Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
15 июль 2019, 12:01

Калфак һәр хатын-кызга килешә

Сафар авылында милли баш киеменә багышланган чара узды

4 июльдә Сафар Мәдәният йортында татар халкының милли баш киеменә багышланган «Калфак – милләт көзгесе» бәйрәме булды.

Чарага республиканың «Сәхибҗамал» татар хатын-кызлары җәмәгать оешмасы вәкилләре Флүсә Назарголова, Рима Әминева һәм Вафирә Фәх-ретдинова килделәр.

Авыл Мәдәният йорты алды татар ихатасы рәвешендә бизәлгән: үрелгән читән куелган, аның өстенә чүлмәкләр эленгән, ә фойеда сый-нигъмәтләр белән өстәл тора. Биредә һәркем чәкчәктән, өчпочмактан, тәбикмәктән һәм үләнле чәйдән авыз итә алды. «Ахирәтләр» фольклор ансамбле татар телендә җырлар башкарды. Чишмә районының төрле авылларыннан кул осталары чигелгән сөлгеләр, мендәр тышлары, алъяпкычлар алып килгәннәр. Ар авылыннан Фәнүзә Бикамова татар хатын-кызларының милли баш киемен тегү һәм бизәү буенча осталык классы күрсәтте. Үзе әйтүенчә, аның ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен милли киемнәр тегү һәм бизәү хыялы бар.

Тамашачылар залындагы хатын-кызларның күбесе калфактан иде.

– Ул һәр хатын-кызга килешеп тора. Бүген калфак кия алуыма бик шатмын, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты тамашачыларның берсе.

Районның хатын-кызлары советы рәисе Илүзә Гыйбадуллина кунакларга хатын-кызлар берлеге эшчәнлеге турында сөйләде. Флүсә Назарголова республиканың һәр районында диярлек, шул исәптән Чишмәдә «Сәхибҗамал» җәмәгать оешмасы филиаллары булуын билгеләп үтте. Ул җаны-тәне белән милли мәдәниятне, татар халкының буыннан-буынга тапшырылып килгән гореф-гадәтләрен саклап калу өчен җан аткан хатын-кызларны берләштерүче җәмәгать оешмасы.

Рима Әминева чарага килүчеләргә калфак тегү буенча осталык классы үткәрде, һәм баш киеме өчен тукыма һәм милли бизәкләр сайлау үзенчәлекләре турында сөйләде.
Читайте нас: