Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
13 июль 2019, 12:52

Имтиханнар артта калды

Тугызынчы һәм унберенче чыгарылыш сыйныф укучылары өчен катлаулы имтиханнар чоры артта калды.

Хәзер имтихан нәтиҗәләре балаларның арытаба язмышын билгеләячәк.

Чишмә районының барлык 482 тугызынчы сыйныф укучысы да имтиханнар тапшырып, кулларына төп гомуми белем турында аттестат алдылар. Имтихан үткәрү пунктлары өч урында: беренче мәктәптә, гимназиядә һәм дүртенче мәктәптә булды, соңгысында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле 66 бала сынау тапшырды. Әмма ике укучыга уку елы йомгаклары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясенә керергә рөхсәт бирелмәде. Алар бурычларын каплаганнан соң сентябрь аенда имтихан тапшырачак.

Төп дәүләт имтиханы нәтиҗәләрен узган ел күрсәткечләре белән чагыштырсак, гомуми картина уңай. Рус теле, математика, география һәм җәмгыять белеме буенча ул якынча узган ел дәрәҗәсендә калды, ә менә биология, физика, химия, тарих, информатика, әдәбият һәм башкорт теле буенча укучыларыбыз югарырак баллар алдылар. Инглиз һәм татар телләре буенча имтиханнарны, узган ел белән чагыштырганда, бераз начаррак тапшырдылар.

– 2019 елда унберенче сыйныфны тәмамлаучы 170 укучы дәүләт йомгаклау аттестациясе үтте, әмма икелесез дә булмады. Рус теленнән имтиханда барысы да 24 баллык иң түбән баскычны үтә алсалар да, математиканы биш бала бирә алмады. Бүгенге көнгә аларның дүртесе имтиханны кире тапшыру юлы белән билгесен төзәтә алды, бер укучы имтиханны көз өченчегә тапшырачак, – диде мәгариф идарәлегенең мәгълүмат-методика үзәге начальнигы, БДИ координаторы Нурия Аллагулова.

Нурия Флүр кызы билгеләвенчә, җәмгыять белемен сайлаучылар күп. Тик биредә дә иң түбән баскычны үтеп 42 балл да җыя алмаучылар бар. Химия буенча имтиханны өч, биологияне ике, физика һәм тарихны берешәр укучы тапшыра алмаган.

Үзләре сайлаган фәннән имтихан бирә алмаучылар аны бары тик бер елдан соң гына яңадан тапшыра алачак. Рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләрен узган елдагы нәтиҗәләр белән чагыштыру шуны күрсәтте, агымдагы елда уртача балл түбәнрәк (2018 елда – 73,5, 2019 елда – 67), шулай ук инглиз теленнән (78 һәм 72) һәм әдәбияттан (67 һәм 62) уртача баллар да шактый түбән. Аның каравы, химия, математика (профиль) һәм физика буенча имтиханнарда баллар югары булды. Район буенча уртача баллны тикшергәндә, ул – 56,6 һәм республика буенча уртача баллдан югарырак (55,1 балл).

Имтихан нәтиҗәләренә йомгак ясау шуны күрсәтә, күбрәк үзаллы шөгыльләнү, мотлак рәвештә консультацияләргә йөрү мөһим. Имтихан үткәргән вакытта техник тоткарлык булмады, һәм бердәм дәүләт имтиханнары штат режимында үтте.

Мәгариф идарәлегендә хәбәр итүләренчә, киләсе елда булачак дәүләт йомгаклау аттестациясендә һәм бердәм дәүләт имтиханнарында әлләни үзгәрешләр көтелми.
Читайте нас: