Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
20 июль 2019, 13:02

Мунчага миннек, себерке, пиннек... Җыйдыгызмы әле?

Себеркегә дигән агач ботакларын Питрауга кадәр, яшь ботакларда сок кибәргә өлгергәнче, коры көндә, төштән соң, чык тамчылары кипкәч җыярга кирәк.

Ботаклар 50 см тирәсе булырга тиеш. Сабакларның аскы яфракларын өзәләр, калын сабакларын эчкә, йомшакларын тышка калдырып бәйлиләр. Миннекне артык авыр бәйләмәгез, чөнки ул суга салгач – бер, парда тоткач ике тапкыр авырая. Әзер себеркене салкынча, җиләс урынга элеп киптерергә кирәк.

Каен себеркесе тәнне ныгыта, дезинфекция ясый, бәвел һәм тир бүлеп чыгара. Имән себеркесе антисептик, йогышсызландыру сәләтенә ия. Мондый себерке бигрәк тә гипертониклар өчен файдалы. Аны августның икенче яртысыннан сентябрьгә кадәр әзерлиләр.

Имәннеке. Безнең якларда имән миннеге дә халык арасында бик популяр. Тик аны ясаучылар аз. Моннан тыш, имән бөтен кешегә дә ярап бетмәскә мөмкин. Бары тик сау-сәламәт кешеләр генә аның белән чабына ала. Аны август аенда әзерлиләр. Имән тирәсендә әрекмән үсә икән, пиннек өчен иң яхшы агач шушы дип санала. Имән ботакларыннан ясалган себерке белән өч-дүрт мунчада чабынып була.

Юкә миннеге – барлык мунча себеркесенең патшасы. Ул сулыш юлы авырулары вакытында, салкын тигәндә файдалы. Аны юкә чәчәк аткан вакытта җыялар.

Артыш себеркесе дезинфекция ясый һәм бактерияләргә каршы тора. Шомырт себеркесе хуш исле, шуның өстенә ул чистарткыч, йогышсызландыру һәм антисептик үзлеккә ия.

Миләш, зирек, юкәнеке...

Сүз дә юк, миннекне теләсә кайсы агачтан әзерләргә була. Аларның барысы да кеше организмы өчен бик файдалы. Берничә төрле агачны бергә кушып эшләсәң, тагын да яхшы. Гадәттә, агачның төренә карап, аларны август аена кадәр киптереп куярга була. Бары тик бер уртак кагыйдәне генә онытырга ярамый – ботак яшь, сыгылмалы булырга тиеш. Моннан тыш, ылыслы агачлардан да себеркеләр хәстәрләп куярга була. Тик яф-раклы агачлардан аермалы буларак, кипкәннән соң ылыслар коела башлый.

Белеп тор!

Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы миннек әзерләгәндә теләсә кайсы урыннан агачларны ботарламаска киңәш итә. Сирәкләргә кирәк булган урман биләмәләреннән, янгынга каршы булган юллардан, электр линиясе узган җирләрдән, су баса торган урыннардан, урманнарны сирәкләргә кирәк булган мәйданнардан гына әзерләргә кирәк.

Теләсә каян җыйганда, урманчылар халыкны штрафка да тартырга мөмкиннәр.
Читайте нас: