Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
25 июль 2019, 12:22

Хаталар булмасын өчен

Республикада 2020 елда үткәреләчәк капиталь төзелеш объектларына дәүләт кадастр бәясе бирүгә әзерлек бара.

Гөлнара Якупова, Росреестрның БР буенча идарәлегенең Чишмә һәм Благовар районнары бүлеге начальнигы


Гамәлдәге закон нормаларына ярашлы, дәүләт кадастр бәясе билгеләүгә әзерлек барышында күчемсез милек объектлары хуҗалары үзләренең күчемсез милеге характеристикасы турында декларация бирергә хокуклы, андагы мәгълүмат кадастр бәяне билгеләгәндә исәпкә алына ала. Республикада капиталь төзелеш объекты характеристикасы турындагы декларацияләрне Башкортстан Республикасының кадастр бәя билгеләүгә вәкаләте булган «Дәүләт кадастр бәясе һәм техник инвентарьлаштыру» дәүләт бюджет учреждениесе кабул итә.

Декларацияләр 2019 елның 1 мартыннан 31 декабренә кадәр түбәндәге адрес буенча китереп бирелә яисә почта аша җибәрелә: 450097, Уфа шәһәре, Бессонов урамы, 26 «А», 10нчы тәрәзә.

Декларация формасы һәм аны тапшыру тәртибе btiufa.ru сайтында урнаштырылган.

Шуңа игътибар итү мөһим, кадастр бәяне дөрес билгеләү өчен капиталь төзелеш объектының «Атамасы» төп характеристикаларның берсе булып тора.

Әлеге вакытта Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрында атамасы булмаган капиталь төзелеш объектлары еш очрый яисә аның мәгънәдәш булмаган формулировкасы гына бар. Атамаларга, мәсәлән, «фатир», «торак йорт», «теплица», «мунча», «гараж», «машина кую урыны», «фельдшер пункты» һәм башкалар керә.

Хаталарны кисәтү максатында, бюджет учреждениеләренә объектның характеристикасы турында декларация тапшырудан тыш, Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына капиталь төзелеш объекты «Атамасы» турында мәгълүматлар кертергә кирәк.

Моның өчен милек хуҗасына Росреестрның БР буенча идарәлегенә Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына мәгълүматлар кертү турында гариза тапшыру мөһим (атама үзгәртү күчемсез милек объектының тәгаенләнеше үзгәрү һәм (яки) аны үзгәртеп коруга бәйле булмаса).

Гаризаны шәхесне раслаучы документ белән Күп функцияле үзәк офисына килеп, яисә квалификацияле электрон имза булганда почта яки Росреестр порталы аша җибәрергә була.
Читайте нас: