Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
21 июль 2019, 12:46

«Червона калына» гореф-гадәтләрне саклый

«Червона калына» коллективы районда мәдәни мирас һәм милләт вәкилләренең ачык мисалы булып тора.

Украин халкының «Червона калына» (украинчадан «Кызыл балан») коллективы районда мәдәни мирас һәм милләт вәкилләренең ачык мисалы булып тора.

Әлеге коллектив үзенең дәртле украин җырлары һәм сәхнәгә куелган тамашалары белән район Мәдәният сараенда үткән барлык чараларда катнаша. «Червона калына» 2003 елда халык коллективы исемен алды.

«Червона калына»ның ничек оешуын ачыклау өчен авыл тарихына күз салыйк.

– Безнең ата-бабаларыбыз 1896 елда Украинаның Полтава өлкәсеннән Чишмә районына күченеп килгәннәр. Бу урынны элек үзләре яшәгән Новосанжария авылы хөрмәтенә шулай дип атаганнар, – дип сөйләде фольклор коллективның художество җитәкчесе Оксана Лысенко.

Аның оештыручысы һәм беренче җитәкчесе – Любовь Лысенко, ул 1986–2003 елларда бөтен күңелен салып коллективны үстерү белән шөгыльләнгән. Ә 2003 елдан бүгенге көннәргә кадәр халык ансамбле белән Оксана Васильевна шөгыльләнә. Тәүдә ансамбльдә катнашучылар эшкә җитди карамаган, репетицияләр төрле вакытта үткән.

Әкренләп концертларда чыгыш ясау аларның яраткан шөгыленә әйләнгән, һәм репетицияләр дә даими үткәрелә башлаган.

Коллективтагы хатын-кызларның уртача яше 47дән 80 яшькә кадәр, катнашучылар составы даими яңарып тора, анда барлыгы 15 кеше, икесе ир-ат. Ул «Росинка» коллективына йөрүче 6–14 яшьлек балалар белән дә шөгыльләнә, алар бергәләп украин җырларын өйрәнәләр, сәхнә әсәрләре куялар, чыгышларында халык йолаларын күрсәткәндә «Червона калына» коллективын да чакыралар.

– Өлкән буын белән эшләве җиңелрәк, алар туган телдә иркен сөйләшә һәм җырлый. Ә туган телне белмәгән балалар белән катлаулырак, сүзләрне ятларга туры килә. Без балаларыбыз украин телен белсен һәм үз балаларына да өйрәтсен, гореф-гадәтләрне, йолаларны онытмасын өчен буыннар күчүчәнлеген сакларга тырышабыз, – диде О. Лысенко.

Аның сүзләренә караганда, балалар украин телен өйрәнгән Санжаровка мәктәбен ябу тел белү дәрәҗәсенә начар йогынты ясаган. «Червона калына» әгъзаларының ике комплект милли киеме бар: беренчесен санжаровкалылар үзләре теккән һәм кул белән чиккән, әле хорда катнашучыларга ул беренче составтан калган. Бу киемнәр шактый таушалган булса да, аларны чын украин костюмнары буларак саклыйлар. Ә икенче комплект белән район Мәдәният сарае тәэмин иткән.

«Червона калына» район чараларында гына түгел, ә республика күләмендә үткән бәйгеләрдә дә чыгыш ясап, призлы урыннар алып кайта.
Читайте нас: