Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
20 июль 2019, 12:38

Ирек авылында мәчет ачылды

Шимбә көнне Ирек авылында мәчет ачыды.

Шимбә көнне үткән мөселманнар җыены программасының бер пунктына Ирек авылында мәчет ачу тантанасы да керде.

Мәчет янында иртәдән үк кеше күп иде. Бу көнне бирегә авыл халкы гына түгел, ә мәчет ачылу уңаеннан шатлык уртаклашу өчен район үзәгеннән һәм башка торак пунктлардан килүчеләр дә бар иде. Барысы да хөрмәтле кунакларны көттеләр. Алар арасында мөселманнар җыенына килгән билгеле һәм хөрмәтле шәхесләр дә бар иде. Кунакларны гореф-гадәт буенча икмәк һәм тоз белән каршыладылар.

Мәчет эшкуарлык белән шөгыльләнүче Альберт, Ринат һәм Ришат Дистановлар ярдәмендә салынган. Аларның әтиләре Сөнәгать белән әниләре Минзира авыл мәктәбендә укытучы булып эшләгән. Бертуган ир-егетләр әниләре васыяте буенча кайчандыр уку йорты торган урынга мәчет салганнар һәм аңа әниләренең исемен биргәннәр.

Баш мөфти, Рәсәй мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Шәйхел-Ислам Тәлгать Сафа Таҗетдин хәзрәт авыл халкына мәчет төзегәннәре һәм Аллаһның берлеген һәм барлыгын таныганнары өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренә караганда, 40 ел элек республикада 16 мәчет булса, бүгенге көндә – 1200. Әмма мәчет салу һәм бирегә килеп намаз уку гына аз, ислам кануннары буенча яшәү мөһим. Ул бертуган Дистановларга «Әл-Игтисан – «Бердәмлек» медален һәм мәчет төзегәндә аерылып торган халыкка Рәсәй Үзәк Диния нәзарәте исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды.

Мөхәммәт пәйгамбәрнең (с.г.в.) кардәше Шәех Әбдерразак Ассади авыл халкына мәчеттә һәрвакыт намаз укыгыз, балаларыгызга ислам дине өйрәтегез, дип үгет-нәсихәт бирде, һәм хәзер авыл халкы моның өчен үз өстенә җаваплылык алды, дип билгеләде.

Шулай ук Чишмә районы хакимияте башлыгы уранбасары Миңневәли Мусин, Рәсәйнең кайбер төбәкләреннән килгән мөфтиләр, шәрәфле кунаклар да чыгыш ясадылар. Мәчет манарасына ислам байрагы эленде. Авыл тормышындагы шатлыклы вакыйга җәһәтеннән бик күп ихлас котлаулар, бу эштә катнашканнарга рәхмәт сүзләре, шулай ук авыл халкына изге теләкләр яңгырады.
Читайте нас: