Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
28 июль 2019, 12:33

Дәүләт онлайн

Республиканың Күпфункцияле үзәкләрендә нинди яңа хезмәтләр барлыкка килде?

Бер кечкенә белешмә өчен сәгатьләр буе чиратта торуны, ниһаять, оныттык бит. Исегездәме, 15 еллар элек иртән барырга, чират алырга һәм түземлек белән төшкә кадәр сине хезмәтләндерүләрен көтәргә кирәк иде. Хәтерегездә булмаса да, бик әйбәт.

2011 елдан башлап республикада дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче Күпфункцияле үзәкләр челтәре эшли (кыскача МФЦ). Аларда чиратсыз һәм нервыларны бетермичә генә 1500 төрле белешмә, өземтә һәм дәүләт хезмәте алырга мөмкин.

Бу хезмәтнең эшчәнлеге ничек үзгәрүе һәм якын вакытта безне нинди яңалыклар көтүе турында Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә республиканың Күпфункцияле үзәкләр директоры вазыйфасын башкаручы Гөлшат Арсланова сөйләде.

Яңа хезмәтләр

Республиканың gosuslugi.bashkortostan.ru Дәүләт хезмәтләре порталы белән синхронлаштыру.

Әлегә кешеләргә өч төрле хезмәт күрсәтелә: архив белешмәләрен һәм күчермәләрен, җир участокларының шәһәр төзелеше планын алу һәм җир участогының кадастр планында урнашу схемасын раслау. Бу бик уңайлы – гаризаны сайтта да биреп була, ә электрон-санлы култамга белән расланган әзер документны алу өчен МФЦга бер тапкыр гына килергә кирәк. Тиздән исә яңа форматта башка хезмәтләр – торакка мохтаҗ сыйфатында исәпкә басу, күчемсез милек объектының адресын булдыру, торак бинаны үзгәртеп коруга яисә планировкасын үзгәртүгә гариза бирү һәм алу да мөмкин булачак.

Яңа уку елыннан тагын бер эксперимент башланачак – МФЦ хезмәткәрләре, 14 яшьтән өлкәнрәк үсмерләр паспорт һәм ИНН алсын өчен, мәктәпләргә чыгып, урыннарда документлар тутырачак. Шушы елның июненнән янә 14 күпфункцияле үзәктә яңа үрнәктәге чит ил паспортын эшләтергә дә мөмкин. Болар – Уфа (Новомостовая урамы, 8 һәм Гобәйдуллин урамы, 6), Октябрьский, Нефтекама, Салават, Стәрлетамак, Бөре, Мәләвез, Туймазы, Күмертау, Сибай, Ишембай, Бәләбәй һәм Учалы шәһәрләре. Августтан бу хезмәт Белоретта да күрсәтелә башлаячак.

Уфадагы яңа офислар

Уфа хакимияте белән берлектә әлеге вакытта Затон бистәсендә яңа операцияләр залы ачу һәм «Дема» залын икенче уңайлырак бинага күчерү мәсьәләсе хәл ителә.

Мобиль кушымта аша язылу

Августта «Мои Документы Онлайн» мобиль кушымтасы эшли башлаячак. Аның ярдәмендә мөрәҗәгатегезнең статусын тикшереп, МФЦның барлык офислары турында мәгълүмат табып булачак. Шулай ук кушымта аша дәүләт пошлиналарын, штрафларны һәм салымнарны түләргә мөмкин.

Эшкуарлар өчен тәрәзәләр

Шушы елдан шәхси эшкуарлар һәм юридик берәмлекләр өчен аерым тәрәзәләр ачыла, аларда хезмәтләрнең 150 төрен алып булачак. Июньдә Уфадагы Бизнес-зонада (Уфа, СССРның 50 еллыгы урамы, 50/5) МФЦның биш тәрәзәгә исәпләнгән Бизнес-офисы һәм Новомостовая, 8 ад-ресы буенча урнашкан Бизнес-зонада өч тәрәзә ачылды. Тагы да ике тәрәзә Белоретның Күпфункцияле үзәгендә ачылды. Июль ахырына кадәр бу эшкә шулай ук «Мой бизнес» эшлекле үзәгендә (Уфа, Тынычлык урамы, 14) өч бизнес-тәрәзә кушылачак. Ремонт тәмамлану белән янә өч «бизнес-тәрәзә» Стәрлетамакта, икешәр тәрәзә – Салаватта, Нефтекамада һәм Туймазыда, бер тәрәзә Ишембайда ачылачак.

Көтү вакыты биш тапкырга кыскарды

Чират көтү вакыты ел башына биш тапкырга кыскарды, ә шикаятьләр хәзер юк дәрәҗәсендә. Уртача алганда, һәр кеше 5 минут 34 секунд көтә, Уфа буенча бу — 5 минут 51 секунд тәшкил итә. Мөрәҗәгать итүчеләрнең 98,5 проценты МФЦлар эшчәнлеген уңай бәяли.

Барлык офислар да бер стильдә булачак

Шушы елның маеннан МФЦ планлаштырылган 29дан 15 офисын ремонтлаган. Нәтиҗәдә күпчелек филиалларда хезмәтләндерү өчен өстәмә тәрәзәләр ачылган. Бу чиратларны һәм көтү вакытын тагын да кыскартачак.

Офислар бердәм федераль стандартларга ярашлы үзгәртеп корыла һәм җиһазландырыла. Ремонт эшләре шушы елның октябренә тәмамланачак. Шул рәвешле, 75 офисның 66сы, ягъни

88 проценты, «Мои документы» брендына туры китереләчәк. Бу ил буенча уртача күрсәткечтән – 72 процент – күпкә югары һәм эшне оештыруның югары нәтиҗәлелеге турында сөйли.


ӘЙТКӘНДӘЙ

Компьютердан читкә китмичә генә белешмәләрне ничек алырга?

Мәгълүм булуынча, күп кенә хезмәтләрне йорттан чыкмыйча гына – Интернет аша gosuslugi.ru порталы һәм аның төбәктәге gosuslugi.bashkortostan.ru өлеше ярдәмендә алырга була. Алар аша дәүләт пошлинасын – 30, ә ЮХХДИ штрафларын 50 процент ташлама белән түләргә мөмкин. Шулай ук, дәүләт алдында бурычың барлыгын-юклыгын тикшерергә, пенсия исәбендә күпме балл җыелуын белергә, паспорт яисә чит ил паспорты эшләтергә, табибка язылырга, водитель таныклыгы алырга һәм машинаны теркәргә, ЗАГСка никахны теркәү яисә таркату турында гариза бирергә һәм башкаларны эшләргә дә була.

Порталдан файдалану өчен тәүдә теркәлергә – фамилияңне, исемеңне, кесә телефоны номерын һәм электрон почта адресын кертергә кирәк. Арытаба теркәүне раслаган код белән СМС киләчәк. Моннан соң профильне тутырырга – СНИЛС һәм паспорт мәгълүматларын күрсәтергә кирәк. Бу мәгълүматны Эчке эшләр министрлыгында һәм Пенсия фондында берничә сәгать яисә көн тикшерәчәкләр, ә аннары сезнең адреска тикшерү нәтиҗәләре турында хәбәр киләчәк.

Соңгы адым – Рәсәй Почтасы яисә Сбербанк Онлайн веб-версиясе һәм Тинькофф интернет-банклары, шулай ук, Почта Банк Онлайн мобиль банкы аша гариза җибәреп, үзеңнең шәхесеңне хезмәтләндерү үзәгендә шәхсән расларга кирәк булачак. Әйткәндәй, бу банклар клиентлары дәүләт хезмәтләренең исәп язмаларын эшли ала. Мәгълүматлар тикшерелгәннән соң, үзегезнең банк бүлекчәсенә яисә Хезмәтләндерү үзәгенә барып йөрмичә дә, шунда ук расланган исәп язмасын алачаксыз.
Читайте нас: