Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
15 июль 2019, 11:30

Кемнең министр буласы килә?

Башкортстанда яңа җитәкчеләрне эзләү буенча конкурска старт бирелде.

Республикада үзләрен күрсәтергә, туган илгә һәм җәмгыятькә файда китерергә теләгән, ләкин «социаль лифт»ларының йомшак булуы сәбәпле моны эшли алмаган көчле шәхесләрне ачыклау максаты куйган «Башкортстан лидерлары» проектына старт бирелде.

– Җитәкченең һәрвакыт ике проблемасы була – кайдан квалификацияле хезмәткәрләр табарга һәм квалификациясе түбән булган бәйләнчекләрдән ничек арынырга. Шушы мәсьәләләрне хәл итү максатында без «Башкортстан лидерлары» конкурсына башлангыч бирдек. Проектның асылы – кандидатларны кода-кодагыйлыктан башка һәм коррупциясез гадел итеп сайлауны тәэмин итү. Сәләтле, инициативалы кешеләргә «арттан этүче»сез алга бару мөмкинлеге бирү, – диде республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров.


Нинди конкурс ул?

Беренче атнада ук конкурста катнашырга 3500 кеше заявка биргән. Республика Башлыгы хакимияте җитәкчесе, конкурсның күзәтчелек советы башлыгы һәм остазы Александр Сидякин белдерүенчә, анкета бирүчеләрнең 97 проценты – Башкортстан кешеләре. Конкурста катнашучы башка шәһәрләрдән, атап әйткәндә, Мәскәүдән, вәкилләрне исә, республикадан чыккан һәм анда кайтып аның мәнфәгатьләрендә хезмәт итәргә теләгән кешеләр дияргә кирәк. Әлеге вакытка катнашучыларның 85 проценты – ир-атлар. Республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесе сүзләренә караганда, Башкортстан зур кадрлар потенциалына ия, аларга кытлык юк диярлек, нефть, авиация белем бирү йортларының яхшы традицияләре бар, шул ук вакытта Ак йорттан көчле шәхесләрне күрермен димә. Власть кулланган традицион кадрлар сайлап алу ысулы һәрвакытта да стандарт карьера баскычларын һәм иерархияне урап үткән талантлы кешеләрне җәлеп итә алмый. Конкурсны үткәрү – «теләсә нинди команданың да бизәге булачак шушы энҗе бөртекләрен күрергә» мөмкинлек биргән яңа заманча ысул.


Проектта ничек катнашырга?

Проект ике өлештән тора.

Беренчесе «Идарә итү командасы 2020–2025» дип атала, ул идарә итү тәҗрибәсе булган 25-45 яшьлек кешеләргә исәпләнгән.

Анда катнашу өчен:

– Сезгә 25–45 (бу яшьне дә кертеп) яшь булырга тиеш.

– Тәмамланган югары белемегез һәм идарә итү тәҗрибәсе булырга (25–35 яшьлекләр төркемендә менеджер вазыйфаларында стаж – 2 елдан да, 36–45 яшьләрдәге төркем өчен стаж 3 елдан да ким булмаска тиеш).

– Сез закон алдында керсез булырга тиеш.

1) 11 июльгә кадәр leaders.bashkortostan.ru сайтында анкета тутырырга, шулай ук ике сорауга җавап биргән видеовизитка беркетергә кирәк. Сораулар шундый: ни өчен сез конкурста катнашырга телисез һәм бу конкурска нәрсә белән килдегез (нинди казанышларыгыз бар һәм (бәлки) нинди проектларга җитәкчелек иттегез)?

2) Барысын да дөрес итеп эшләүчеләргә ике тест үтәргә тәкъдим итәчәкләр: гомум эрудициягә (хокукны, урыс телен һәм әдәбиятын, Русия һәм Башкортстан мәдәниятен белү буенча сораулар) һәм текст, саннар, таблицалар, графиклар белән эшләү сәләтен тикшерүгә.

3) Бөтен сынауларны да уңышлы үтүчеләрне Уфага чакырачаклар. Анда көн дәвамында эшлекле уеннар үтәчәк һәм ачык микрофон форматында үз проектларыңны тәкъдим итәргә кирәк булачак.

4) Август ахырында финал үтәчәк. Анда катнашучылар күзәтчелек советы алдында үзләрен презентацияләргә – үзе, проекты турында сөйләргә һәм ни өчен нәкъ алар җиңүгә лаек икәнлеген исбат итәргә тиеш булачак.

Проектның икенче өлеше «Башкортстан Республикасының яшь лидерлары» дип атала һәм 35 яшькә кадәр булган киң мөмкинлекләргә ия, амбицияле, туган илгә ярдәм итү теләге белән янучы яшь кешеләргә исәпләнгән. Конкурс аларга, чит төбәкләргә китми, туган якларында ачылырга һәм теләкләрен гамәлгә ашырырга ярдәм итәчәк.


Анда катнашу өчен:

– Сезгә 18–35 яшь булырга тиеш.

– Тәмамланган югары яисә уртача-махсус, шулай ук тәмамланмаган (өлкән курстагы студентлар өчен) белем булырга мөмкин.

– Идарә итү тәҗрибәсе мотлак түгел, ләкин булса яхшырак, шул исәптән проектлар белән идарә итү тәҗрибәсе дә исәпкә алына.

– Закон алдында керсез булырга тиешсез.

Арытаба дәгъвачыларны, эш тәҗрибәсе булган коллегалары кебек үк, сынаулар көтә – тестлар, эшлекле уеннар. Аерма да бар – финал алдыннан конкурста катнашучылар ике айлык белем бирү марафонында катнашачак. Профильле предприятиеләргә кыска вакытлы стажировкалар һәм экскурсияләр оештырылачак.

Конкурсның бу өлешенә декабрь уртасында гына йомгак ясалачак.

– Җиңгән 100 кеше идарә итү эшенә тәкъдим алачак, – ди республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин.


Кайда мөрәҗәгать итәргә?

Барлык документлар һәм заявкалар өчен формалар – leaders.bashkortostan.ru сайтында.

«Кайнар элемтә» телефоны: 8-800-347-00-11
Читайте нас: