителде.
Читайте нас: