Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
14 июль 2019, 12:57

Балаларны караусыз калдырмагыз

Балаларның җәйге каникуллар чорында, өлкәннәрдән башка берүзләре генә урамда йөргәндә күңелсез хәлләргә таруы ихтимал.

Балалар имгәнү – бик җитди проблема. Аларның аеруча буш вакытлары күп булган җәйге каникуллар чорында, өлкәннәрдән башка берүзләре генә урамда йөргәндә күңелсез хәлләргә таруы ихтимал.

– Балаларның көнкүрештә җәрәхәтләнүе, элеккечә, беренче урында тора, аеруча кул-беләк сыну очраклары күп. Аларның күбесе мәктәпкәчә яшьтәге һәм башлангыч сыйныфларда укучы малайлар, – диде балалар хирургы Рәйхан Дүсәев.

Урамда егылып имгәнү очраклары да күп. Карусельдә, таганда атынганда яки турниктан егылып төшкәндә аяк сөякләре сыну очраклары була.

– Велосипед багажнигына утырган баланың аягы тәгәрмәчкә эләгеп сынган очраклар да бар. Әлеге вакытта шул рәвешле аягын имгәткән ике малай поликлиникада күзәтү астында, – дип дәвам итте белгеч.

Тән пешеп килүчеләр дә бар, гадәттә 3–5 яшьлекләрнең кул-аяклары кайнар суга пешә.

Балаларны таптату очраклары да булгалый. Күптән түгел Гыйззәтуллин – Ленин урамнары чатында алты яшьлек баланы машина бәрдерде. Сабый бик күп имгәнүләр белән Уфа шәһәре дәваханәсенә озатылды. Бу хәлләр күп вакыт балаларны юлда йөргәндә чиктән тыш игътибарлы булырга өйрәтмәү сәбәпле килеп чыга.

Быел җәй башыннан балалар батып үлүнең ике очрагы теркәлгән: Яңа Ябалаклы авылыннан җиде яшьлек малай һәм Агыйдел елгасында 17 яшьлек Чишмә егете.

– Хөрмәтле ата-аналар, балаларыгызны бигрәк тә елга-күлләр янында, хәтта су тирән булмаса да караусыз калдырмагыз, – диде, һәм бу турыда безнең гәзит аша хәбәр итүебезне үтенде Рәйхан Илгиз улы.

Балаларның тәрәзәдән егылып төшүе иртә яздан башлана. Хәзер күп фатирларның тәрәзәләренә чебен-черки кермәсен өчен челтәр куелган, ул сабыйның гәүдә авырлыгына чыдам түгел, һәм балалар шул челтәр белән бергә аска оча. Тәрәзә челтәренең юка гына пластиктан эшләнгән беркеткечләре ныклы түгел. Чишмә районының балалар поликлиникасындагы һәр тәрәзәгә ата-аналарны кисәтеп, «балалар оча белми», «тәрәзәләрне ачык калдырырга ярамый» дигән язулар эленеп тора. Рәсәйдә 2019 ел башыннан йөздән артык бала тәрәзәдән егылып төшеп һәлак булган, аларның күбесе дүрт яшькә кадәрге сабыйлар. Рәйхан Илгиз улы билгеләвенчә, Чишмә районында быел балаларның тәрәзәдән егылып төшү очраклары юк, шулай булуга карамастан, ата-аналарга уяулыкны югалтырга ярамый.

Сүз уңаннан шуны да әйтеп үтү урынлы булыр, табиблар балалар хирургиясе бүлегенә мөрәҗәгать итүчеләр турында хокук саклау органнарына мәгълүмат бирергә тиеш, бу балага кемнең дә булса зыян салу-салмавын ачыклау өчен мөһим.

2019 ел башыннан балалар хирургиясе бүлегенә көнкүрештә имгәнү (аяк-кул сыну, киселү, бәрелү, каймыгу) белән 51, юл һәлакәте булган урыннан өч һәм тәне пешкән җиде бала китерелгән.
Читайте нас: